поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
26.11.2020 Медицина

“Менә фәрештәм дә килде” (БЕР АВЫРУ ТАРИХЫ)

Мин язганнарны «бер авыру тарихы» яки «бер авыруның язмалары» дип атап булыр иде. Аларга кемдер «әкият” дип карарга мөмкин: үзе шундый хәлдә калып, үзе кичермәгән әйбергә ышануы авыр. Ике кыз, берсенең теше сызлый, икенчесе: «Сөйләмә юкны! Сөяк авырта димени?» – ди. Үзенеке авыртмагач, ул аны аңлый алмый.

Әкият дигәннән, 90нчы еллар тирәсендә, аерым сәләткә ия кешеләр турында күп сөйләделәр. Безнең Сарманнан да берничә кеше Мәскәүгә барып укып кайтты. Бер танышымның сөйләгәне гаҗәп тоелган иде. Анда һәркемнең үзе турында үзенә сөйлиләр икән. Информацияне, үз сәләтләре буенча, күктән алалардыр инде. Берсе турында, син шундый, син мондый дип, күп мәгълүмат әйткәннәр. Икенчесе турында бер сүз дә юк икән. Ни өчен? Чөнки туу турында таныклык бар, ә мулла белән исем кушылмаган – күктә исәптә юк, димәк.

 
Шундый сәләткә ия кешенең хатыны белән сөйләшергә туры килде. Ул иренең дәвалау сәләте барлыгы турында мисаллар китергәч, миңа да булышмасмы икән дидем. Аяк-кулларым авырткан чак иде. Хатыны: “Печәннән кайтышлый сезгә кереп чыгар”, – диде. Ире кергәндә, мин ишегалдында идем. Яныннан үтеп киткәндә: “Ай-яй, нык сызланасың икән!” – дигәч, читтән торып та минем авыртуны тойганын аңладым. Ул минем хәлемне күпкә җиңеләйтте дә, киткәндә: “Мин хәзер бөтен әкиятләрнең дә чын булуына ышанам”, – диде.
 
Шушыңа өстәп, үзебезнең мәктәп директоры Мәүлидә Сибгатовнага бәйле авыртуым турында да сөйлим инде. Больница палатасында ятам. Бер аягым бүрәнә кебек шеш. Җәйге кичке 9лар тирәсе. Палатага Мәүлидә Сибгатовна килеп керде. Мәктәптә эшләүче берәүнең туганының хәлен белергә килгән икән. Аны карагач, миңа игътибар итте. Минем янга килеп, бераз иелеп (аякны караваттан салындырып утыра идем), тездән табанга кадәр ике кулын, аякка кагылмый гына, берничә кат йөртте – тәнгә орынмыйча ясалучы массаж бу. Аягым төне буе чымыр-чымыр итеп чыкты. Иртәнгә шеш юк иде! Шиңеп беткән! Мәүлидә Сибгатовнаның вафатына да шактый, урыны җәннәттә булсын!
 
Дүрт ай больницаларда йөргәннән соң, мине группага чыгардылар... Хәзер, үзең ничек телисең, шулай дәвалан, юл ачык! Минем өчен моңа кадәр таныш булмаган тормыш башланды. Алты ай үткәч, өшкерүче әбидә булдым. Сүзең көмеш булса да, дәшмәвең – алтын икәнен шунда аңладым. Әмма бик соң! Поезд киткән иде инде. Бер генә көн рәхәт чигеп калдым, әбидә эш тукталды.
 
Җәй айларының берсендә ниндидер газетада Казанда РКБда Мөшәрәпов Фазылҗан Гарифуллович дигән врач ачлык белән дәвалый дип язылган иде. Шул искә төште. Шуңа барырга тәвәккәлләдем. Ул вакытта, Сарман – Казан арасында самолет оча иде. Алтынчы класста укучы улым җитәкләп аэропортка илтеп куйды. Боларын бөртекләп язып тормыйм, бераз өлеше былтыр “Татартсан яшьләре”нең 20 июнь санында “Ачлыктан кеше үлми” дигән мәкаләдә чыккан иде.
 
Миңа бит тизрәк эшкә барыр өчен терелергә кирәк. Безнең буын кешеләре бер көн эшсез торуны да белмиләр иде бит! Терелергә ашыгам. Мөшәрәповта йөргәндә психбольницаның 17нче бүлегендә нерв авырулы кешеләрне дәвалаулары, кирәк чакта шәһәргә чыгып-кереп йөрешле икәнлеге турында ишеттем. Минем диагноз “Истерический невроз”. Фазылҗан Гарифулловичта дәваланганнан соң, танышлык белән генә 17нче бүлеккә урнаштым. Ирем оештырды инде. Анда булган хәлләр дә “ТЯ”ның узган елгы 17 октябрь санында басылган “Андый кешедә дөнья хәсрәте калмый” дигән мәкаләдә бераз язылган.
 
