поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.11.2020 Ир белән хатын

“Иремне ишегалдына чыгып китсә дә сагынам”

Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәүче Тәнзилә апа белән Рахил абый Әхмәдулиннарның мәхәббәт тарихын күрше авылларда да беләләр. Йөрәктәгесен генә түгел, тән яраларын да дәваларга ярдәм иткән беренче мәхәббәтләрен үрнәк итеп, сокланып сөйлиләр.

— Рахил белән очраклы таныштык, ул янымнан велосипедта узып китте. Бер күрүдә гашыйк булдым. Бу минем егет бит дип уйладым. Ышанасыңмы, бүген дә шул чакта күргәндәге кебек яратам, — дип искә ала Тәнзилә апа.

Мәхәббәт аңлашу, очрашулар, вәгъдә бирешүләр... Гаилә корып тату гына яши башлыйбыз дигәндә, Тәнзилә апаның әнисе каршы килә. Ул кызын башка кешегә кияүгә бирә. Шуннан язмыш сынаулары башлана...

— Капкалары янына килеп җиткәч, кыюлыгым каядыр югалды. Йортка керергә уңайсызланам. Шулчак Рахилнең тавышы ишетелде: “Кер инде, Тәнзиләм, чыга алмыйм бит. Аякларым йөрми”. Бу сүзләрдән бөтенләй өнсез калдым. Йөгереп керсәм, Рахил тезләрендә шуыша. “Йә, Аллам, авылда чакта аягыңда идең бит. Ни булды?” — дип гаҗәпләндем. “Аяк йөзләрен кистеләр. Баса алмыйм”, — диде ул. Үкси-үкси еладым, ләкин кирегә юл юк, мәхәббәтебез ярдәм итәчәгенә ышандым, — дип сөйли Тәнзилә апа.
 
Шуннан соң сөеклесен аякка бастыру өчен көрәшә башлый. Төрле үләннәр, дарулар, догалар, массаж — барысы белән дә дәвалый. Матур көннәрдә, җилкәсенә асып, янәшәдәге урманга алып чыга. Башта Рахил абый Тәнзилә апага тотынып йө¬рергә өйрәнә, акрынлап, могҗиза диген, беренче адымнарын мөстәкыйль ясый.
 
— Шатлыгымнан рәхәтләнеп еладым. Рахил тигез җирдән атласын өчен, алдына йөгереп чыгып, чокырларны күмеп бара идем, — дип искә ала Тәнзилә апа.
 
Менә инде 20 ел бергә тигез гомер кичерә Әхмәдулиннар. “Ярату еллар узса да сүрелми. Киресенчә, артып бара, мәхәббәт учагыбызга утын өстәп торабыз бит”, — дип елмая үзләре.
 
Авылда үзенә күрә гаилә психологына әйләнгән Тәнзилә апа. Еш кына янына тату гаилә серләрен белергә дип киңәш сорап киләләр.
— Талашканда дөнья бозыла, иң яраткан кешеңне күралмас дәрәҗәгә җитәргә мөмкинсең, шуңа да иреңнең кәефе юк икән, кычкырма. Сүзгә килсәгез — дәшмә йә чыгып кит. Аннары ачу басыла. Ашарга һәрчак әзер булсын. Иреңнең яраткан ризыкларын пешер. Рахилем пилмән, шашлык ярата. Үзе дә тәмле әзерли. Кайбер хатыннар: “Ирем читкә йөри, ахры, исереп кайта да ята, кочмый да”, — дип зарлана. Ник аны алай ятарлык итәсең? Эчмәслек ит. Ирең кочарга, үбәргә тели икән, ирек бир. Хатын-кыз наз белән матур. Кит дип кума. Аны үзеңнән биздермә. Иркә, наз көтәсең икән, үзең аны коч. Янына кереп ят. Оялма, уңайсызланма, газиз ирең бит ул. Кайчак кыска итәк, матур яулык бәйләп, дәрт уятып алырга да кирәк. Исерек ир айный, эчми торган кеше исерсә — куркыныч. Гаиләдә руль хатын-кызда. Ул кайсы якка бора, шулай бара. Хатыннарга акыллы һәм хәйләкәр булырга кирәк, — ди Тәнзилә апа.
 
Рахил абый белән Тәнзилә апага озак еллар тигезлектә, татулыкта яшәргә насыйп булсын. Мәхәббәтегезгә күз тимәсен!

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.11.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»