|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2020 Мәдәният
«ШАЯН ТВ» үзенчәлекле котлаулар бәйгесенә нәтиҗә ясады
«ШАЯН ТВ» каналының туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйгесе тәмамланды. Барлык катнашучыларга да котлаулар өчен зур рәхмәтләр белдерелә һәм дипломнар бүләкләнә. Ә хәзер исә иң дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне игълан итү вакыты җитте! 1 урын - Гомәров Кәрим – Рюкзак һәм пазл; 2 урын – Сафиуллина Диләрә – Шәп өстәл уены һәм флешка; 3 урын – Гарифуллин Ислам – Power bank һәм блокнот. Открыткалар берсеннән - берсе матур, үзенчәлекле, күз явын алырлык иде. Шуңа күрә, редакция 3 урын белән генә чикләнмичә, тагын ике эшне бүләкләргә булган. Харисова Айназ һәм Шаһиева Сәфинә исемле кызларга «ШАЯН ТВ» каналыннан махсус бүләк – блокнот һәм ручка тапшырыла. Калган катнашучылар, бер дә моңаймагыз! Икенче юлы уңыш, һичшиксез, сезгә елмаер! Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|