|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2020 Мәдәният
Юбиляр Наилә Гәрәева: "Күңелле түгел... Әмма нишләтәсең?!"Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага 18 ноябрьдә 80 яшь тулды. Камал театрында эшли башлавына — 60 ел. — Наилә апа, кәефегез, сәламәтлегегез ничек?
— Бу пандемия белән, кәеф артык күтәренке дип булмый, борчылдырта. Спектакльләрдә айга бер генә уйныйм, алыштырып торалар. Тамашачы битлектән утыра. Күңелле түгел... Әмма нишләтәсең?!
— Үзегезне кайгыртасызмы? Нинди чаралар күрәсез?
— Бик кайгыртмыйм шул. Режим саклый белмим. Артык катлауландырмыйм (көлә), барысына җиңел карыйм. Ашауда кысылмыйм, теләгәнемне әзерлим.
— Иртәгез, гадәттә, сәгать ничәдә башлана?
— Иртә уянам, намазга торам. Аннан су эчәм, ботка пешерәм. Йомырка тәбәсе яратам. Иртән кайнар ризык ашамый калганым юк.
— Ялгыз читен түгелме?
— Үз көнемне үзем кайгырта алам. Берәр ярдәм кирәксә, улым белән киленем хәзер килеп җитә.
— Буш вакытта ниләр эшлисез?
— Телевизор карамыйм дисәм дә була. Китап укырга яратам. Радио тыңлыйм. “Татарстан”, “Тәртип FM”ны үз итәм. Ни дисәң дә, без — радио тыңлап үскән буын.
— Фәрит абый сезнең хакта: “Әни тиктормас, тынгысыз ул”, — дип әйтә. Холкыгыз ниндирәк?
— Туры сүзле кеше мин. Мәҗбүр итеп, теләмәгән эшне эшләтеп, ашыйсы килмәгән ризыкны миңа ашатып булмый. Тынгысызлыгым да бар. Гаделсезлек булса, эч поша.
— Баш режиссер әнисе булуның уңай яклары, шул ук вакытта кыенлыклары да юк түгелдер?
— Бер яктан, горурлык, ә икенче яктан, бу бик җиңел түгел. Әнисе, хатыны шул театрда эшләгәч, Фәриткә дә гел рәхәт дип булмый. Аны кыен хәлгә куймыйк дип, безгә тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә дисәм, бер дә арттырмам. Ул да якыннарына игътибар итми булдыра алмый. Шул ук вакытта бөтенебезне, тулы составны тигез күрергә тиеш. Эштә “әнием”, “хатыным” дигән төшенчә юк. Барыбыз да тигез хокуклы артист! Нинди генә очракта да эшне җиренә җиткереп башкардык. “Аларга рәхәт, үзенеке”, — диючеләр бардыр. Әмма намус белән эшләдек, алга таба да шулай дәвам итәчәкбез.
— Юбилеегыз сәхнәдә кайчан билгеләп үтеләчәк?
— Театрда бенефис 11 декабрьгә билгеләнде. Башта котлаулар өлеше булып, аннан “Бабайлар чуагы” спектаклен тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Монда чордашларым, гомер буе бергә эшләгән хезмәттәшләрем катнаша.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|