• 26.11 Татарча солянка. Ленин клубы. 18:30
  • 27.11-28.11 "Мио, минем Мио". Кариев театры
  • 27.11 "Мио, минем Мио!" спектакле премьерасы.Кариев театры, 18:30
  • 01.12 Илнат Фәрхуллин. Ленин клубы. 18:30
  • 09.12-12.12 Данир Сабиров. Уникс. 18:30
  • 12.12 “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе. ТНВ телеканалы. 18:00
Туган көннәр
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
    25 Ноябрь журналист
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
    25 Ноябрь музыкант
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева (1944-2020)
    26 Ноябрь галим
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
    26 Ноябрь язучы
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
    26 Ноябрь журналист
  • 26 Ноябрь Алмаз Борһанов
    26 Ноябрь актер
  • 27 Ноябрь Илназ Баһ
    27 Ноябрь җырчы
  • 27 Ноябрь Александр Славутский
    27 Ноябрь мәдәният хезмәткәре
  • 27 Ноябрь Камияр Байтемиров
    27 Ноябрь дәүләт эшлеклесе
  • 22.11.20 Репетитор. ЕГЭ/ОГЭга әзерлим, математика, физика, информатиканы өегезгә килеп укытам. 15 ел тәҗрибәм бар. 89033884902
  • 22.11.20 Таштан столешницалар ясыйбыз: Кухонный гарнитурга, ванный булмэсенэ, подоконниклар хэм башка мебель.Бесплатный замер.тел:89872747253 Радик
  • 20.11.20 Проспект Победы 206 адресы буенча хэлэл Кафе "Леззет"кэ кассир кирэк, тел: 89274081529 Адель
  • 17.11.20 Казаннын Ибрагимов урамында бер булмэ кызларга арендага бирелэ. Риэлтор тугел. +79179361290 (ватсап)
  • 17.11.20 Сукно бистәсе метро тирәсендә гостинка эзлим. Собственниктан. 89534968492
  • 16.11.20 казанда мега тиресенде сахарова глушко вагапова урамнары тиресеннен булме эзлим квартирада булсада ярый 89274412220 ватсапп телеграмм бар
  • 14.11.20 Казан шәһәре, 10 микр. тукталышы янында 3 бүлмәле, 64,5 кв.метрлы, 2 балконлы,1 нче катта урнашкан фатир сатыла. 1 хуҗа, балалар юк, перепланировка булмаган. Ипотека аша үтә. Мәктәп, садик якында гына. Тел.: 89046698358
  • 14.11.20 Хәмдүнә Тимергалиеваның китабын кайдан алып була икән?
  • 14.11.20 Сдаю комнату на Павлюхина 110А с мебелью и бытовой техникой.На долгий срок.89276766077
  • 12.11.20 Казан, Вахитов районы, Хороводная 50 (Рустам мэчете янында) 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирэм. 51 м2, 2 лоджия, жылы, тыныч йортта, 2/8 этаж. Ботен мебель бар. Риэлторлардан башка. 23+КУ. 89276774978, ватсаап.

 
 

 
Архив
 

               

20.11.2020 Язмыш

Өч баламның кабере янәшә

Бу язмамны бик озак уйлангач кына язарга утырдым. Беразга гына булса да, күңелемә тынгы табасы килде. Беләм, бу дөньяда беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үлем ачысыннан да читене юк. Моның бик ачы хәсрәт икәнен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән.

Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Башлангычта да укыттым, өлкәнрәкләргә дә математикадан белем бирдем. Ана назыннан мәхрүм булган сабыйларны да тәрбияләргә туры килде. Менә шул чакта: “Балаларым әти-әниле булып үссен иде”, – дип Ходайдан сорап теләк те­ләдем. Шөкер, алар кабул булды. Үзем дә бик бәхетле яшәдем. Яраткан эшем, хезмәттәш­ләрем, гаиләм бар. Тик бәхетебезгә күз тиде. Иремнең сәламәтлеге юк иде. Ул – инсульт кичергән кеше. Параличланган, бер ягы эш­ләмәгән килеш 21 ел яши. Без бу авыруны зур кайгыга әйләндер­мичә яшәргә, шөкер итәргә тырыштык.
 
Бар да әйбәт кебек иде. Тик олыгайган көнебездә безне ачы хәсрәтләр көткән икән. Без картым белән өч балабызны югалтып ятим калдык.   
 
