поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

23–29 ноябрь көннәренә астрологлар ниләр фаразлый? Кереп укыгыз.

Кучкар (21.03–20.04) Һичбер нәрсәгә борчылырга туры килмәячәк: үзегездә таулар күчерердәй көч-куәт сизәчәксез. Сизү генә түгел, чынлап та шулай: кулыгыз тиюгә үк эшләрегез гөрләп китәчәк. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып дигәндәй, җитди мәсьәләләрне хәл итүгә алыныгыз: бик җиңел башкарып чыгачаксыз!
 
Үгезбозау (21.04–20.05) Салым түләү вакыты чыгып килә, ә мин аны һаман түли алмыйм, дип борчылып йөрисезме? Хафаланмагыз, атна башында керем көтелә: мәҗбүри түләүгә дә, башкасына да артыгы белән җитәчәк ул. Гомумән, бу атна бик уңышлы булачак. Эштәге тырышлык та бяәләнми калмас. Өстәвенә әле кемдер көтелмәгән бүләк белән дә куандырачак.
 
Игезәкләр (21.05–21.06) Атна берникадәр кыенрак башланып китәр: эштә хезмәттәшләрегез күзенә «ак карга» булып күренмәс өчен телне тешләп калырга туры килер. Аның каравы атна ахырында килеп чыккан бер вакыйга кәеф-рухыгызда бары тик уңай яктан чагылыш табачак. Барган җирегездә үзегез өчен бик кирәкле кешеләр белән танышачаксыз, ә кайберәүләр көтмәгәндә хәтта танылып ук китәчәк.
 
Кысла (22.06–22.07) Эштә мактаулы хезмәткәргә әйләнерсез, ә бу – өстәмә акчага һәм үсеп китүгә исәп тоту мөмкинлеге дигән сүз. Төрле сәбәпләр аркасында моңарчы хәл ителмичә килгән бурычларыгызның да очына чыгып, иркен сулап куячаксыз. Атна ахырында, бер хезмәттәшегез белән уртак фикергә килә алмыйча, шикләнебрәк калырсыз. Әмма бу халәт озакка бармас: бик тиздән барысына да ачыклык кертеләчәк.
 
Арыслан (23.07–23.08) Атнаның беренче яртысында күңелегезгә хуш килердәй кешеләр белән генә аралашырсыз. Атлаган саен диярлек эш, акча мәсьәләсендә яңа мөмкинлекләр чыгып торачак. Ялгызлар бердәнберләрен табып, искиткеч матур планнар кора башлаячак. Тик менә күчемсез милекне законлаштыру мәсьәләсендә генә – әлегә билгесезлек. Югары инстанциядән моның өчен тагын ниләрдер таләп ителәчәк.
 
Кыз (24.08–22.09) Берьюлы берничә эшкә тотынырга киңәш ителмәсә дә, бу чорда сезгә һич тә кагылмый бу. Каушамыйча, ыгы-зыгы килмичә генә, кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертерлек дәрәҗәдә хәл итеп куячаксыз аларны. Гаиләдә үзара татулыкны тагын да көчәйтеп җибәрү өчен әйбәт кенә форсат килеп чыгар. Атна ахырында бер эш артыннан йөрү кирәкле кешеләр белән танышып китү мөмкинлеге бирер.
 
Үлчәү (23.09–23.10) Эшләрегез бик әйбәт барыр. Кечкенә генә сәфәр дә уңышлы узар. Тик әлегә күңел ачулар гына күренми. Беренчедән, пандемиядән курку хисе өстенлек итсә, икенчедән, кесә ягы да такыррак… Өстәмә эш табу акча мәсьәләсен бераз тәртипкә салу мөмкинлеген бирер иде бирүен… Бераз сабыр итегез, озакламый табачаксыз!
 
Чаян (24.10–22.11) Үҗәтлек һәм эгоистлык кебек сыйфатлардан (бигрәк тә якыннарыгызга карата) качарга тырышыгыз. Юкса кара тавыш чыгарга һәм аның кайтавазы бик озак дәвам итәргә мөмкин. Акча мәсьәләсендә борчыласы юк: керемнәр дә, чыгымнар да үзегез теләгәнчә булачак. Гомумән, тормышыгызда матди муллык хөкем сөрәчәк.
 
Укчы (23.11–21.12) Яңа җитди планнарыгыз, мавыгуларыгыз барлыкка килер. Әйтик, һәр көн саен, рәхәтләнеп, физик күнегүләр ясый яки скандинавча йөри башлаячаксыз. Планнар исә иң элек тормышыгызны уңайлырак итүгә һәм елның соңгы айларында хәл ителәсе мәсьәләләргә бәйле булыр. Тик шуны белеп торыгыз: кемнеңдер килделе-киттеле сүзләре башыгызны бутарга мөмкин. Шуңа күрә «акыллы» киңәшләр бирүчеләрдән ераграк тору хәерле.
 
Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Акча һәм дуслыкның еш кына бер-берсенә туры килми торган төшенчәләр булып торуын беләсезме? Кызганычка, нәкъ менә шул дусларыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрне берникадәр какшатып җибәрергә мөмкин. Аның каравы мөстәкыйль эшләрегез уңышлы килеп чыгар. Бу исә гаиләдә абруегызны үстереп җибәрер һәм яңа матур планнар коруга этәрер.
 
Сукояр (21.01–19.02) Финанс өлкәсендә зур һәм уңай үзгәрешләр көтегез. Хезмәт хакыгыз артуга, премия алу яки яңа керем чыганакларын табуга ирешерсез. Шул ук вакытта романтик хисләргә дә бирелеп алырсыз. Кыскасы, бу дөньяда үзегезне иң бәхетле кеше итеп сизү өчен сәбәпләр бер-бер артлы чыгып кына торыр…
 
Балык (20.02–20.03) Тормышыгызга үзгәреш җилләре кертердәй җитди карарлар кабул итү өчен уңайлы чор. Сез, ниһаять, нәрсәгә омтылуыгызны төгәл генә аңлап, алдыгызга конкрет бурычлар куячаксыз. Бу күңелегезгә тынычлык иңдереп, көч-куәт, дәрт-дәрман өстәп җибәрер. Тик сөеклегез генә үзегездән әлегә бик канәгать түгел: йомшаграк мөгамәлә, җылырак караш тели кебек ул…

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.11.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»