поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2020 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат

Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты һәм Әлмәт драма театрының элеккеге директоры Фәрит Шиһапов бакыйлыкка күчкән. Бу хакта театрның социаль челтәрдәге битендә хәбәр иттеләр. Үлем сәбәбе әйтелми.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, Википедия аның турында менә ниләр яза:

Фәрит Зөфәр улы Шиһапов (1951 елның 5 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карамалы) — музыкант (трубада уйнаучы, концертмейстер), Татарстанның мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә симфоник оркестр директоры (1999—2001 елларда), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры урынбасары (2001—2002 елларда), Әлмәт татар драма театры директоры (2002—2004 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары (2005—2007 елларда), «Яңа музыка» ансамбле директоры һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры в. в. б. (2007—2011 елларда), Казан дәүләт консерваториясе доценты. ТАССР атказанган (1987) һәм ТР халык (1995) артисты[1].

Тәрҗемәи хәле
1951 елның 5 августында Татарстан АССР Сарман районы Карамалы авылында күп балалы эшче гаиләсендә туган. Музыкага мәхәббәт моңлы тавышлы әнисеннән килә. 1958—1963 елларда Сарман урта мәктәбендә, 1964—1966 елларда Җәлил (1964 елның 25 мартыннан бистә, 1968 елның 27 июненнән эшчеләр бистәсе) урта мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда тынлы оркестрда уйный башлый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, 1966—1970 елларда Әлмәт музыка укуханәсендә (1964-2007 елларда укуханә, 2007 елдан көллият) укый (ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Шаһиев классы). «Трубачы –концертмейстер» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1975), Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура тәмамлаган. 1976—1977 елларда Куйбышев хәрби округы Җыр һәм бию ансамбленең хәрби оркестрында хәрби хезмәттә була. 1980—1981 елларда ССРБ Кораллы Көчләренең Үзәк төркеме оркестрында (Чехословакия, Миловица) уйный.

Хезмәт юлы
1971—1995 елларда (өзеклек белән) Муса җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры оркестрында труба төркеме концертмейстеры. Аның җитәкчелегендә театрда брасс-квинтет оеша, Казанда һәм чит илләрдә гастрольләрдә була. Ф. Шиһапов «Праһа язы» халыкара конкурсында (1973), Башкаручыларның бөтенсоюз конкурсында (Таллин, 1980), тынлы уен кораллары ансамбльләренең бөтенсоюз конкурсында (1989) катнаша.

1978—1979 елларда Кабарда-Балкар музыка театрында оркестр артисты һәм концертмейстер.

1996—2001 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Дәүләт симфоник оркестрында: артист, дирижер, 1999 елдан оркестр директоры.

2001-2002 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары.

2002—2004 елларда Әлмәт татар драма театры директоры. Әлмәт шәһәренең 50 еллыгына, Татарстан нефтеның 60 еллыгына багышлап, Татарстанның Кама аръягы театр фестивален уздыру инициативасы белән чыга. 2003 елның декабрендә узган 1нче фестиваль Шамил Бикчуринның беренче нефтьчеләр тормышына багышланган «Тальян моңы» спектакле белән ачыла[2]. Фестивальдә Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Түбән Кама, Туймазы шәһәрләреннән татар һәм рус театр коллективлары катнаша. 2004 елда Әлмәт театрының 60 еллыгына багышлап, 2нче фестиваль уздырыла. 2004 елда Тукай бүләге лауреаты Дамирә Кузаевага багышлап, «Йолдызлардан мине эзләгез» театр фестивале оештыра, фестиваль актрисаның туган ягы — Пермь өлкәсе Барда районында уза.

2005—2007 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары.

2007-2011 елларда «Яңа музыка» ансамбле директоры һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры в. в. б..

1996 елдан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыта: 1996-1998 елларда камера ансамбле курсын, 2007 елдан труба һәм тынлы уен кораллары оркестры курсларын алып бара[3].

Бүләкләре, матаулы исемнәре
1987 — ТАССР атказанган артисты
1995 — ТР халык артисты

Гаиләсе
Өйләнгән, ике баласы бар.
 
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»