|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Мәдәният
Кариев театрында «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале узачак2020 елның 1 - 6 декабрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мөхит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, «Һөнәр» фестивале 2009 елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. 10 ел буена Г. Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел икенче мәртәбә Г.Кариев театрында үтә. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.
--- |
Иң күп укылган
|