|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
02.12.2020 Шоу-бизнес
![]() Айсылу Габдинова: «Мактаулы исемнәрнең кемнәргә ни өчен бирелгәне аңлашылмый»Мактаулы исемнәрне бетерергә кирәк. Социаль челтәрләрдә бу фикер соңгы вакытта бик еш очрый башлады. Сәбәбе – яшь җырчыларны бу исемгә лаек түгел дип исәпләү. Бу җәһәттән Илнар Мирановка тәнкыйть бигрәк тә күп эләкте. Башка җырчылар бу хакта нинди фикердә соң? Айсылу Габдинова, Миранов – чын талант иясе, дип саный. – Айсылу, хәзер артистларның мактаулы исемнәр алуы да вакыйга кебек кабул ителә һәм социаль челтәрләрдә бу җәһәттән дискуссия, бәхәс тә чыгып ала. Синеңчә мактаулы исемнәрнең дәрәҗәсе калдымы, алдарның артистка кирәге бармы? Илнар Мирановка атказанган артист исемен бирүгә ничек карыйсың? Интернеттагы, ул аңа лаек түгел дигән фикер белән килешәсеңме?
– Мактаулы исемнәр артистка кирәктер дип уйлыйм. Ул синең иҗатыңа бәя, ничек кенә карасаң да. Ләкин аның чыннан да бәясе төште. Ничә еллар күзәтеп барам, күп вакытта кайбер кешеләргә аның ни өчен биргәннәре аңлашылмый. Элек бит җырчы филармониядә яки башка мәдәни оешмада 10 ел хезмәт иткәч кенә аның исемен әлеге дәрәҗәгә тәкъдим иткәннәр һәм бик лаеклы кешеләргә генә әлеге исем бирелгән. Элеккеге бик олы шәхесләрнең кайберләрендә әле дә бернинди исем-дәрәҗә юк. Хәзер исә аның нинди тәртип белән бирелүе, нәрсәләрнең искә алынуы аңлашып бетми. Илнар Миранов исә әлеге исемгә лаек. Ул чын мәгънәсендә профессионал. Аңа бәйләнгәнче сәхнәгә бер белемсез, моңсыз килеш чыккан кешеләргә бәйләнсеннәр иде.
--- Фикерләр№5 (909328) / 04.12.2020 01:05:10
10ел сәхнәдә, государственный, яки җыр сәнгать өлкәсендә эшләгәннән соң гына бирелә бу Заслуженный артист исеме! ничек аңлатырсыз? №4 (909327) / 04.12.2020 01:01:48
Заслуженный артист алыр очен купме эшлэргэ кирэк эле, эш урыныннан (бюджет) протокол собрания, характеристика булырга тиеш, список бик озын ул документа, ничек , кая эшлэгэнгэр бу яшьлэр билгесез №3 (909311) / 03.12.2020 09:58:48
Атказанганны алыр очен салкын авыл клубларында Элфия Афзалова кебек кут катырырга, Себер юлында салкын автобусларда йорергэ тиеш артистлар. Болай атказанганны артказанган кебек килеп чыга.. нинди матур тавыш булса да... Минем улым да матур жырлый, Шаляпин кебек. №2 (909308) / 02.12.2020 21:14:13
Мортаза хатыны Мәүлидәгә атказанган артист исеме нинди таланты өчен бирелгән икән? Тамада булып йөргән өченме? №1 (909303) / 02.12.2020 14:01:24
бу кызга бирерлэр инде, эллэ ни жырламаса да |
Иң күп укылган
|