|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Криминал
Хатынның әнисе кунакка кайткан да киявен суйганБашкортстанның Стәрлетамак районында әби киявен үтергән. Аның шәхесе турында кайбер мәгълүматлар билгеле булды. Әби, киявенә пычак кадаганнан соң, пычакны юа, мәеткә юрган яба һәм кызын эштән көтә башлый. 67 яшьлек хатын тоткарланган, хәзерге вакытта ул өй арестында, аңа контроль-беләзек кидерелгән. Бүген һәлак булган 45 яшьлек ирне җирләячәкләр.
Авылдашлары хатынның күптән түгел яман шештән дәвалануын, химиотерапия курсы үтүен хәбәр итә. «Аның үгез кебек сәламәт кешене үтерә алуы гаҗәп. Хатынның ярсу өянәкләре булган, бәлки, шул вакытына эләккәндер, диләр", — дип авыр сулый танышлары Альбина ханым.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, әбисе бу йортка кунакка килгән, кызы эштә булган. Иртән кызы өенә керә алмый, ишек бикле, беркем дә ачмый. Шул чакта ул ярдәм сорап ерак түгел яшәүче абыйсына мөрәҗәгать итә, аннары ишекне әнисе ача.
"Гаилә имин булып тоелды, мәрхүм булган ир киң күңелле, аралашучан кеше иде. Үтерүче күптән түгел ике операция кичергән, химиотерапия курслары үткән. Тыныч, конфликтлы түгел. Танышлары, алкоголь йогынтысында ул агрессив була иде, диләр", - дип хәбәр итә Альбина.
"Ул шундый яхшы ир иде. Җәй көне ишегалдында беседка куйды, шашлык кыздырды, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерде. Бәхетле гаилә, бу - тол калган хатын өчен зур кайгы, хәзер аның әнисе дә, ире дә юк», - ди Альбина.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|