|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2020 Мәдәният
Олег Фазылҗанов “Иң яхшы ир-ат” номинациясендә җиңү яуладыКүптән түгел Чабакасар шәһәрендә “ Идел әкияте” дигән Төбәкара милли яшь тамашачы театрлары фестивале узды. Анда Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры коллективы драматург Мансур Гыйләҗевның “Микулай ” дигән моноспектакль белән катнашты. Фестивальдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов ─ Микулай образы өчен “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
Олег әлеге спектакльдә башыннан ахырына кадәр үзе генә уйный. Артистның бу образга үзенең бөтен көчен, җан җылысын салып уйнавына, спектакльне караган Казан тамашачысы да сокланган иде.
Фестивальнең жюри рәисе, күренекле режиссер Виктор Шрайман Олег Фазылҗанов турында үз фикерләре белән уртаклашып болай диде: "Баш рольдә уйнаган артист чын мәгьнәсендә профессионал. Ул театр кануннарын оста файдалана. Спектакльнең чишелешендә Олег Фазылҗановның оста итеп җырлавы да тамашачыны әсир итә. Бу алымны куллану. режиссерның зур уңышы. Мин бу әсәр белән танышуыма бик шатмын һәм театрны тәбриклим”.
Моннан тыш спектакль “Иң яхшы сценография”дигән номинациядә дә дипломга лаек булды. Аның рәссамы ─ Булат Гыйльванов.
Фото: Шәһри Казан
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|