|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2010 Мәдәният
VI ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ НИЛӘР КҮРЕРБЕЗ?Cентябрь уртасында Казанга янәдән кинойолдызлар рәхим итәчәк. Сүзебез Казанда алтынчы тапкыр үткәрелүче Халыкара мөселман киносы фестивале турында. Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган кинематография осталары форумына әверелгән фестиваль 15 сентябрьдән 19ына кадәр яңа исем белән узачак. Әлеге фестиваль кысаларында дөньякүләм танылган күренекле йолдызлар, үзен күрсәтергә өлгергән сәләтле яшьләр, абруйлы тәнкыйтьчеләр һәм замана кинематографиясен сөючеләрнең Казанда җыелулары матур традициягә әверелде. Быел оештыручылар шушы чарада катнашырга теләк белдергән 60 илдән гаризалар кабул итте. Ел да катнашучы Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гәрабстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланд, Россия Федерациясе, БМО илләре кинематографистлары белән беррәттән быел Гонконг вәкилләре дә тәүге тапкыр үз кинокартиналарын тәкъдим итә. Фестивальгә җибәрелгән фильмнарының саны буенча Иран, Мисыр, Россия, Һиндстан, Франция лидерлардан санала. Казанда үткәрелүче VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен режиссер һәм продюсер Овидио Салазар (Бөекбритания) җитәкли. Ә жюри составына түбәндәгеләр керә: - Мауро Мартино (Италия) – язучы, романнар һәм киносценарийлар авторы; Фестивальгә кунаклар буларак Россия киносы һәм дөнья кинематографы йолдызлары чакырулы. Дәрәҗәле кунаклар арасында Америка актеры һәм продюсеры, “Иң яхшы актер” номинациясендә “Оскар” һәм “Сезар” премияләре лауреаты Эдриан Броуди да бар. Россия киносы йолдызларыннан Антон Макарский, Вениамин Смехов, Андрей Федорцов, Сергей Селин, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Анатолий Мукасей, Валерия Ланская, Светлана Дружинина, Сергей Соловьев, Марина Голуб, Александр Филиппенко, Дмитрий Дюжевларны күреп булачак.
--- |
Иң күп укылган
|