|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2020 Язмыш
"Күрми башлагач, шундый авыр булды"Барысы да көтмәгәндә була. 20 яшендә юл һәлакәтенә эләгә. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр. Башы тулы пыяла кыйпылчыгы була. Барысын да чистартып теккәч, башы авыртмагач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Ел ярымнан күз күреме начарланганын сизә башлый. — Светофорны, каршы килгән машиналарны аермый башладым. Хастаханәгә баргач, табиб та аптырашта калды. Күзнең нерв күзәнәкләре үлә, диделәр, сәбәбен аңлата алмадылар, юл һәлакәте аркасында дип тә фаразладылар, — дип искә ала Альберт. Нинди генә дәвалау ысулларын кулланып карамый ул: гомеопатия алымын да файдалана, дәвалану шарты буларак көннәр буе ашамыйча да тора. Сирәк очрый торган даруларны юнәтә, Казан, Чабаксар, Мәскәү табибларына күренә. Чыгымнар, әрнү, көткән нәтиҗә булмау, күңел төшенкелеге, күз яшьләре... Хәзер Альбертның күзләре 2 % кына күрә.
— Күрми башлагач, шундый авыр булды. Ярый бергә уйнап үскән иптәшләрем, әти-әнием, энем булышты. Дустым Рамил Минһаҗев: “Сөләйман” мәчетендә күрмәүче инвалидлар өчен тернәкләнү курслары уздыралар икән, шунда бар әле”, — дип киңәш итте. Мәчеттә минем өчен яңа тормыш башланды, — дип сөйли Альберт.
Казанның Левченко бистәсендә урнашкан кечкенә мәчеттә күрмәүче балалар өчен җәйге лагерьлар оештыралар икән. Егетне тәрбияче итеп алалар. Күрмәүчеләрнең хәлен, бу тормышта ялгыз түгеллеген аңларга балалар ярдәм итә Альбертка.
— Үзеңнән авыррак хәлдәгеләргә карап гыйбрәт алырга кирәк. Без күрмибез генә. Инвалид арбасында йөрүчеләр хәрәкәтләнә дә алмый бит. Башта абындым, сөрлектем, ләкин егылмадым бит, дип сөендем, — ди әңгәмәдәшем.
...Хаҗдан кайтып берничә ай узуга, егет элегрәк танышкан Биектау кызы Миләүшә белән никах укыта.
— Миләүшә белән танышкач, илһам уянды, эчкә җылы йөгерде. Миңа игътибар итүче бар икән, дип сөендем. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, Миләүшәгә үз проблемамны, беркайчан да күрә алмавымны аңлаттым. Ул мине кире какмады. Кияүгә чыгарга ризалык бирде. Беркайчан күргәнем булмаса да, хатынымның чибәр, акыллы икәнен беләм. Шөкер, ике улыбыз, бер кызыбыз үсеп килә. Бу — Аллаһның иң олы бүләге, — ди Альберт.
— Хөкүмәт физик яктан мөмкинлеге чиклеләр барлыгын да онытмасын иде. Гади очрашулар, юридик, психологик ярдәм җитми. Төп проблема — кешенең битарафлыгы. Югыйсә күзе күрмәүчегә кечкенә игътибар, шалтыратып хәл белү дә бүләк, — ди Альберт.
Сукырлар өчен иң авыры — җәмәгать транспортында йөрүдер.
— Тукталышларда таблицалар гына эленгән. Анда ачык зәңгәр төс белән автобусның маршруты күрсәтелгән. Транспорт номерлары күрмәүчеләр абайлый торган сары төс белән эре итеп язылса, уңайлырак булыр иде. Транспортта барганда еш кына тукталышлар, ничәнче маршрут икәне әйтелми. Халык та битараф. Таяк белән басып торучы сукырны күргәч, сезгә ярдәм кирәкмиме, ничәнче автобусны көтәсез, дип кызыксынасы урынга, колакчыннарын кияләр дә, дәшсәң дә ишетмиләр, — ди ул.
Кибетләрдә сукырлар өчен кибетчене чакырта торган махсус төймәләр куелса, әйбәт булыр иде. “Уңайлы мохит” программасы буенча республикада шактый эш башкарыла. “Хисап өчен генә түгел, кешегә файдасы тисен дип эшләсеннәр иде, инвалидларның үзләреннән киңәш сорау дөресрәк булыр”, — дип борчыла Альберт.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|