поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.11.2020 Шоу-бизнес

Баянчы Ринат Вәлиев халыкны традицион булмаган медицина белән дәвалый башлаган

9 бала әтисе, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев хиҗама, массаж, тагын башка алымнар белән кешеләрне дәвалый. Ринат абыйның әлеге яңа шөгыле турында үзе белән сөйләштек.

– Ринат абый, музыкант кешенең хиҗама ясый башлавы гаҗәп. Ничек килеп чыкты бу?
– Пәйгамбәребез ( с.г.в) сөннәт итеп калдырган хиҗама белән дәвалану үзем өчен бик кызык иде. 12 ел элек курыксам да, тәвәкәлләдем. Үземә хиҗама ясаттым. Беренче банкаларны аркага куюга ук үземдә чиксез рәхәтлек тойдым. Икенче көнне дә җиңеллек сиздем, өстемнән авырлык төшкән кебек булды. Ихтыяр көче, энергиям артты. Кыскасы, хиҗама белән ныграк кызыксына башладым. 2013 елда миңа Хаҗга барырга насыйп булды. Шунда хиҗама ясаучы бер гарәптән мастер-класслар алдым, тәҗрибәсен өйрәндем. Ул миңа китабын да бүләк итте. Шуннан өйрәнеп, төрле курсларда белемемне камилләштереп, башта якыннарыма, соңрак башкаларга да хиҗама ясый башладым.
 
– Массаж да ясыйсыз.
– Әйе. Массажның бик күп төрләре бар хәзер. Аллаhтан гел музыкадан тыш кәсеп итәрлек хәерле тагын бер шөгыль бир дип сорый идем. Шөкер, юлын ачты. Әбием өшкерә иде. Миңа да аның сәләте күчкәндер дип сизәм. Кешеләрне дәвалау процессы миңа канәгатьлек хисе бирә. Файдасын күрүчеләр җитәрлек, Аллаһга шөкер. Хатынымның озак вакыт иңбашыннан кулы күтәрелмәде. Хастаханәгә дә барып карады, төрле поцедураларга, массажга да йөрде, файдасы юк, аптырагач үзем алындым. Өч тапкырдан үз белдеклегем белән массаж ясагач, Аллаһның рәхмәте – кулы күтәрелә башлады. Машинаның ватылган бер запчастен алыштырып куйсаң, ул эшләп китә. Ә кеше организмы машина шикелле түгел, кешедә тән генә түгел, җан бар, hәм бөтен әгъзалар да бер берсе белән бәйләнгән. Берсе генә эшләми башласа, бүтән әгъзаларга, гомумән, организмга зыян килә башлый. Шуңа да кешене комплекслы дәваларга кирәк. Хиҗама, сөлек салдыру, өшкерү, шундый башка ысуллар – ул кешене тулысынча дәвалау. Авыруның сәбәбен ачыкларга, тамырын табарга кирәк башта. Белемемне гел камилләштереп торам. Ир-атларны гына кабул итәм. Бик өлкән яшьтәге хатыннарның муеннарына, башларына хиҗама ясарга ризалашам. Мануаль, висцераль массаж, бүтән төрле ысуллар белән кием аша да дәвалап була. Хатын-кызларга хатыным хиҗама ясый. Аның да шактый еллык тәҗрибәсе бар. 18 яшьлек улым Мөхәммәт тә бу эшне үзләштерә башлады.

– Өшкерәсездәме?
– Әйе, элек өшкергәли идем. Хәзер чит кешеләрне өшкермим, кирәк очракта диагностика өчен генә укыйм. Балаларны өшкерәм, алар – гөнаһсыз сабыйлар. Бу бик җаваплы, хәтта куркыныч әйбер. Үзенә күрә җеннәр дөньясына һөҗүм итү диимме!? Алар бит үч алырга да мөмкиннәр. Җеннәрдән саклана белергә дә кирәк. Сихер кергән кешеләрне таныш өшкерүчеләргә җибәрәм. Ә хиҗама күз тию, сихердән дә файдалы. Кайбер кеше хиҗама ясаганда авырттыра, ди. Моның беренче сәбәбе кешенең психологиясе белән бәйле. Кешегә курыккан саен авырта кебек тоела. Хиҗама уңайсызлык тудырырга тиеш түгел. Күп очракта процедура вакытында рәхәтлектән йоклап та китәләр. Авыртуның икенче сәбәбе күз тиюдән булырга мөмкин. Җеннәр гадәттә, кешенен кан тамырларыннан хәрәкәт итә. Хиҗама вакытында капиллярлардан пычрак кан чыкканда, бу җеннәргә һөҗүм иткән кебек була, шуңа кайберәүләрдә авырту барлыкка килә. Гомумән, сихер көчәйде хәзер. Өшкерүчеләр әйтүенчә, 50-60 процент очракта кеше нәкъ менә сихер аркасында килеп чыккан “яман” шешләрдән, авырулардан вафат була.
 