Больницада ятканда, Грузиядә бер бик яхшы дәвалаучы барлыгы турында сөйләделәр, барлык чирдән дә дәвалый икән. Адресын, кирәкле мәгълүматларын күчереп алдым. Грузиядә ике апам яши. Ике айдан артык больницада ятканнан соң, ирем мине Грузиягә илтеп куйды.
 
Мине башта дүрт ай элек кенә кеше дәвалый башлаган 26 яшьлек хатын янына алып барырга булдылар. Кешеләрдән ишеткән имеш-мимешләр буенча, бу хатынның ике баласы барлыгын, дүрт ай элек бер атналап юкка чыгып торганлыгын белдек. Әлеге авыл аша поезд юлы үтә, бер атнадан аның поезддан төшкәнен күргәннәр.
 
Өенә кайткач, якыннарын ашка җыйган: “Бераз көтик, фәрештәм киләсе бар”, – дигән. “Ишек ачылды, ишек ябылды, беркем дә кермәде”, – дигәннәр. Ә хуҗа хатын: “Менә фәрештәм дә килде”, – дигән. Кемгәдер күренә фәрештә, кемгә – юк. Изге күңеллеләр күрәдер инде.
 
Бераз чигенеш. Апам яши торган әзарбәйҗан авылында укырга дип бик егылып китмиләр иде. Ул чорда, рус телен укыйлар иде, рус телендә аралаша алалар, аралашуы җиңел иде. Соңгы елларда, телефоннан сөйләшү мөмкинлеге тугач, апа үзе яки балалары туры килсә, шатлык иде. Үзе туры килмичә, оныкларына эләксәң – бер михнәт! Алар мине, мин аларны аңламыйбыз. “Татарстан! Сарман! Мәсгудә!” – дип кабатлый торгач, аңлап, телефонга апаны чакыралар иде.
 
Алдагы сүземә кайтам. Әзарбәйҗан балалары уку-язуга әллә ни хирыс түгел дип белә идем. Без кече апам белән дәвалаучы хатын каршында утырабыз. Аның белән апам сөйләшә, әзербәйҗан телендә. Ваклыклары истә калмаган. Мин аңлаган кадәресе: үзенең яхшылыгына яхшылык белән җавап ала алмаганга чирләгән.
 
Хатынның каршында – калын дәфтәр, ә аның эчендәге сүзләр гарәп хәрефләре белән язылган иде! Бу – 1987 елның җәе. Дин тыелган чак. Минем моңа исем-акылым китте. Миңа әйтәсе сүзләрен шул дәфтәргә карап әйтте! Тагын да гаҗәбрәге: үзенең блокнотыннан бер бит ертып алды да, шуңа гарәп хәрефләре белән язып, өчпочмаклап бөкләп, зәңгәр тукымага төреп, тегеп куярга һәм баш астына куеп ятарга кушты.
 
Апам тукыма бирде. Кушканча тегеп, яулыкны маңгай турына бантиклап, язу арт чүмечкә туры килерлек итеп бәйләп куйдым. Кечкенә чагымда күрше апабызның арт чүмече турында чәченә беркетелгән әйбер күргәнем бар иде, яулык салган чагына туры килгәнмен инде. Ул вакытта яулыксыз йөрү юк! Шул күз алдыма килеп, мин дә амулетны арт чүмечкә туры китердем. Көндез дә бәйләп йөрим, төнне көтеп булмый – тизрәк терелергә бит исәп.
 
Күпме вакыт үткәнен хәтерләмим, аздыр, яулык бәйләгән урын кыршау булып, башны авырттыра башлады. Бик нык авырттыра, түзәр хәл юк. Буыныбыз диннән читләштерелгән буын бит, бернәрсә дә белмибез, ышанмыйбыз. Апам минем интеккәнне күреп: “Сал әле бу әйбереңне”, – диде дә, икенче көнне 300 чакрым ераклыктагы бер муллага алып китте.
 
26 яшьлек хатын янында мин ике нәрсәгә таң калдым. Беренчесе, әле дин рөхсәт ителмәгән елларда аның гарәпчә укый да, яза да белүе, икенчедән, үзем файдалана белмәсәм дә, ул язып биргән әйбернең тәэсир итү көче барлыгын тойдым. Болар икесе дә минем өчен искиткеч зур яңалык булды. Ул “әйбер” үзенең кирәген, файдасын 33 елдан соң сиздерде әле. Анысы турында соңыннан...
 