Башта ике кызыбыз, аннары ике улыбыз туды безнең. Төп­чегебез – Айрат исемле балам кечкенә вакытта үпкәсенә суык тиеп үлеп китте. Көтеп алынган тансык улыбызны югалтуны авыр кичердек. Тормыш дәвам итте. Тик озак тормады, кайгы җиле тагын безнең ишекне шакыды. Бу юлы Алсу исемле кызыбызны югалттык. 28 яшьлек чәчәктәй балам авырып китте. Озак та үтмәде, күзләрен мәң­гелеккә йомды. Алсуның кайгысын олы кызым Резидәгә карап азрак онытып тора идем. Ул Казаннан кайтуга Алсуым кайткан төсле була иде. Тик бу бәхеттән дә мәхрүм калдым. Резидә 2014 елда юл фаҗигасендә һәлак булды.   
 
Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде.     Апасының авыр хәлдә икәнен әйтүгә, Рамил улым төнлә юлга кузгалды. Авылдан Казанга якын ара түгел бит. Җиңел машина белән 3-4 сәгать барасы. Апасы, әйтерсең, ул килеп җиткәнне генә көткән, бер сәгатьтән өзелгән дә. Рамил апасын күрә алмады, аны реанима­циягә дә кертмәгәннәр. Әлеге хәс­рәтне бик авыр кичердек. Җитмәсә ул чакта өебездә төзелеш эшләре иде. Резидә атна ахырына булышырга кайтам дип китте. Җомга көнне гәүдәсен генә алып кайттык.
 
Якыннарым вакыт дәвалар дисә дә, балаларымны югалту хәсрәте басылмады. Киресенчә, йөрәк­тәге яралар һаман кузгалып кына тора. Резидә тырыш, тотынган һәр эшен башкарып чыга торган кеше иде. 18 яше тулгач, Казанга чыгып китте. Хисап эшләре буенча югары белем алды. Мәдәният министрлыгында, Тинчурин һәм Камал театрларында эшләде. Соңгы эш урыны Качалов театрында иде. Анда баш хисапчы булып эшләде. Еш кына командировкаларга йөрергә туры килде. Ә фаҗига буласы көнне ул Чабаксарга артистлар янына киткән. Казанга да исән-сау әйләнеп кайткан. Төнлә автобуслар йөрмәгәч, такси чакырткан.
 
Тик машина йөртүче светофорның кызыл төсенә туктамаган. Алар икенче машина белән бәрел­гәннәр. Кызым бик нык имгәнеп, аңына килә алмыйча үлеп китте.   Дөньялыкта булган ачы хәсрәтне мин өч тапкыр кичердем. Бар ышанычым, өметем булып улым Рамил калды. Аның гаи­ләсенә, оныкларыма сөенеп яшим. Бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт юк диюләре хак икән. Резидәне әле дә менә кайтып керер дип көтәм. Казандагы фатирына барып та бераз яшәп кайтам. Балам монда гына чыккандыр да хәзер кайтыр шикелле. Аның кигән киемнәрен күз карасыдай саклап торам.
 
Йөрәк әрнүләрем басылмасмы дип, зиратка барып дога кылып кайтам. Өч баламның да кабере янәшә урнашкан. Хәзер күңелемне бары тик дога кылып кына тынычландырам. Күңелем белән хәзер бер генә теләк: балаларымның урыны җән­нәттә булсын дип телим. Беркемгә дә үзеннән алда баласын югалтырга язмасын икән. Әлеге язмам балаларым рухына дога булып ирешсен иде. Психолог Эльвира Сафина киңәше:   – Ана өчен бала үлеменнән дә авыры юк.
 
Сез бер генә түгел, өч балагызны югалткансыз. Күңелегездә яралар төзәлергә өлгермәгән, яңалары барлыкка килгән. Редакциягә хат юллап дөрес эшләгәнсез. Күңелегез беразга булса да бушап калган. Якын кешеләреңне югалту ачысын әйтеп тә, язып та аңлатып булмый. Динебез кушканча сабыр булырга кирәк. Күңелегезгә хәсрәтегезне җыймагыз. Елап та алыгыз. Тик хәзер аларның бары тик сезнең догага гына мохтаҗ икәнен онытмагыз.
Венера БАЙБУЛАТОВА, Чүпрәле районы,Иске Шәйморза авылы 
Фото: bbc.co.uk

---
Өмет
№ --- | 20.11.2020
Өмет печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте