|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2020 Җәмгыять
“Төн йокыңны әрәм итмә сөя белмәгәннәргә”Сөю, ярату, мәхәббәт турында шагыйрьләр, композиторлар бик күп җырлар иҗат иткәннәр. Безнең татар, башкорт халкы да бу темага бихисап җыр-такмак чыгарган. Кире кагылган мәхәббәт, кавыша алмаган ярлар, фаҗигале мәхәббәт турында җырлар чутсыз. Мәхәббәт темасы хәзер бигрәк тә беренче планда бугай. Ата-ана җилкәсендә яшәп, тәмле ашап, туйганчы йоклаган кешедә тагын нинди кайгы булсын?! Уку дип тә, эш дип тә исләре китми, ниндидер өелеп калган мирас, эшләмичә генә күктән иңгән байлык сикертә хәзер халыкны. Хатын өстенә яшь сөяркә тотучы байлар күбәйде. Ике-өч гаиләле, сөяркәсенә дә фатир, машина, затлы кием алучы, аны чит илләрдә ял иттерүче ирләр бар. Хәер, сүзем җыр-такмаклар турында иде бит әле. Бала чакта, үсмер вакытларда капка төбендә үзебез җырлаган такмаклардан башлыйм әле: “Сөям сине үлгәнче, галәфи чалбарың тузып, тез башың күренгәнче”. “Кулымдагы йөзегемнең кашлары рәҗәп түгел, сөйсәң, җаный, гаҗәп түгел, сөймәсәң хаҗәт түгел”. “Алдыр сукно, тектер пәлтә, пәлтә киясең килгәч, ал бер ярты, суй бер тавык, ярлар сөясең килгәч” (ие менә, яр сөю өчен тавык суялар ди). “Аклы күлмәк тектермәгез кия белмәгәннәргә, төн йокыңны әрәм итмә, сөя белмәгәннәргә”. “Кисәң ни, кимәсәң ни, синең кебек боламыкны, сөйсәң ни, сөймәсәң ни”. “Кимәгәннәр кисеннәр, без боларны сөйдек инде, сөймәгәннәр сөйсеннәр”. “Сөям сине, чәчәгем, сөймә мине, сөй башканы, дигәнче сөячәгем”.
Инде хәзер сәхнәдән җырлана торган җырларга күчик. Һәр җырчының репертуарында мәхәббәт турында җырлар бар.
“Кил, кил, кил, иркәм, мин сине көтәм. Син рәхәтем, син бәхетем, син минем мәхәббәтем”. “Бәгырем диярмен үземә булсаң гына, өзелеп сөярмен сүрелмәс булсаң гына”. “Талы- талы, талы бөгелеп тора, тагын бер күрәсе килеп, үзәк өзелеп тора”. “Агыйделдә йөрсәң иде камыштан көймә үреп, былбыл булып, гөлгә кунып сөйләшсәң иде күреп”. Сөйгәннәрен сандугачка, былбылга, карлыгачка тиңләгәннәр. “Сары сандугач баласын кулларымда уйнатам. Күрер күзгә чибәр түгел, әллә нигә яратам”.
“Сандугачлар су эчәләр Агыйделгә тезелеп, нигә болай сагынам икән үзәкләрем өзелеп”.
Карамалы авылында клуб мөдире булып Габдрахманова Сабира эшләде. Профессиональ җырчылардан шәбрәк җырлый иде. Хәтта Казаннан килгән җырчылар концертында да авыл халкы сорап-чакырып Сабираны җырлата иде. Бәйрәмнәрдә, төрле очрашуларда, концертларда һәрвакыт җырлый иде ул. Бер җыры хәзер дә күңелемнән чыкмый, инде 60 еллар үтсә дә. “Давылларда очты ал яулыгым, бәлки табалырмын ишкәен, өзелеп сөйгән ярым ятка калды, әйтегезче, дуслар, нишләем”. Моны Сабира кебек оста башкарган җырчы булмады. Чынлап та, аңа яшьлегендә сөйгән яры хыянәт иткән. Ул берничә елдан күрше авыл егетенә кияүгә китеп барды (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын).
Инде тормыш коргач, үзебез мәҗлесләрдә җырлаган җырны искә төшерим әле. Әлбәттә, иң беренче “Сарман” җыры, аннары “Сарман вальсы”, аннан бүтәннәрен “ватабыз-җимерәбез”. Берәү башлый, калганнар күтәреп ала. Гаепкә алган кеше юк, кем ничек булдыра ала — кушылабыз. “Гөлшаһидә” җыры бик популяр иде ул елларда. “Сызлама-әрнемә юксынып, йөрәгем, сагынып-саргаеп өзелә үзәгем”. “Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә, сандугач шикелле кичекми һәр язда”. “Суда балык йөзәдер лә, су салкынын сизәдер, авылыбызда бер чибәр бар, үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер”. Тагын авыл көе болайрак: “Аклы ситса күлмәк алдым, җәй көне киярмен дип, яшьли күңелемне салдым, гомергә сөярмен дип”. “Сагынам, дуслар, илкәйне, илкәй белән бергә сагынам, яшьли сөйгән иркәмне”. Әле тагын беренче мәхәббәт җыры бик популяр иде. “...Сез искә алыгыз яшьли сөйгән, беренче яраткан ярларны”. “Раушания җыры”: “Диңгезнең дә була төрле чагы, бер давыллап ала, бер тына, Раушаниям бәгырем, күңелкәем сиңа тартыла”. “Фазыл чишмәсе”н җырлыйбыз: “Өздереп нигә карадың, ник тарттың беләгемнән, суларым түгел, ялкыным түгелде йөрәгемнән”. Бу җырның исеме “Миндәдер күңелләре” иде ахрысы: “Кулыңдагы гармуныңның көмеш икән телләре, кичә бер җыр җырлап үттең, йокламадым төннәрен”. “Күзләрем тик сине эзлиләр” җыры болайрак: “Бакчага ямь керә, хуш исләр бөркелә, сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә. Син сөйгән сиреньнәр, син күргән сиреньнәр — күңелемә иң якын бер нәрсә”.
Газета укучыларга, яшьтәш-чордашларга бик таныш җырларны гына яздым.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|