|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Фаҗига
Буа районында олы яшьтәге ир-ат төнлә тереләй янып үлгән (ФОТО)Татарстанда ут белән саксыз эш итү янгынга китергән, анда ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 2.14 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына республиканың Буа районы Күшке авылында кечкенә бүрәнәле йорт януы турында хәбәр килде.
Йортта янгын сүндергән вакытта 61 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган, дип яза агентлык.
Янгынны иртәнге дүртенче киткәнче сүндергәннәр. Янгын мәйданы 50 кв. метр тәшкил иткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
--- |
Иң күп укылган
|