|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2020 Дин
Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафатБүген, рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (20-нче ноябрьдә), 81-нче яшендә танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат булган. Җәгъфәр хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлый һәм 60-тан артык исемдә китап бастыра. Алай гына да түгел, ул - революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче. Хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәттә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Аллаһы Тәгадә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын, дип кайгы уртаклашты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
--- |
Иң күп укылган
|