|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2020 Шоу-бизнес
ИлГәрәй авариягә очраганҖырчы ИлГәрәй юл һәлакәтенә юлыккан. Вакыйганың ничек булганын турында журналистлар артистның үзеннән сорашкан. “Бу хәл Казанның Җиңү проспекты урамында булды. Төп юлдан барганда, кинәт каршыма кызыл төстәге “иномарка” килеп чыкты. Аңа бәрелмәс өчен, рульне уң якка борырга туры килде. Нәтиҗәдә юл кырыендагы киртәгә бәрелдем. Кызыл машинаның хуҗабикәсе үз гаебен таныды. Машинамның бамперына зыян килде. Менә шундый күңелсез хәл. Юлларда игътибарлырак булсак иде”, - дип сөйләде безгә ИлГәрәй.
Авариянең видеоязмасын ИлГәрәй үзенең ютуб каналына урнаштырган. Биредә аның балачагыннан алып бүгенге көнгә кадәр җыелган кызыклы видеоязмалары урын алган.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|