поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.11.2020 Җәмгыять

Юләрләр авылы (Инстаграмга пародияле сатирик хикәя)

"Матбугат.ру"га тәкъдим иткән эксклюзив өчен Алмаз Гыймадиевка аерым рәхмәт.

Бу вакыйга моннан 37 ел элек бер татар авылында булды. Ул вакытта әле компьютерлар да, интернет, смартфоннар да юк иде. Советлар Союзы дигән бөек ил дә таркалмаган иде әле. Ачуланмагыз, районын да, авылын да әйтә алмыйм – үпкәләячәкләр...
 
Колхоз рәисе Габбас санаторийга киткәч башланды хәлләр. Үз урынына ул парторг Вәдүтне калдырды. Шуны гына көткән диярсең, иртәгесен үк клубта җыелыш җыйды Вәдүт.
 
– Күңелсез яшибез, җәмәгать, – диде парторг, стаканнан графинга су агызып эчкәч. – Дөрес яшәмибез. Аралашмыйбыз... Йөрешмибез... Бер-беребезнең шатлыгын, кайгысын дигәндәй уртаклашмыйбыз...
 
– Нәрсә предлагаешь? Конкретно әйт! – дип кычкырды арткы рәтләрдән берәү.
 
Вәдүтнең тәкъдиме бик тә сәер иде.
 
– Кибет каршындагы белдерүләр тактасын хәтерлисезме? – диде ул күзләрен кыса төшеп. – Менә шул тактада һәр авылдашыбызның тормыш-көнкүреше ярылып ятса иде...
 
– Как это? – диде гел урыс сүзләре кыстырып сөйләргә яратучы плотник Садри.
 
– А вот так: фотограф Шәяхмәт һәрберегезгә кереп, өегездәге кызыкларны фотога төшерәчәк! Шуларны көн саен тактага элә барачакбыз! – Вәдүтнең күзләре ялтырый иде. – Күңелле булачак, җәмәгать! Аралашу булачак! Шәяхмәтне буш итмәбез, контор хисабыннан түләрбез...
 
Парторгның мондый сәер тәкъдиме күпләрнең башына барып җитмәде.
 
– Аралашу булмый бит инде бу, – диде берсе кыюсыз гына. – Сурәт карау гына була...
 
– Ә без тактага ак кәгазь һәм шунда ук җепкә тагылган ручка куярбыз, – диде Вәдүт тантаналы итеп. – Һәрберегез фотоларга карата фикерләрен яза алачак!
 
...Аптырашып, сәерсенеп кенә таралыштылар. Вәдүтне хуплаучылар да, тилегә чыгаручылар да, “Габбас югында эш күрсәткән була инде” диючеләр дә табылды.
 
Икенче көнне эчәргә һәм урысчарак сөйләшергә яртканы өчен “сто грамм” кушаматына ия булган плотник Садри белдерүләр тактасын зурайтып эшләп куйды.
 
Беренче фото озак көттермәде. Түбән оч Зарифә ял көне үпкә-бавыр пәрәмәче пешергән булган. Шәяхмәт шуларны фотога төшереп, тактаның иң өске өлешенә элеп куйды. Пәрәмәчләр белән беррәттән Зарифәнең кып-кызыл бите дә кадрга эләккән иде. Ике сәгать тә үтмәде, кибеткә ипи алырга килгән фельдшер Нәсимә фото астына “Ням-ням” дип язып китте. Кемдер берәү “Тәмлеее...” дип өстәде.
 
Ошый башлады бу нәрсә авыл халкына. Икенче көнне тактада завклуб Ландышның шактый кабара башлаган корсагын тотып төшкән фотосы пәйда булды. “Җиденче бәбиебезне көтәбез...” дигән сүзләре дә бар иде. “Сөбханалла!” дип язып куйды берсе. “Бәхете белән тусын сабый...” дип өстәде икенчесе. Усал телләр дә табылды. Берәү “совет хатынына болай килешми” дип тәнкыйтьләсә, төнлә бер хәерсезе “монысы кемнән инде тагын...” дип тә язып киткән иде...
 
