|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2020 Медицина
Антисептик эчеп үлгәннәрЯкутиядә антисептик белән агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр саны җидегә кадәр артты, барлыгы тугыз кеше агуланды, - дип хәбәр итә төбәкнең Роспотребнадзор оешмасы. Якутия буенча Русия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Роспотребнадзор белдерүенчә, 18 ноябрь көнне бер күңелле компания кибеттә биш литрлы баллон белән антисептик сатып алып эчкән. Нәтиҗәдә 9 кеше агуланган. Соңрак шуларның җидесе вафат булган. Антисептик экспертизага җибәрелгән һәм аның 69% метанолдан торганлыгы ачыкланган. Тикшерүләр вакытында Роспотребнадзор бу антисептикның республиканың ике районында сатуда булуын теркәгән. Шул ук көнне 200 литрдан артык сыекча сатудан алынган. Чыганак: mk.ru Фото: mk.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|