поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2010 Җәмгыять

ЯЛГЫЗ АККОШ

Танышу

 

Агыйдел каты акса да,

Төбе камышлы икән.

Аерылуны уйламыйча,

Нигә таныштык икән?

 

Унынчы классны тәмамлаганда таныштым мин Фәрит белән. Күршедә генә яшәсәк тә, никтер элек белми идем мин аны. Әби-бабай тәрбиясендә яшәгәнгә шундый кыргый булганмындыр инде.

 

Без бит элек шәһәрдә яшәдек. Әти шахтада эшли, ә әни мине карый. Дүрт яшем тулгач, кабат авылыбызга, Камышлы районының Иске Ярмәк авылына, кайтырга карар кылдылар олылар. Әтием эштән чыгарга гариза язып, ике атнасын эшләп бетерә калды, ә без әни белән аны көтеп тормадык, авылга кайтып киттек. Тик язмыш үзенә корбан итеп аласы кешеләрен болай гына ычкындырмый икән. Шул ике атна арасында шахтада шартлау булып, әтием бакыйлыкка күчте. Без әби белән бабайда яшәп калдык. Әни эшкә урнашты, ә мин әби белән бабай тәрбиясендә үстем.

 

Фәрит белән таныштык та, шул ук елны аерылыштык та. Мин Самарага барып пешекчегә укырга кердем, ә ул Ульяновскига рабфакка китте. Шулай да ике арада хатлар еш йөреп торды. Авылга кайтканда да хәбәрләшеп кайта һәм шунда очраша идек.

 

Укуымны тәмамлауга миңа караңгы гына бер авылга барып эшләргә юллама тоттырдылар. Фәрит катгый рәвештә: “Юк, анда бармыйсың! Мин кайтканда син авылда булмасаң, нишләрмен? Өйләнәм мин сиңа!” - диде. 19 яшьлек ике мәхлүк, парлы тормышның нәрсә икәнен белмичә, кушылдык. Мин авылда эшкә урнаштым, Фәрит укуын дәвам итте. Бер-бер артлы ике улыбыз туды.

 

85-нче елда, ниһаять, Фәрит тә укуын тәмамлап кайтты. Яшь белгечкә күрше Исаклы районының бер чуваш авылында ветеринар булып эшләргә юллама бирделәр, бераздан күрше Багряш авылына күчерделәр.

 

Фаҗига

 

Җырың чыңлады

күңелемдә:

Сары чәчәк өзмәгез.-

Сары чәчәкләрне өзеп,

Ялгыз кала күрмәгез...

 

Мин өченче балага корсаклы идем инде. Шулай беркөнне иртән Фәритне Байтирмешкә сукырайган сыерны карарга чакырдылар. Иртәдән бирле ничектер үзенә урын тапмады ул. Иртәнге ашны ашагач, өстәл артыннан торды да, әле бер әйберен киеп ишек янына килеп баса, әле икенчесен кия дә, тагын барып баса. “Аптырама, тышта яңгыр яварга җыена”, - дип акланды һәм, ниһаять, өйдән чыгып китте. Мин никтер хәлем бетеп, өстәл артында утырып калдым.

 

Шулай да, балаларны хастаханәгә алып барырга кирәге искә төшеп, торып киттем. Кайтканда ниндидер көч мине артка борылып карарга мәҗбүр итте. Карасам, юл чатында ирем басып тора. Ул миңа ишарәләп, балаларны кайтар да, эшемә кил, дип аңлатты. Мин төшендем, ул көнне малларга прививка ясарга кирәк иде, мине ярдәмгә чакыра бу, дип, балаларны калдырдым да, фермага киттем.

 

Гади генә эшне башлый алмыйча озак азапландык. Эчем поша, үземне-үзем кая куярга да белмим генә бит. Ниһаять бер акыллы терлекче килеп, прививка ясалган малларны загонга чыгара барырга киңәш иткәч, мин кайтып китә алдым. Балаларга бер-бер хәл булмагае дип, эчем поша дип уйлаган идем. Тик ул тойгы өйгә кайткач та бетмәде, ашау да бармады, йокы да кермәде. Фәрит Байтирмешка киткән җиреннән юк та, юк һаман. Инде таң атты, һаман юк. Аптырагач, каршыда яшәүче зоотехник булып эшләүчегә кердем: “Вечером его лошадь вернулась, а его не было”, - дип, тәмам мине пошаманга салды. Мин Фәритнең Исаклыдагы абыйсына шалтыраттым. Тиз арада алар килеп җитте, Байтирмеш белән Багряш арасын К-700 тракторы белән айкап чыктылар, авыл халкы, мәктәп балалары урман тирәләреннән эзләделәр, елганы буып, багорлар белән елга төбенең һәр сантиметрын тикшерделәр, юл буен сөреп карадылар. Юк. Эзсез югалды да куйды Фәритем.

 

Бер атнадан соң мине әби белән бабай йортына, әни янына алып кайттылар. 51нче көнне генә Фәритне бер балыкчы табып алган, дигән хәбәр килде. Аны җирләп күмгәннән соң, ике ай да үтмәде, өченче улым Илдар туды...

 

Өч лачын

 

Адашмаска далаларда,

Без кирәк балаларга.

Мәрхәмәтле бул син язмыш

Бала үстергән аналарга...

 

Балаларымны балалар бакчасына бирергә туры килде. Үзем эшкә урнаштым. Төрле чаклар булды: авырдылар да, еладылар да, елаттылар да, куандырдылар да. Бер-бер артлы мәктәпкә киттеләр. Берсе дә, беркайчан да битемә кызыллык китермәде, тәртип бозмады, “яхшы” билгеләренә генә укыдылар.