Апам белән мин әзарбәйҗан мулла бабай янында. Ул безгә сораулар бирде, үземнең, иремнең, әнкәйнең исемнәрен, туган елларыбызны сорады. “Өегез фәлән җирдә урнашкан икән, фәлән бүлмәсе бар, өй каршында агач бар, зур су савытыгыз бар”, – диде. Аннан: “Өч муллада булгансың”, – дип өстәде. “Юуук, бер муллада да булганым юк!” – мин әйтәм. “Менә бит, су...чүпрәк...ризыклар...” – дип тезеп китте.
 
Өй, бүлмәләр, агач, су савыты – бөтен кешедә дә бар инде, дип уйландым мулла яныннан чыккач. Юлда, кайтканда гына аңладым: мине өшкергән кешеләрне “мулла” дип атый икән бит ул! Догалы, иманлы кешеләр янында булуымны әйтүе икән! Минем, чыннан да, өч хатын-кыз янына баруым исемә төште. Беренчесе, Усы әби. Бер литр су, үләннәр бирде. Су белән юынып, сөрткән чүпрәгеңне җилгә элеп куй диде. Икенчесе үземне өшкерде. Өченчесе ризыклар өшкереп бирде. Мулла әйткән сүзләр шуларга туры килә. Моңа кадәр андыйны ишеткәнем булмагач, минем өчен бу бик гаҗәп тоелды. Каян белә икән ул аларны?
 
Мулла да бер бит кәгазьгә гарәпчә язу язып бирде. Яртысын чүпрәккә төреп, тегеп, янда йөртергә, яртысын суга салып торып, шул су белән юынырга кушты. Шулай эшләдем.
 
Алдагы көннәрдә Тбилисигә йөрттеләр мине. Апам Казанда больницада ишеткән кешегә алып барды. Бусы тагын кеше ышана торган түгел!
 
Дәвалаучы тулы гына гәүдәле, озын буйлы, Кенчадзе исемле ир. Йорты ишегалдында халы-ы-ык, чира-а-ат (милицияләр дә килеп, тикшереп кенә торалар икән дип сөйләделәр). Ишегалларында лавр агачы үсә иде. Чират белән каршысына тезелеп барабыз. Дәвалау сеанслары менә нәрсәдән гыйбарәт: алдына баскан кешенең аркасына бер кулын куя, икенче кулы белән гәүдәнең алгы өлешенә өч урынга бармак очлары белән кагылып ала. Муен астыннан күкрәк башланган урынга, аннан 15 см. түбәнрәк һәм тагын аска таба – шушы бер сеанс дип атала. Ул – 5 сум. Ул чорда бер кило затлы печенье 95 тиен тора иде.
 
Чиратта бер хатын, мин дүрт тапкырдан артык төрттерә алмыйм, исерек кебек көчкә кайтып авам ди. Дәвалаучы алайса, син өчтән артык сеанс алма дип әйтте ди. Икенче хатын: “Мин унбишне ала алдым”, – ди.
 
Без өч көн рәттән бардык. Беренче көнне – биш сеанс, калган көннәрдә 15әрне алдым. Тәнем берни сизми, тоймый. Кенчадзе теле белән берни дә әйтмәде. 15 сеанс алган көнне 75әр сум түләдек инде. Файда өмет итәсең бит! Шулкадәр җирдән килгәч, халык юкка гына йөрмидер дип фикерлибез. Үзем уйланам да, уйланам... Үз гомеремдә бер тиенлек ютәл даруыннан башка берни дә алганым юк иде!
 
Көз көне тагын бер айга бардык. Рәхәт булса, өйдә тыныч кына ятар идең, өйдә чыдап булмый. Җан ашкына. Каядыр чыгып китәргә мәҗбүр итә.
 
Бу юлы миңа бер авыру хатын да иярде. Ул аяклары авыртудан зарлана иде. “И-и, син йөри аласың!” – дия иде миңа. Ә минем чирләрнең күренеп торганы – күзләр. Күпме еллар йокы юк! Ул хатын төнлә рәхәтләнеп йоклый. Мин күзләрне йомып кына чыгам. Бүтәннәрне борчымаска тырышып, тыныч кына ятам. Чир чиргә охшамый. Ул хатын күптән вафат инде, урыны җәннәттә булсын! Аның белән Тбилиси шәһәренә икенче дәвалаучыга йөрдек. Икебезгә дә бер файда да булмады.
 
Алдагы елларда үзебезнең Татарстан дәвалаучылары сеансларына йөрдем. Аларда да хикмәтле хәлләр күзәтелде, бигрәк тә Рәфыйк Миннекәев сеансларында. Үз күзләрең белән күрәсең – ышанмыйсың, чөнки бу хәлләр башка сыйдыра торган түгел.
 
 

Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА, Сарман
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»