|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2020 Медицина
"Күпме дәвалау чаралары уздым, ләкин файдасы күренмәде"Күпләр табибларны йөреп чыккач, дәвалануның файдасын тапмыйча, әби-бабайга бара. Әллә башка ышанычы калмаганга, әллә соңгы өметен шуңа баглаганга, еш кына тылсым, өшкерү, үлән төнәтмәләрен эчү, сыкрап авырткан җирне кулдан ясалган төрле майлар белән сылау файдага булып, чыннан да уңай үзгәрешләргә китерә. Үзем белән булган бер вакыйганы бәян итим әле. 4 ел элек кинәт кенә уң аягым аксый башлады. Һич басып булмый, табан астына мең кадак какканнар диярсең. Басу түгел, галуш, хәтта оекбаш кигәндә-салганда авыртуга түзә алмыйча акырып-бакырып җаным чыкты. Томография шпор дип күрсәтте. Шул көннән башлап күпме дәвалау чаралары уздым, ләкин файдасы күренмәде. Кайда, кем, нәрсә әйтә, һәммәсен җиренә җиткереп сылап, төреп, ышкып, эчеп карадым – үзгәреш булмады, мин барыбер шул аксак Миләүшә идем. Көннәрдән беркөнне, Аллаһның мине кызгануы булгандырмы, тормышымның кара буйлары акка алышынып, сәламәтлек чаткыларын күрер көннәрем җиткәндерме – каршымда Гөлсинә ханым пәйда булды. Ишектән керүгә үк, кояштай елмаеп, мине гомер буе белгәндәй кычкырып көлеп, сүз башлады: “Аякларыгыз үзегезнеке түгелмени, Миләүшә?! Ник аларга кадер юк? Нишләп яратмыйсыз аларны?” Мин ни дияргә дә белмичә, ясалган сын кебек, аңа карап каттым. Аптыравымның иге-чиге юк иде, чөнки безнең беренче очрашу бит, каян белә ул минем аяк проблемасын?
“Әйдәгез, үтегез, чәй эчеп алыйк”, – дидем, сыныма җан кертеп. “Юк-юк, сезне элеккеге кебек йөгереп йөри торган хәлгә кайтарырга кирәк бит, эш күп, чәйләп утырмыйбыз. Ятыгыз”, – дип бүлмәгә узды коткаручым. Үземне борчыган нәрсәләрне әйтергә авызымны ачкач: “Тыныч кына ятыгыз, күрәм мин барысын да”, – дип туктатты мине.
Гомерем буе ясалмыйча җыелып килгән массажларның барлык төрләрен шушы көнне күрәсем булган икән! 3 сәгать дәвамында, бертуктамый измәңне изсеннәр әле! Баштарак мин коткаручымның кулында махсус массажер бар дип уйладым. Баксаң, анда бернинди корал әсәре юк икән. Матур, кечкенә, ыспай, ап-ак куллар! Тәнемдәге һәрбер әгъзамның буынын табып, капшап, барлап, урынына утыртып, сөякләремнең җилегенә кадәр төште Гөлсинә.
Исең киткән икән, беренче тапкыр массаж ясаткан берәү дисезме? Әйе, дөрес. Әмма күпме гомер аксак-туксак килеп, сөйрәлеп кенә йөргәннән соң, минем торып, аксамыйча әкрен генә атлап китүем могҗиза иде!
Аптырашта калдырган тагын бер нәрсәне әйтим әле. Балаларыбызның стенада эленеп торган фотолары янына килеп: “Боларның тагын бер бәбие була”, – диде Гөлсинә. Зур улыбызның туй фотосына ымлап әйткән бу сүзләрне без шундук оныттык, игьтибарга да алмадык. Чөнки аларның инде ике баласы үсә, алда үзгәрешләр көтелми иде. Бу ноябрь ае булса, февральдә безгә яңалык килеп иреште: октябрь башында без өченчегә карт әни, карт әти булачакбыз икән!
Менә шундый искиткеч кеше ул минем коткаручым. Күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә әз булыр кебек аңа. Нинди генә кешеләрне җибәрми Аллаһы Тәгалә җир йөзенә. Тик ни кызганыч, андыйлар әз була шул.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА, Тукай районы |
Иң күп укылган
|