|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2020 Фаҗига
Мәктәпкә барган ике малайны поезд бәрдергәнЫрынбур өлкәсендә мәктәпкә барышлый юлны кыскартырга теләгән ике баланы поезд бәрдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы, Идел буе федераль округының транспорттагы тикшерү идарәсенә сылтанып, хәбәр итә. Вакыйга болай була. Балалар поезд үтеп киктәнен көтә дә чыгарга рөхсәт ителмәгән урыннан рельслар аша чыга башлыйлар. Күз ачкысыз кар явуы аркасында малайлар килеп яткан чираттагы поездны күрми кала. Машинист аларга тавышлы сигналлар да җибәреп карый, ашыгыч тормозга басу ысулын да куллана, әмма фаҗигане булдырмый калырга өлгерми.
Авария нәтиҗәсендә бер укучының гомере шунда ук өзелә, икенчесен дәваханәгә озаталар.
Балаларын югалткан ата-анага Ходай Тәгалә түземлеген бирсен.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Globallookpress.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|