поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.11.2020 Ана теле

Ана теле: Бала сөйләме. Мәдрәсәдән мәктәпкәчә. Тарих нәрсәгә өйрәтә?

Татар халкы, ислам динен кабул итеп, аның асылын төшендерер өчен, шул әсаси нигездә яшәү күнекмәләренә өйрәтер өчен ачылган мәдрәсәләрнең дә мең дә йөз еллык тарихы бар. Тик ул тарихка карата ярты гасыр буе тискәре караш тәрбияләнеп, бүген без ул кыйммәтле мирасның кадерен белмәү хәленә килгәнбез.

Киләчәгебезне кайгыртып аның иң ышанычлы таяну ноктасы -- телебезне саклау хәстәрен күрә башлагач, ярый әле ул мирасны да искә төшерү  насыйп булды. Үткән язмада без Иж-Бубый мәдрәсәсенең татар телен укыту, шәкерт сөйләмен үстерү, нәфис сүз осталыгы фәненә юл башлау  кыйбласында туплаган тәҗрибәсен азмы-күпме барларга омтылган идек.
   
Халкыбыз яшәешендә, аның тарихында таяныч булган, этәргеч көч булган чыганакларны санаганда мәдрәсә телгә алынмыйча калмый. Бигрәк тә мәдәният, әдәбият, мәгариф тәрәккыяте турында сүз барганда. Әйтик, менә бүгенге темабыз – “мәдрәсә-мәктәп сөйләме”, аның тарихын анализлыйбыз икән, керешеп китү Тукаебыздан мәслихәттер бит: татар әдәби теленең нигезен салган әдипнең тел байлыгында, сөйләм осталыгында  мәдрәсә нинди урын тота? Үзе зур уйлану темасы, без, бу язмабыз кысасына сыю максатыннан, берничә факт белән чикләнәбез.
   
Фикерләү, аралашу чарасы буларак телне Казан артында мулдан үзләштереп, башлангыч белем сабагын да шул төбәк кечкенә  авыл мәдрәсәсендә ала башласа да чын мәдрәсә мөхитен ул Уральскида татый. Борыңгы Җаекта өч мәдрәсә була. Аны “Мотыйгия” мәдрәсәсенә бирәләр. Шәһәр халкы башлыча Казан арты ыруларыннан чыккан кавемнәр булып, апасы, җизнәсе гаиләсендә дә аралашу авылныкыннан әлләни аерылмаса да мәдрәсә сөйләме аңа тәэсир итми калмый. М.Мәһдиев яза: “Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә европача тәрбияле, коръән-хафиз, җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне “су урынына эчә...”. Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияте дөньясына чума. (Сызып ак нур белән..., Габдулла Тукай, 324 б.).
 
Танырга кирәк: тулаем тарихыбызны, аерым алганда әдәбиятебез, сәнгатебез, мәгарифебез тарихын  барлаганда мәдрәсәләрнең тел үстерү эшчәнлегенә әле менә шушындыерак та  бәя бирелми. Шул ук М. Мәһдиевнең тулысынча Иж-Бубый мәдрәсәсе хәлләренә багышланган  саллы мәкаләсендә (110—134 б.) мәдрәсәдә укытылган фән-предметлар арасыннан телгә караганнары  саналган, вәгазьне татарча сөйләү өчен ниләр кылынганына кайбер мисаллар китерелгән. Шул гына... Ә азакта менә мондый нәтиҗә укыйбыз: “Буби” мәдрәсәсенең тарихы турыдан-туры ХХ йөз башы татар әдәбиятенең барышына килеп кагыла.  Бу мәдрәсәгә белем алырга М.Гафури килгән; монда шагыйрь Нәҗип Думави укыткан. Мәдрәсәдә белем алган Җамал Вәлиди татарның күренекле  әдәби тәнкыйтьчесе булып киткән; монда укыган Дауд Гобәйди – үз заманында, үз төбәгендә мәгълүм шагыйрь”. Милләт теле төпле укытылмаганда әдәбияткә мәхәббәт, җитди караш тәрбияләп буламыни?!
   
Аның каруы мәшһүр тарихчыбыз дип тә саналырга хаклы язучыбыз Иж-Бубый белән күрше генә Казан арты  мәдрәсәләренең бу кыйбладагы эшчәнлеген тирәнтенрәк бәяли. Менә аның “Шагыйрьнең бишеге” язмасыннан (170-225 б.) кайбер фактлар:
  -- Сәүдә үзәге Әтнә-Мәңгәр  тирәсендә акрынлап акча тупланган. Сәүдә эшен йөртү, алып бару өчен, гыйлем-мәгърифәт кирәк булган. Сәүдә, базарлар үсү белән, Казан артында мәдрәсәләр ачыла башлаган. Арадан иң зурлары Кышкар, Курса мәдрәсәләре булган. Кечерәкләрдән Ташкичү, Казиле һ.б. авыл мәдрәсәләре. Әйтергә кирәк, бу мәдрәсәләрдә укыту системасы һич тә без күз алдына китереп өйрәнгән Х1Х гасыр ахыры – ХХ гасыр башы схоластик мәдрәсәләрдәге укыту системасына охшамаган. Мәсәлән, бу уку йортларында география, астрономия, хисап буенча заманына күрә зур гыйлем бирелгән. (174 б.).
  -- Мәдрәсә акча булган җирдә генә яши ала. Мәңгәр-Әтнә байлары – шулай Кышкарда, Иске Масра, Курса сәүдәгәрләре Югары Курсада заманына күрә зур уку йортлары салып куялар. Казан артында шәһәр традициясе буенча укымышлылык, китап язу, гыйлем эстәү дәвам итә. Әйтик, Ш.Мәрҗәнинең әтисе Баһаветдин – Казан артының мәктәп-мәдрәсәләрендә күп төрле фәннәр укыткан, гыйлемлеге белән мәшһүр кеше – Урта Азия галимнәре белән арадаш булган. Шиһабетдиннең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр – Ашыт авылының зур укымышлысы. Оныгы Шиһабетдиннең формалашуында аның роле зур булган. Әтисе ягыннан бабасы Сөбхан – гарәпчә һәм фарсыча зур мәгълүматлы кеше – үз гомерендә берничә китап күчереп язган, оныгының тарихчы булып китүенә беренче этәргеч ясаган. Казан артының Ташкичү һәм Япанчы исемле кечкенә генә авылларында Шиһабетдин ата-бабасының зур-зур китапханәләре булган (175 б.).
  -- Яушевларның нигез башы Казан артыннан. Сәүдә эше белән Кызылъяр (Казахстан) шәһәренә барып чыккан Габделбари Яушев – Казан арты Күшәр кешесе. Ул Кызылъярда мәдрәсә салдыра, ләкин үз малае Габделваһапны үсеп җиткәч, гыйлем эстәр өчен, туган ягына Кышкар мәдрәсәсенә җибәрә. Иптәш итеп Минзәлә ягы Кормаш авылыннан сәүдә эше белән килеп төпләнгән Мөхәммәтзарифның Кызылъяр мәдрәсәсендә укып яткан Әхмәт Уразаев дигән улын ияртә. Әхмәт белән Габделваһап, Кышкар мәдрәсәсендә алты-җиде ел чамасы укып, җәйләрен Күшәрдә – Габделваһапның туганнары Галибша Яушевларда уздыралар. Атаклы “Таһир-Зөһрә”не, шулай итеп, Күшәр авылында торып, Минзәлә тумасы Әхмәт Уразаев-Кормаши иҗат иткән. Шунда ук “Бүз егет” тә язылган. Күшәр-Кышкар тирәсендә бу ике поэманың икесен дә  кулдан-кулга йөртеп укыганнар, күчереп язганнар. Тукайда “Таһир-Зөһрә” турында: “Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер”.
   
Җай чыгудан файдаланып, мактанып алыйк әле: безнең авылның (Әтнә районы Чишмә Сабы авылы) мәчетен дә 1907 елда Яушевлар төзеп бетереп, бер елдан мәдрәсәсен дә ачканнар. Әтинең анда укуын узган язмада телгә алган идек.
   
Сүз уңаеннан: халкыбызга бик зур укымышлы кешеләр әзерләшкән (Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Кудаш һ.б.) “Галия” мәдрәсәсен салуга беренче акчаны шулай ук Казан арты сәүдәгәре, Битаман кешесе Садри Нәзирев биргән (177 б.).
     
Хәер, төп сүзебез бит Казан арты мәдрәсәләрендә тел белеме алган мәшһүрләребез турында бара. Алар бит чыннан да дөньякүләм мәшһүрләр! Менә  Х!Х гасырның беренче чирегендә Габденнасыйр Курсави үз авылында мәдрәсә ачуга ирешә, “Туры юлга өндәү” исемле китап яза, кыскасы, мөселман татар дөньясын шау китерә. Мәрҗани әйтмешли: “Мулла Әбүннасыйр Бохара галимнәренең һәммәсен бер тишеккә тыгып китте”.
   
Курсави мәдрәсәсенең даны еракларга тарала. Кышкар һәм Курса -- ике йолдыз булып калкалар. Шагыйрь Һибәтулла Салихов Оренбург ягыннан килеп, Курсада, аннан Кышкарда укый.
   
Казан арты авылларының шушы тирә мәдрәсәләрендә белем алган күренекле кешеләр: Бәрәзә егете Хәмзә бине Мөхәммәт Бәрәзәви Бохарада, Кабулда белем ала; Халыкта “Мөнәҗҗим Хәмзә” Йолдызлар белгече булып таныла. “Караңгы” бер авыл Күлтәс мулласы Шәмсетдин Күлтәси йолдызлар турында китап яза, бүтән фәннәрнең дә белгече була; Кышкар шәкерте Таип Яхин төрле тарафлы белгеч була, төрле милләт балаларын югары мәктәптә татарча язарга өйрәтә; Кышкарда Тукайның әтисе дә укый. Уралькидагы “Мотыйгия” мәдрәсәсенең хуҗасы Мотыйгулла Төхвәтуллин да Кышкар шәкерте.
   
Казан арты биргән атаклылар:  Мәхәмәтгали Мәхмүдев Дөбьяз тирәсе Сөләнгердә, аннары Казанда белем алып, университетта төрле  телләр каллеграфиясен укыта, телләргә өйрәнү дәреслекләре, сүзлекләр төзи (“Татар телен өйрәнүгә практик кулланма” һ.б.).
   
Олы Мәңгәр егете Габделмәннан Рахманколый. Казанда укытучылар мәктәбендә белем ала, Мамадыш өязе Олы Шыңар мәктәбендә яңача укыта. Кадимчеләр куалар. Кыйныйлар. Казанда эшли, татар мәктәпләре өчен уку китаплары яза. Пушкинны, Крыловны тәрҗемә итә. Бик белемле, сәнгатькәр балалар үстерә. Солтан Рахманколый – тәрҗемәче, сүзлекләр төзүче, җырчы, Тукайның дусты. (181 б.)
   
Г.Камалның әтисе дә, әнисе дә Казан артыннан. Сикертәннән. “Беренче театр”дагы тел, каламбур Сикертәннеке. Бу авылга бүген барыгыз һәм теләсә кем белән сөйләшегез – Г.Камал комедияләренең тамырын шундук тоеп алырсыз... Казан арты әдәбияткә тел биргән, кеше биргән.(181 б.).
   
Әмирхан Рахматулла улы (Рәхмәй тылмач)  Яңа Кишет авылыннан. Мәктәпләргә кирәкле китаплар бастырган. (“ Йосыф-Зөләйха”, татарча карта, календарьлар һ.б.).
   
Орнашбаш егете Корбангали Халиди дә күп илләрдә була, тарихтан китаплар чыгара, уйгорлар арасында үлеп кала (182 б.).
   
Казан арты мәдрәсәләреннән сәнгатьнең татар теле, сөйләме белән бәйле әһелләре дә аз чыкмаган. М.Мәһдиев язмаларыннан исемнәр: Мәхмүт Галәүнең ике романында да (“Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр”дә) Казан арты кешеләре. Димәк, әсәрнең теле, өслүбе дә (И.Н.). “Монда Мәмсә, Мәңгәр, Әтнә вакыйгалары да барысы да искиткеч зур осталык белән сәнгатьчә чагылдырылды”.
   
Казан артыннан чыгып, бөтен дөньяга танылган мәшһүрләребез янә: скрипка остасы Хәбибулла Әхмәдуллин (“Кара малай”), атаклы нәшер Әхмәтгәрәй Хәсәни, Түбән Көек авылы Ногман аганың Уральскида туган кызы Зәйнәп Хәсәни, Утар Атыннан Нәгыймә Таҗдарова, Рокыя Кушловская (Кушлавыч авылыннан чыккан артист Мөхәммәт Вәлишин хатыны), Федор Шаляпин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Ильяс Әүхәдиев (Түбән Шашы) |һәм дә, |һәм дә башкалар.
 
Татар халкы кайда гына яшәсә дә гыйлемгә омтылган, мәдрәсә тотарга тырышкан. Казан артыннан, Казанның үзеннән тыш та мәдрәсәләре шактый булган. Бу хезмәтебезнең “мәдрәсә-мәктәп сөйләме” өлешен язарга материал туплаганда барлаган фактларны тагын да  китерик әле; телебез тәрәккыятенә кагылган нәтиҗәләрне укучы үзе ясый барсын:
  -1898 елда М.Гафури шул чор өчен мәшһүр Троицк мәдрәсәсенә (Зәйнулла ишан карамагындагы “Мәдрәсәи Рәсүлия”) укырга килә. ... Ул андагы тәртипләрдән риза булмый һәм ишанчылык. мөритчелектән көлеп, көйле бер әсәр дә яза. (М.Мәһдиев. Сызып ак нур белән... Мәҗит Гафури, 234 б.).
   - Мәхмүт Бөдәйли Мамадыш өязе Ямаш авылында Һади мулла-мөгаллим  гаиләсендә туа. 12 яшендә аныТроицк шәһәренә укырга  җибәрәләр.Җәйләрен куй көтә. (М.Мәһдиев. Сызып ак нур белән... Егерменче гасыр сукбае, 481-484 б.).
-  “Хөснулла Гобәйдулла улы Ишбулатов  Уфа өязе Сәфәр волосте Әйдрәкбаш авылында туа. Уфада “Хәсәния” мәдрәсәсен 1916 елда тәмамлый. Шунда совет мәктәбендә укыта да.  “Хәсәния” мәдрәсәсе заман сулышын тоеп яши торган уку йортларыннан исәпләнә. Анда чит тел дә укытыла. Монда укыган һәм эшләгән елларында Хөснулла татар, рус, гарәп газета, җурналларын укый, Уфадагы Аксаков йортындагы китапханәнең иң актив укучысы була. Белемгә сусаган яшь егет Сократ, Әбугалисина, Вольтер, Толстой, Пушкин әсәрләре белән таныша, рус, немец, инглиз телләрен өйрәнеп, шул телдә чыккан газета, җурналлар укый башлый. Шул чорда Уфада яшәгән Галимҗан Нигъмәти аның якын иптәше була һәм “Хәсәния”нең бер почмагындагы Хөснулла бүлмәсендә алар төннәр буе революция һәм татар әдәбиятенең язмышы турында сүз алып баралар”. “Безнең юл”, “Кызыл юл” (Уфа), “Коммунист”, “Эшче” (Мәскәү, Казан), “Сабан һәм чүкеч”, “Шәпи” (Свердловски)  “Х.Ишби” имзасы белән күп язма басылган. Марксистик-ленинчыл иҗатчы. (М.Мәһдиев. Сызып ак нур белән... “Әдәбиятчы Ишби”, 271-273 б.).
   -Гатаулла Баязитов 1846 елда Касыйм өязе Темников карьясендә Баязит мулла гаиләсендә дөньяга килә. Баштарак Касыйм янындагы Чутай авылы мәдрәсәсендә укый, аннары Казан арты Кышкар мәдрәсәсенә килеп, дамелла Шиһабетдин кулында “хәтбе көтеб” кыла (укуын тәмамлый). Кышкарда калып, үзе дә берничә еллар дәрес әйтә. (Петербур мөселманнары мәхәллә төзеп, муллалыкка Гатаулланы чакыралар, урысчага нык өйрәнә, бүтән телләрне дә китап язарлык итеп үзләштерә). (М.Мәһдиев. Сызып ак нур белән...   “Тарих бәягә мохтаҗ түгел”, 387 б.).
   
