|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Медицина
Үпкәләре 100 процент зарарланган ханым ковидны җиңгәнКайсыбер кешеләрнең яшәүгә булган омтылышы иң авыр чирләрне дә җиңәргә сәләтле. Моңа ачыл мисал – коронавирусны җиңә алган Уфалы ханым. Ул үпкәләре 100 процент зарарлануга, өстәвенә артык тән авырлыгы, шикәр диабеты булуга карамастан, ковидны җиңәргә үзендә көч тапкан. Бу хакта башкаладагы 22 санлы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Рөстәм Габидуллин бәян итте.
“Кешедәге шатлык гармоннарының – эндорфиннар һәм серотониннарның – вируска каршы куәте бардыр, күрәсең. Бездә 60 яшьне үткән, тән авырлыгы 100 килограммнан арткан, шикәр диабетлы пациент булды, – ди ковид-госпиталь шартларында “кызыл зона”да авыр пациентлар белән эшләүче табиб. – Килгәндә үпкәләре 100 процентка, ягъни тулысынча зарарланган иде. Хатынны шунда ук ИВЛ аппаратына тоташтырдык, анда ул бер ай булды. Аңа трахеостомия ясалды. Бу операциядә трахеягә, тишек ясалып, сулыш юлларына һава керүне тәэмин итүче махсус көпшә куела. Әлеге очракны салкын акыл белән анализлаганда, пациентның терелүе мөмкин түгел кебек иде. Әмма ханым шулкадәр позитив булды, ул яшәү өчен теш-тырнаклары белән көрәште. ИВЛ аппаратында булганда миңа һәрвакыт куллары белән йөрәк ясап яки зур бармагын күрсәтте – янәсе, барысы да яхшы, эшлибез. Һәм ул ерып чыкты, без аны ИВЛдан алдык, хәле тотрыкланды, пациент утырды, сөйләшә башлады. Аны бүлеккә күчергәндә барыбыз да аңа кул чаптык. Әле ул терелеп, дәваханәдән чыкты. Шуңа бездә хәзер шундый закон: палатага кергәндә табиб пациентларны көлдерергә, мәсәлән, мәзәк сөйләп, кәефләрен күтәрергә тырыша. Күрүебезчә, позитив кешеләр реанимациядән аз югалтулар белән чыга”.
Медик шулай ук нинди чирләре булган пациентларга коронавирустан терелүе авыррак икәнлеген дә әйтте.
“Беренче урында – әлбәттә, шикәр диабеты. Алар хәвеф зонасында. Аннары бөерләре зарарланучылар, хроник пиелонефрит һәм гломерулонефрит; йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик чире, кардиомиопатия, ритм бозылу; обструктив һәм хроник бронхит; матдәләр алмашыну бозылу, артык тән авырлыгы белән интегүчеләр килә. Теләсә нинди хроник чир булганда инфекция авыр үтә, – ди табиб. – Алай гына ла түгел, кайсыбер пациентлар үзләрен сәламәт дип уйлап йөри, аларның амбулатор картасы да калын түгел. Әмма тикшергәндә аларның гипертония белән дә, шикәр диабеты белән дә инде берничә ел чирләве ачыклана”.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: solidarnost.org
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|