|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2020 Криминал
"Улым мине үтерергә тели""Чаллы хәбәрләре" бер фатирда пенсионер әнисе белән улы арасында конфликт килеп чыкканын яза. Беркайда да эшләмәгән 39 яшьлек ир-ат әнисеннән акча таләп итә башлаган. Әнисе акча бирмәгәч, аңа электрошокер белән суккан. Хатын шунда ук телефоннан полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Тикшерү вакытында ул яшәү урыныннан читкә китмәү турында подписка бирәчәк. Закон санкцияләре буенча, аңа 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.
Сүз уңаеннан, иргә инде РФ Җинаять кодексының 119 мәддәсе буенча "Үтерү белән янау" буенча гаепләү белдерелгән. Ләкин әнисе гаризасын алганнан соң, бу эшне япкан булганнар.
Фото: tvtoday.ru
--- |
Иң күп укылган
|