– Хиҗама бөтен кешегә дә ярамыйдыр ул?
– Сирәк очракларда гына аны ясатудан тыелырга, яисә кайбер очракларда 1-2 банка гына куеп дәваланырга була. Шуңа да кешене алдан ук тикшерәм. Кирәк очракта кан анализларын сорыйм. Гемоглобин бик түбән булганда, сөлек аеруча ярамый. Ә бер-ике банка хиҗама кую, киресенчә, дәвалану процессын башлап кына жибәрә. Балаларга, өлкән яшьтәгеләргә дә саклык белән ясарга кирәк. Зур, катлаулы операцияләр кичергәннән соң бер ел дәвамында хиҗама ярамый. Андый кешеләргә башка төрле дәвалау ысулларын тәкъдим итәм. Берәр әгъзасы булмаган кешеләргә дә ясамыйбыз. Дөрес, үт куыгы булмаганда хиҗама ярый. Күрем вакытында да киңәш ителми.
 
– Хиҗаманың файдасы нидә?
– Ул канны чистарта, төрле жыелган пычракларны, токсиннарны эчтән чыгара. Кан басымын көйли. Ирлек көчен арттыра. Тестостерон гормоны күбрәк барлыкка килә башлый. Иммунитетны тиз вакытта ныгыта, стресслардан, депрессияләрдән арынырга да нык булыша. Яшәртә, картаю процессын акрынайта. Бөтен күзәнәкләрне яңарта. Коронавирустан, бүтән инфекцияләрдән саклану өчен дә файдалы. Кан куеруны булдырмый. Клиник тикшерү уздырганнан соң йогышлы авыруларга каршы торган интерферон матдәсенең хиҗамадан соң 10 тапкырга күбрәк барлыкка килүе ачыкланган. Химия-терапиядән соң хиҗама бигрәк тә файдалы. “Подагра”дан дәваланырга ярдәм итә. Бер жырчы дустымның хатыны нык кына авырып китте. Табиблар “рассеянный склероз” дигән диагноз куеп, өмет юк дип, аны өйгә чыгардылар. Ул бөтенләй сөйләшмәс булып, “таш курчак”ка әйләнә башлаган иде инде. Медицина ярдәм итмәгәч, дустым миңа мөрәҗәгать итте. Мин хатыным белән Аллаhыдан сорый сорый, Коръән сурәләрен укый-укый, башына, битенә, муен-аркаларына хиҗама ясадык. Бераз вакыт узгач дустым шалтырата, ике могҗиза булды: хатын терелде, икенчесе – күптән көтелгән вакыйга – авырга узды, ди. Хәзер аларның дүрт яшьлек сау сәламәт кызлары үсеп килә. Әлһәмдулилләh, алар өчен бик шатланабыз.
 
Ринат Вәлиевтан киңәшләр:
 Кеше дөрес тукланмый. Берюлы бик күп төрле ризык ашыйбыз. Организм өчен файдалы ризыклар ашау, ураза, яисә бүтән төрле диета тоту күп авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә.
Лимон, сарымсак, суган, керән, кызыл борыч, кара тмин орлыклары, имбирь – табигый антибиотиклар. Дару урынына аларны куллансаң күпкә яхшырак, организмга зыян китерми.
Ашауга үк эчәргә ярамый. Бу очракта ризык бик озак эшкәртелә. Калдыклар янып бетмичә, пыскып ятканда микроблар үрчеп өлгерә. Ашказаны сазлыкка әйләнә. Нәтиҗәдә төрле авырулар килеп чыга, hәм соңгы ноктасы онкологиягә китерергә мөмкин.
 Күп авырулар күз тию аркасында. Догалар уку, намазга басу күз тиюләрдән,торле бозыклардан сакланырга ярдәм итә.
 Авыруларны кисәтү өчен 2-3 айга бер хиҗама ясатырга тырышыгыз. Атнага 1,2 көн ач тору файдалы. Бу – Пәйгамбәребез ( с.г.в) нең сөннәтләре.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»