Касыймның үзендә дә мәдрәсә була. Даны аның шактый еракка таралган. Үз тирәсеннән генә түгел, Идел буеннан, Уралдан, хәтта Себердән дә килеп укыганнар. Безнең язучыбыз Заһир Һади да шушы мәдрәсәдән чыккан кеше. (Ә.Еники, Әсәрләр, 3нче том, 611 б. Касыймга сәяхәт. 1986.).
   
Әлбәттә, ана телен өйрәнү, әдәбият, сәхнә, сәнгать, тәрҗемә, мөгаллимлек эшчәнлеге белән махсус шөгыльләнгән аерым шәхесләр яисә төркемнәрне искә алмаганда, тулаем халыкның үзмаксаты булмаган, телгә өйрәнүне ул гомуми белем алу, һөнәр үзләштерү, дин кануннарын үтәү, мәдәният, сәнгать хәлләреннән хәбәрдәр булу, бүтән телләрне өйрәнү эшчәнлеге белән үреп барган. Менә бу тезисны раслаучы кайбер фактлар: 1913 елда Мәскәү университетында 25 татар егете укыган; коммерческий институтта – 20; император техникумында – 7; авыл хуҗалыгы институтында – 4; медицина институтында – 6 кыз... Мәскәүнең төрле урта уку йортларында 30 татар баласы укыган. Казанның үзендә шул елны гимназия, һөнәри урта уку йортларында барлыгы 177 татар егете укый. 47 кыз бала илнең төрле гимназия, югары, урта белем уку йортларында укый.(М.Мәһдиев. Сызып...  “Халкым мескен булмаган” (401-403 б.).
 
Татарлар арасында дөньяви фәннәргә, дөньяви мәктәпләргә игътибар артуны Г.Камал турыдан-туры 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак бәяләде. “Инде хәзерге яшьләргә ни димәк кирәк,- дип яза ул 1910 елда.- Анлар тәрәккый пәрвәрләрнең сүзләрен игътибарга алып укырга керештеләр, гимназияләрдә, тиҗарәт мәктәпләрендә (һөнәри, техникум – И.Н.) укучыларыбыз була башлады.Боларның микъдаре елдан-ел арта бара һәм барачак, быел бер мәктәптә ун бала укыса, икенче елда егерме-утыз булачагына һич шөбһә юк.
   
Г.Камал яшьләрнең дин мәктәпләрендә түгел, ә фән нигезләрен өйрәнә торган һәм, тәмамлап чыккач, тормышта практик рәвештә кулланырга мөмкин булган мәктәпләрдә укуларын ялкынлы рәвештә яклый. (222 б.).
   М.Мә|диевнең “Татарлар һәм гыйлем” дигән язмасы “Татарстан яшьләре” газетында 1992, 16 май басылган, 486-490 б.) бүген аеруча актуаль мәгълүмат бирә. 1909 елда Казан губернасында православие динендәге 2395 кешегә бер чиркәү булса, мөселманнардан 811 кешегә бер мәчет туры килә. Шул ук чорда мөселманнарның 856 уку йорты (мәктәпләр –704, мәдрәсәләр –152. Аларда 66 меңнән артык яшьләр укый. Немец галиме Отто Гетч саннары: Казан татарларыннан 150 кешегә бер мәчет, 1 мулла, русларга һәм башка милләт кешеләренә 1500 кешегә бер дин башлыгы. Татарларда ирләр һәи хатын-кызлардан 100 җанга бер мәктәп, правосмлавие динендәгеләрнең 1500-3000 кешесенә бер мәктәп туры килә.
   
...Хәлле татарлар үз балаларын мөмкин кадәр ераккарак җибәреп укытырга тырышканнар.
... Гыйлемнән башка промышленность та, сәүдә дә үсә алмананын, үзара ярыш шартларында җиңедәчәген татар агае аңлаган. Октябрь борылышыннан соң татарстанда җитәкче постларда әле үтә кызыл большевмиклар түгел, ә элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алган кешеләр торган. (490 б.).
   
Шушы язманы әзерләгәндә “Болгар” радиосы сөйли: Телләрне саклау, үстерү комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтев барлык мәдрәсәләрдә татар теле курслары эшләтергә дигән тәкъдим әйткән, татарча гына укыта торган республика мәдрәсәсе ачылыр дигән (15 ноябрь, 2020). Хәер, бу хакта сүзне алдагы язмада дәвам иттерү мәслихәт булыр.
                                                       Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»