|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2020 Җәмгыять
Бер хатын 28 ел буе улын бикләп тотканСтокгольмда яшәүче бер хатын үзенең улын 28 ел дәвамында бикләп тоткан. Ирнең әнисе дәваханәгә эләгү сәбәпле фатирны карап торырга дип килгән туган тиешле хатын 41 яшьлек ирне күргән дә инде. Аның сүзләренчә, ул почмакка елышкан тешсез һәм тәне җәрәхәтләр белән капланган ирне табып алган. Ир чак-чак туганының сорауларына җавап бирә алган. Бу хәлне ханым ужаслар фильмына тиңләгән.
Әлбәттә, ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан, соңрак табиблар полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңрак авыр хәлдә дәваханәгә озатылган иргә 41 яшь тулуы, һәм соңгы тапкыр аның 12 яшендә тышка чыгуы билгеле булган. Ирнең 70 яшьлек әнисе гаиләдә “ниндидер бер вакыйга” булгач, улын “саклар” өчен бар дөньядан яшерергә карар иткән.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Johan NIlsson / TT News Agency/REUTERS
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|