|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2020 Криминал
Баласы булмаган хатын перинаталь үзәктән яңа туган сабыйны урлаганЙошкар-Олада яшәүче 34 яшьлек хатын март аенда көпә-көндез перинаталь үзәктән кыз бала урлаган. Баланың әнисе палатадан процедурага дип чыгып киткән булган. Кире кергәндә, баладан җилләр искән. Хокук сакчылар җинаятьчене видеокүзәтү камералары ярдәмендә өйрәнә алмаган, чөнки бу үзәктә камералар бик аз гына куелган. Фотороботны үзәк пациентлары булышлыгы белән төзегәннәр. Соңыннан аңлашылганча, үзен пациент дип уйласыннар өчен, бала урлаган хатын медицина учреждениесенә халат белән башмак киеп кергән. Полиция хезмәткәрләре сабыйны шул көнне үк тапкан. Тоткарланган хатын баласы булмавын һәм шуңа әлеге адымга баруын сөйләгән.
Фото: http://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|