поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2010 Җәмгыять

«КАЙДА СЕЗ, ЧЫН ИР-АТЛАР?!»

Бүгенге хатын-кызларыбызның роле зурайганда, ир-атларыбыз файдасына бер генә җитди тәрбияви канун кабул ителмәгәндә бу проблеманың алга таба тагын да тирәнәеп, җөмһүриятебездә чишелмәслек проблемага әйләнүе мөмкин.

Игътибар кирәк

 

Россиядә революциягә кадәр гаиләдә малай туса, аңа җир өлеше бирелгән, революциядән соң да ир-ат белән хатын-кыз арасында тигезлек күп очракта кәгазьдә генә булган. Аннан соң да ир-атның хезмәт хакы хатын-кызныкыннан артыграк иде. Эшкә алганда ир-атка өстенлек бирелү дә аларның гаилә өчен бурычлы булуларын раслап торды. Бу үзенчә ир-атка гаиләдә абруй өстәде.

 

Яңа тарихка күз салсак, соңгы егерме ел эчендә ир-атларыбызга һәм дә аларның гаиләләренең яшәү шартларын яхшырту өчен ил күләмендә нәрсә эшләнде соң? Берни дә! Бала үстерергә ярдәм итә торган ташлама-дотацияләр юк ителде, баласызлардан тотып калына торган салым бетерелде, халыкны эшсез калдырып завод-фабрикалар юкка чыгарылды, эшсез халык эчеп, тәртип бозып акрын гына упкынга төшәргә мәҗбүр булды. Намуссызлар яраклашып, фәкать арттырып сатар өчен бизнес ачканда, намуслысы үзенең менталитетын үзгәртә алмый хәерчеләнде. Белгәнебезчә, гаилә башлыгы буларак ир кеше гаиләсе өчен җаваплы, эш хакы аның өчен иң мөһиме. Ә хәзерге вазгыятьне кыямәткә тиңләп була түгелме? Эш тә, аш та юк.

 

Караш үзгәрде

 

Күргәнебезчә, ир кеше хатын-кыз кебек тиз яраклаша алмаганга, аның менталитетын үзгәртү өчен еллар гына түгел, хәтта дистә еллар да җитми.

 

Шул ук вакытта безнең хатын-кызларыбызның да авыр йөк тарта алмаган ир-атка карашы үзгәрде, ирләрен гаиләләреннән куып чыгарган очраклар да ешайды. Без юкка гына ахыр заманны дөнья бетүенә тиңлибез. Ахыр заман менә без яши торган чор ул. Бүген ата – улны, ана кызны аңламый, кеше кешене санга сукмый, яшьләр олыларны олы итә белми. Җәмгыять тә эволюция үсешендә бер-ике баскычка аска тәгәрәде. Хөкүмәт белән халыкны хәзер салымнар гына бәйләп тора.

 

Бүгенге ир-ат халкының эчке кичерешләре белән иҗтимагый сәяси оешмалар да кызыксынмый, газета-журнал битләрендә бу проблема күтәрелеп чыкса да, ул бик зәгыйфь рәвештә катнаш никахларның начар йогынтысына кайтарып калдырылып, бүгенге вазгыятьне матур тасвирлап, олуг зыялыларыбыз буш тегермән ташын әйләндерергә яраталар.

 

Күргәнебезчә, бүген безнең илдә матур зур гаилә корырга мөмкинлек юк. Әлбәттә, кеше талап баемасаң яки атаң-анаң түрә булмаса. Шуңа карамастан, ирләрне гаепләп, рус әйтмешли, «козлом отпущений» ясаганчы, аларның итсез «сөякләрен юганчы», хезмәт итеп тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлекләр бирергә, ир-ат исеменә җисемен кайтару өчен зур чаралар күрергә кирәк. Юкса тиздән ирләребезне йөзләре белән генә түгел, эшләре белән дә хатын-кызларыбыздан аера алмабыз.

 

Үрнәк алыйк

 

Дин – ул бер тәрбия чарасы. Дин зур урын алып торган илләрдә халык өчен акча станоклары гына түгел, матди-техник яктан тәэмин ителгән завод-фабрикалар төзеп эш урыннары ясала яки тугач та аларга ярдәм карала. Ә бездә бу эш инде егерме ел буе алып барылмый. Ир-атның дорфалыгы илнең эволюция үсешенә бәйле булуын хәзерге җитәкчеләребезнең күрмәмешкә салышулары да хатын-кызларыбызны тәртәдән чыгарды. Бүген алар өчен мал-мөлкәтсез ир-атның дәрәҗәсе дә, шәҗәрәсе дә югала. Әйтүемчә, хөкүмәтебез намусын сатарга өлгермәгән ирләребезгә каршы көрәшкәндә, хатын-кызларыбызның бу өлкәдә өлеше зурайды. Туксанынчы елларда Россиядә беренче Россия Президентын сайлаганда кандидатларның матур сүзенә ышанып тавыш биргән хатын-кызларыбыз бүген базарларда тормыш алып барырлык акча эшләргә тырышалар. Хатын-кызларыбыз шул «шоковая терапия» елларында эчәргә, тәмәке тартырга, сүгенергә өйрәнеп, хатын-кыз йөзен югалтып, бала тапмаслык хәлгә җитте түгелме? Дөнья шулай барса, бала табып тәрбияли алырлык хатын-кызларыбызны кызыл китапка кертүләре ихтимал.

 

Матриархат яныймы?

 

Шундый авыр чорда күп шәхесләребез эшнең нидә икәнен ачыкламыйча – чикләвекне юкәдән эзләп – барысын да ирләрнең пассивлыгына кайтарып калдырып, шушы гаделсез дөньяның колы булып яшәүне хуп күрәләр.

 

Әйе, бүген ирләребезнең тавык канаты астындагы чебеш кебек ятулары да очраклы түгел, тик матриархатлыкка чаклы барып җитмәбез. Ир-атка гына хас булган патриотизм да бетмәс дип ышанасы килә. Әйе, хакыйкать әкияткә ошаса да, бүреләрне сарык белән кәҗә генә куркыта алмый, безнең илдә ярдәм кулы бүреләргә генә сузыла, әнә бай миллиардерларыбыз саны кризиста ике мәртәбә артты, халык саны кимүен дәвам итә. Бу вазгыятьнең кемгә кирәген ачыклап тормасак та, күзгә бәреп тора. Бүгенге байларны ил дә, халык та борчымый, алар үз активларын чит илләргә чыгарып, бездә ыгы-зыгы башланса, илдән качарга торалар. Шуларны аңлап та, илдә ир-атны чын ир-ат итәрлек фәрман булмавы халыкның йомшаклыгыннан, уйларыбызның зәгыйфьлегеннән, барлык шәхесләребезнең үзләре өчен генә яшәвеннән килеп чыга түгелме?

 

Эшмәкәрләр исә бу өлкәдә эшләмәде, эшләми дә, эшләмәячәк тә. Бу аларның принципларына каршы килә – байыйсы килгән кеше халык турында уйлый алмый.


Римир СӘЛИМГӘРӘЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»