|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2020 Дин
Кешене намазга ничек бастырырга?"Якын кешеңне намазга ничек бастырырга икән? Әйтәм, тыңлатып булмый. Шуңа эчем поша", - дип яза Апастан Зәлия. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
— Мин имам булганда, мәрхүм әти әле намазга басмаган иде. Студент чагымда, Аллаһ кичерсен инде, әтиемә: “Аллаһ каршында ничек җавап бирәсең, ник намазга басмыйсың?” — ди идем. Әтием бик акыллы җавап бирде: “Сине укытыр, син динне өйрәнсен өчен тырышам”, — диде. Урыны җәннәттә булсын.
Берсендә әти безгә килде. Эшләрем буенча барып кайтам, дип чыгып киткән иде. 20 минут уздымы икән, кире әйләнеп керде. Беренче сүзе: “Мине намазга өйрәт”, — булды. Моны ишетеп, бик шатландым. Әтине намазга басарга нәрсә этәрде дип уйландым. Баксаң, чыгып киткәч, ул йорт аша гына яшәгән күршебез белән очрашкан. Ул әтигә: “Улың — имам, син дә намаз укыйсыңдыр инде”, — дигән. Менә шул чит кеше әйткән бер җөмлә әтигә тәэсир иткән.
Якыннарыбыз, бигрәк тә әти-әни алдында без тавыкны өйрәтүче йомырка кебек. Кайчак якыннар сүзен ишетмибез. Бу темада сак булырга кирәк. Еш кына чит кеше сүзе үтемлерәк була. Шуңа да Коръән мәҗлесләре уздырганда хәзрәтләрне чакырыгыз, шул чакта намаз мәсьәләсе турында мулланы кисәтеп куярга була. Ул вәгазендә бу хакта якыннарыгызга тәэсирле итеп аңлатыр.
--- |
Иң күп укылган
|