поиск новостей
Көн мәзәге
  • Этем өйдә үзе генә курыкмасын дип телевизорны кабызып калдырган идем. Мин кайтып керүгә этем куркуыннан миңа менеп атланды.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Ноябрь
  • • Рәүфәл Мөхәммәтҗанов - мәдәният хезмәткәре
  • • Люция Фаршатова - журналист
  • • Лирон Хәмидуллин - язучы
  • • Сәйдәш Гарифуллин - аккордеончы
  • • Тимергали Юлдашев - дин әһеле
  • • Габдулла Вафин - язучы
  • • Роберт Рәкыйпов (1936-1995) - язучы
  • • Рәшит Гобәйдуллин (1931-2000) - композитор
  • • Шәех Зәбиров (1932-2009) - журналист
  • • Камил Ларин - актер
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
Архив
 
25.11.2020 Авыл

«Мин үз акылымда»: Татарстаның бер районында 85 песи һәм 25 эт асраучы апа яши

Республиканың бер районында 85 песи һәм 25 эт асраучы кеше яши. Дуслары халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, ханымны аңламаучылар, гаеп атучылар, әшәке сүзләр әйтүчеләр күп булган. Шуңа күрә ул бездән үзен дә, яшәгән җирен дә күрсәтмәвебезне үтенде. Язмабыз өчен генә без аны Наташа дип куйдык.

– Минем “башым да китмәгән”, имин булмаган гаилә дә түгелбез. Узган гомерем дә имин иде. Үз акылымда, адекват кешемен. Йортыбыз да чиста, пөхтә. Бик җитди авыру белән авыргач, 2017 елда бизнесымны югалттым. Шуннан бирле аякка баса алганыбыз юк. – диде ул безгә моңсу тавыш белән. – Ә йорт хайваннарын мин бик кызганам. Ләкин халыкның шулкадәр начар мөнәсәбәтеннән бик арыдым. Безнең хәлебез чыннан да бик начар, ярдәм дә кирәк. Ләкин чын күңелдән ярдәм итүчеләр булмавын да беләм. Дустым минем рөхсәттән башка гына хәбәр язып элгәннән соң, күпме әшәке сүз ишеттем. Шуңа күрә безгә карата артык игътибар булуын теләмим.
 
Узган ел гаилә, йорт хайваннары кешеләрне борчымасын өчен, шәһәр яныннан махсус йорт та сатып алган.
 
– Берничә ел безнең турында сюжет эшләгәннәр иде. Ләкин ярдәменнән бигрәк, зыяны гына булды. Аннан соң ташландык эт һәм песиләр бик күпкә артты. Шуңа күрә мин бу хәл кабатланыр дип бик куркам. Миңа болары да бик җиткән. Мин аларны үз теләгем белән асрамыйм. Аларның барысы да урамнан алып кергәндә, авыру, гарип иде. Барысын да карап тәрбияләдек, дәваладык. Минем аларга аллергиям бар, астма белән авырыйм. Гомердә дә йорт хайваннары тотканыбыз юк иде. 2015 елда беренче песигә ярдәм күрсәткән идек. Шуннан соң китте менә..
 
Хәзер ул эт-песиләрен ышанычлы кулларга тапшыра алмыйм, дип борчыла.
 
– Сез Казанда яхшы приютны әйтә аласызмы? Анда нинди хәлләр икәнлеген белмисез ахры… Минем эт-песиләрем бик чиста яши. Берсе дә авырмый.
 
Кыска кына сөйләшү вакытында да мин Наташаның ярдәмчеллегенә, хайваннарга карата эчкерсез мөнәсәбәтенә шаккаттым. Ә бит телефонны бөтенләй башка төрле кеше алыр дип уйлаган идем. Шуңа күрә бу вакыйга чын хәлне белми торып, кешегә таш ыргытканчы, мең кат уйларга кирәклеген кабат исбатлады.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы