поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.11.2020 Шоу-бизнес

Алсу Фаракшина: "Мәрхүм җырчыларга пародияләремне халык кабул итәрме?"

“Ник син миңа пародия күрсәтмисең?” дип сораучылар күп. Мин аларны аңлыйм. Бу бит реклама. Сиңа пародия ясыйлар икән, димәк, син - дәрәҗәле артист. Танылмаган кешегә пародия ясап булмый", - ди пародия остасы Алсу Фаракшина.

- Алсу, пародияләреңне озак өйрәнәсеңме?
 
- Төрлечә була. Башта пародияне ясыйм да, аннары икеләнеп йөрим. Пародия ул җырлый-җырлый шомара, шуңа күрә мин аны чыгармыйча саклый алмыйм. Кайсы урынын ничек дөреслисе икәнен халык үзе төзәтә. 
 
- Бүгенге көндә барлыгы ничә артистка пародия ясадың? Яңалары арасында кемнәр бар?
 
- Барлыгы 30лап артист бар. Яңалары да шактый. Ләйсән Гыймаева, мәсәлән. Аңа пародия ясаганым юк иде әле (Ләйсән булып җырлап күрсәтте). 
 
- Мәрхүм җырчыларга пародия ясыйсыңмы?
 
- Ясаган идем, ләкин алар киткәч, туктаттым. Үзләре исән чакта бу хакта белделәр, каршы булмадылар. Бик матур килеп чыккан иде. Хәзер аларны исән кебек сәхнәгә алып чыгу теләгем бар. Ләкин халык ничек кабул итәр, дип куркам. Тәнкыйтьтән куркырга кирәкми, шулай да күңелдә икеләнү яши. Әлфия апа Авзаловага, Хәния апа Фәрхигә, Вәсилә Фәттаховага пародияләрем бар. 

- Ә ир-атларга?
 
- Мин алар кебек сөйлим, ләкин җырламыйм. Мәсәлән, Салават абый, Айдар абый кебек сөйли алам.   
 
- Бу эшчәнлегеңне ирең ничек кабул итә?
 
- Ул - иҗаттан ерак кеше. “Үзең беләсең, мин сиңа ышанам”, - ди ул.

- Өч яшьлек кызың Раяна да әнисе юлын сайламакчы бугай. Хәзердән үк сәхнәгә чыга.
 
- Беркөнне миңа ияреп концертка барды. “Синең белән сәхнәгә чыгам”, - ди. Икәү чыктык, мин җырлыйм, ул бии. Ахырдан бер куплет җыр да җырлады. Бер дә оялмый ул. Артист була калса, гаҗәп түгел. Ләкин үзе фигуралы шууга мөкиббән, кышка тимер аяк алып бирергә телибез.
 
- Син дә бармы оялу, курку?
 
- Хәзер юк инде. Каушамыйм да, курыкмыйм да. Киресенчә, сәхнәдә басып тору рәхәт. Мин һәр тамашачыны күрәм. Кемнең сагыз чәйнәгәнен, кемнең телефоннан сөйләшкәнен, кемнең йоклап утырганын – барысын да күреп торам. 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»