 

Аллага шөкер, балаларым эшләп үстеләр. Бусы хатын-кыз эше, бусы ирләрнеке дип тормадылар. Мин үзем 15 ел балалар бакчасында пешекче булып эшләдем. Ә улларым график буенча берсе бер көнне савыт юса, икенчесе маллар карый, өченчесе өйләрне җыештыра. Бер генә дә аларның сугышканын күргәнем булмады, бүген дә шулай яшиләр. Мин дә аларның һәркайсын тигез күрәм, берсеннән берсен аермыйм.

 

Кайбер көнчеләрдән: “Рамилә бит ул үзе эшләми, аның балалары эшли”,- дигән сүзләр дә ишетергә туры килгәләде. Әйе, эшләделәр дә, эшлиләр дә. Әмма аларны эшләргә, эш сөяргә кем өйрәткән соң? Үзләре белеп, теләп эшлиләр бит алар. Менә бер генә мисал.

 

Балаларым мәктәптә укыйлар иде әле. Авылга газ кертә башладылар. Күпләр өйләренә генә түгел, мунчаларына да газ керттеләр. Без дә 15 июньдә мунча бурасы сатып алдык. Ә аны эшләп бетерергә кирәк бит. Бер метр деловой такта, бер кадак сыңары юк йортта. Шунда Марсель улым: “Әни, без Илнар һәм Илдар белән мунчаны 1 сентябрьгә өлгертәбез”, - диде. Ул вакытта аңа - 14, уртанчы Илнарга - 12, кечесе Илдарга 9 яшь иде. Күрше абзый тәрәзәсеннән карый да: “Чыгып ябышты тегенең кандалалары”, - ди икән. Тәки 31 августта үзебезнең мунчаны ягып, чистарынып мәктәпкә киттеләр улларым, лачыннарым минем.

 

Балаларым үскәндә күршеләремнең дә, туганнарымның да, дусларымның да ярдәмнәре күп тиде безгә. Исемнәре белән атый башласам, берәрсен ялгыш онытырмын дип, атамыйм. Рәхмәтем чиксез барысына да. Чөнки мин 24 ел буе ялгыз яшәп, өч бала үстердем. Берәр төрле йомыш белән кемгә керсәм дә, кире борып чыгаручы булмады авылыбызда. Ир-ат техника, кул көче белән ярдәм итсә, хатын-кыз үгет-нәсыйхат белән, караңгы чырай күрсәтмичә үз иттеләр безне. Ходаем барысына да күпме бар гомергә хәерле исәнлек, җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге насыйп итсен.

 

1998 елда Марсель мәктәпне тәмамлап, Самараның дәүләт техник университетына укырга керде. Ике елдан соң Илнар да шунда укый башлады, Илдар да абыйлары эзеннән атлап бара, унынчы классны тәмамлап килә иде...

 

Яман чир

 

Һаман барам иңгә салып,

Ничә төрле авырлыкны.

Әйтерсең лә сайлап алган

Иң көчлене, мине, ныкны.

 

2002 елда медкомиссия үткәндә миндә яман шеш таптылар. Зыяны юк, тик Самарага барып күренү артык булмас, дип, җирле хастаханәдән онкология үзәгенә юллама бирделәр. Бардым. Пункция алып тикшерделәр, дарулар язып бирделәр. Тагын өч айдан соң килергә куштылар. Мин даруларны эчтем дә тынычландым. Самарага ашыкмыйм. Шулай беркөнне икетуган абыем шалтыратып, Самарага әле һаман бармаганымны ишеткәч, икенче көнне Камышлы хастаханәсеннән юллама алып килде дә, мине машинасына утыртып Самарага алып китте. Анализларымны күреп, табиблар операциягә яткырдылар. Рәттән ике операция кичердем.

 

Савыгу

 

Тормыш усал, чыбыркылый,

Хәл җыеп ал, дия белми.

Бөгелепләр төшкәндә дә,

Бирешәсе килми, килми.

 

Бер ай хастаханәдә ятып чыктым. Кечкенә улым Илдар укуын да, өйне дә яхшы гына алып барган: маллар да исән, йорт та тәртиптә. Мин әле тагын ярты ел ай саен Самарага йөреп, төрле дәваланулар алып тордым. Шулай балаларым, туганнарым, Ходаем ярдәме белән бүгенгесе көндә дә исән.

 

Кече улым мәктәпне тәмамлап, дәүләт университетына укырга кергән иде. Аннары абыйлары янына барып, техник ВУЗга күчте. Былтыр инде ул да укуын тәмамлады һәм абыйлары белән бергә АвтоВАЗда эшли. Өчесе дә башлы-күзле булдылар, ике оныгым бар, инде өченчесен көтәм.

 

Бу мәкаләне язуымның сәбәбе - авылдашларыма рәхмәт әйтү генә түгел иде. Нинди кыенлык туса да, нинди генә ачы хәсрәт килсә дә, яшәүгә көч табып була икән. Ходай Тәгалә нинди генә сынау китерсә дә, яшәүнең - яме, сезнең якын туганнарыгыз барын беркайчан да онытмагыз. “Сабырлык - сары алтын” дигән халык. Сабыр итегез һәм бар да яхшы булыр.

 

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 

 

Рәсемдә (сулдан уңга) Марсель, Илдар, Илнар, Рамилә (гаилә альбомыннан).


Рамилә ВАҺАҖЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»