Әлеге олы эштән мәктәп хезмәткәрләре дә читтә калмады. Ирле-хатынлы укытучылар – Айзат белән Фазлыяның да зур кәрҗин тотып төшкән фотолары тактага менеп кунаклады. Кәрҗиннән ниндидер үләннәр күренеп тора, фото астына “очсыз бәядән мәтрүшкә сатабыз” дип язылган иде. Реклама яхшы эшләде – ул көнне Фазлыялар өеннән кеше өзелмәде. Кибет янындагы такта исә язулар белән тулды: “Мәтрүшкә сатарга калдыгызмыни инде?..” дип язучыларның авызын Фазлыяларны яклаучыларның фикере томалады: “Пионервожатый зарплатасына яшәп кара син менә!..”, “сатсалар ни, ошамаса алма!”, “аларга да ничектер яшәргә кирәк бит инде...” ише сүзләр бихисап иде.
 
Шулай итеп, һәркемнең иртәсе шушы такта яныннан башлана башлады. Сюрприз ясап кайбер фотоларны Шәяхмәт төнлә дә элештергәләде.
 
Совет хөкүмәтен санга сукмыйча, Европачарак яши торган яшь бер гаилә бар иде авылда. Уллары туды. Панасоник дип исем бирделәр. Бәләкәчнең фотосы да пәйда булды тактада. Күз тимәсен дип йөзен зәңгәр изолента астына яшерделәр.
 
“Панасонигыбызга бүген алты ай...”, “Панасоникның алдагы ике теше чыкты...” “Панасоник беренче сүзен әйтте – “окей” диде...”
 
Бәбигә карата фикерләр агылды гына: “Афәрин!”, “Күз тимәсен, бигрәк сөйкемле бала...” ишеләре белән бергә “сездә генә булды инде бала, достали уже!” дигәннәре дә бар иде.
 
Тиздән Шәяхмәт өлгерә алмый башлады, кулларына фотоаппарат тоттырып, аңа ярдәмгә дүрт малайны беркеттеләр...
 
Авыл кызды. Көне-төне кибет яныннан китмәделәр. Плотник Садри кушаматы хөрмәтенә тактаны “Стограмм” дип атадылар.
 
Беркөнне тагын бер яңалык булып алды. Әлеге дә баягы Садриның мич кырында, трусик-майкадан гына гармун уйнап утырган фотосы эленде тактага. “Көе ишетелмәгәч кызык түгел” дип язды берсе. Шундук Вәдүт боерыгы белән такта янына батарей белән эшли торган магнитофон китереп куйдылар. Теләгән һәркем Садриның карлыкканрак тавыш белән “Алмагачлары”на охшаш җыр сузуын тыңлый ала иде.
 
Көннәр бер-бер артлы сизелми дә узып китте. Габбасның санаторийдан кайтыр вакыты җитте. Кайтты рәис. Кайтты һәм авызын ачып катып калды... Авылны танырлык түгел иде – бөтен урамнарны чүп үләне басып киткән, ашарга сорап фермада сыерлар мөгри, почта ябык, мәктәп ябык, кибет... Стоп!!! Нишли бу халык монда?.. Рәис
 
кашларын җыерып теге әкәмәт тактага якынрак килде. Шәяхмәт анда завклуб Ландышның ире Фәрхәт белән төшкән фотосын элгән һәм үзләренең үтенече буенча фото астына “Ходай бәхетебезне күпсенмәсен...” дип язып маташа иде. Габбас аның кулыннан ручканы йолкып алды:
 
– Нәрсә бу?.. Кем уйлап тапты моны?! – рәиснең күзләре акайган иде. Әкрен генә парторгны алга төртеп чыгардылар.
 
– Вәдүт! Корт чаккыры! Нәрсә бу дим мин сиңа?!..
 
– Бумы?.. Бу... – дип мыгырданды тегесе. – Садри тактасы бу. Стограмм...
 
– Бирермен мин сезгә сто граммыгызны! – Габбас җирдә яткан тимер торбаны алып бар көченә тактага китереп орды. – Марш фермага! Марш мәктәпкә! Марш кәнсәләргә! Мин сезнеме?.. Мин сезне...
 
Рәиснең шашынулы чыраеннан өркеп калган халык эш урыннарына ашыкты. Кибет анындагы чирәмдә исә такта, кәгазь кисәкләре, Панасоникның утызлап фотосы гына ятып калды...
Фото: Пиксабай

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»