поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.11.2020 Җәмгыять

Крутой гел текәме? яки Тылмач кирәк булырдыр

Интернеттагы төрле социаль челтәрләрдә рәхәтләнеп татарча аралашабыз бит хәзер. Сөенечле хәл, әлбәттә, без бит татар кешеләре. Кайберләребез татарча язабыз, әле мәктәптә үк өйрәнелгән кагыйдәләр буенча, татар алфавитын русныкыннан аерып торган алты хәрефне дә – ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләрен кулланып.

Ләкин күп кенә кешеләр аларны үзләре теләгәнчә алыштырып язалар. Шуннан ни килеп чыга? Берәр бөек шагыйрь, композитор, галим эшчәнлеге турында фикер алышканда, “боек шэхес” дип язып куялар. Олыламакчы булалар, әмма кимсетү кебек килеп чыга. Нишләп боек булсын, шат күңелле, аралашучан кеше булган, кайчакта боегып та алгандыр. Әгәр инде, татарча языгызчы, татар хәрефләре белән дип, кисәтү түгел, тәкъдим-искәртү генә язсаң, “Үземнең биткә (аккаунт, сәхифәгә) ничек телим, шулай язам. Әллә хокукым юкмы?!” – дип, үпкәли үк башлыйлар. Бит, аккаунт, сәхифә – синеке, ләкин сүзләр – халыкныкы. Тел кагыйдәләре исә бозар өчен түгел, үтәр өчен, телне саклар өчен кабул ителгән. Конвертка салып кына җибәрергә ахирәт дустыңа хат язмыйсың бит. Аккаунтыңны бөтен дөньяга ачып куйгансың, меңләгән язылучыны кабул иткәнсең икән, халык байлыгы булган телне мыскыл итмә. Мәктәптә татар телен укытуга сәгатьләр аз дип сөйләнүләребез юкка гынамы? Һәм дигән сүзне “хэм” дип, һәр кеше дигәнне “хэр кеше” дип язар өчен татар теле дәресләре кирәкме? Туган җиремдә сүзтезмәсен “туган жирэмдэ” дип язып утыручыларга татар теле дәресләрендә шулай өйрәткәннәрме? “Ничек телисең, шулай язасың” – моның өчен татарча сөйләшә белү һәм рус алфавитын белү җитә бит... Роберт Миңнуллинның “Тукай белән сөйләшү” шигыреннән юллар хәтергә килә:
 
Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай?
 
Безнең өчен сызланасыңмы?
 
Безнең белән горурланасыңмы?
 
Әллә безне кызганасыңмы?..
 
Крутой гел текәме?
 
Урынлы-урынсыз калькалаштыру телне бозып та куя, телнең үзендә булган мөмкинлекләрне, сүзләрне югалтуга китерә. Рус теленең крутой берег, крутой парень, крутой поворот сүзтезмәләрендәге крутой сүзен татарчага текә дип тәрҗемә итәләр дә куялар. Яр турында, әлбәттә, текә дибез, ә андый “крутой” егетләр, кешеләр турында язганда, сөйләгәндә куллану өчен татар телендә бик матур кәттә дигән сүз бар, крутой поворот турында исә кискен борылыш дисәк дөрес булыр.
 
Рус теленнән, рус теле аша бүтән телләрдән кереп, татар телендә ныклап урнашкан сүзләр күп. Алынма сүзләр телне баетуның бер юлы инде ул. Почта, машина, институт, трамвай, интернет, компьютер һ.б. Хәер, компьютерны санак дип язалар, ләкин берәү дә алай сөйләшми. Чынлап та, компьютер санау өчен генә кулланылмый бит ул, шуңа күрә бу сүз сөйләмгә кереп китә алмыйдыр. Калькуляторны санак дигәндә, бәлки дөресрәк булыр иде.
 
Яңа күренешләр, яңа әйберләр барлыкка килү белән, ул күренеш һәм әйберләрнең үзләренең дә читтән китерелүе белән бәйле рәвештә кереп тора инде ул алынма сүзләр. Тик телебезнең үзендә булган, актив кулланылышта йөргән гаять матур сүзләрнең хәзер кулланылмавы, әкренләп онытыла баруы борчый. Катлаулы сүзләр дә түгел, әле мәгънәләрен дә күбебез белә, әмма кулланмыйбыз. Хушбуй, ислемай, кершән, иннек, сөрмә... Нинди матур сүзләр! Ә без духи дибез, одеколон, пудра дип әйтәбез.
 
Биләмдә йөрисезме?
 
Руслар белән якыннан аралашып яшәү телебезгә шулкадәр йогынты ясаган, русның инфинитив фигыльләре янына үзебезнең “итеп” дигән сүзне өстәп куябыз да, “татарча” сөйләшәбез. “Загорать итәргә бардык, принимать итмиләр, гулять итеп кайттык...” Соңгысының тәрҗемәсе турында инстаграмда фикер алышалар. “Гулять итү татарча ничек була?” – диешәләр. Мин дә үз фикерләремне әйттем. “Гулять итү” сүзенең бик матур вариантлары бар татар телендә. Иң гадие – йөреп керү, йөреп кайту. Паркта йөреп кайттык, урамда йөреп кердек. Гизү дигән сүзне без, нишләптер, ерак җирләргә сәяхәт итү белән генә бәйлибез. Аның гизмәк дигән вариантын нәкъ менә гулять мәгънәсендә мин Ф.Әмирхан әсәрләрендә очраттым, үзем дә еш кулланам. Урам гизмәккә чыгам. “Ай-һай, – диештеләр фикер алышучылар, – болай дип әйтү ярыймы икән?” Соң, әлбәттә, “урамда гулять итү” дип сөйләшү ярый, “урам гизү” дигәне икеләндерә. Йөз еллар элек шулай әйткәннәр, әдипләр иҗатында очрый дип дәлилләгәч, килештеләр тагын. Ә инде “гулять итүең” озакка сузылып, үз эченә урамда йөрүне дә, кафегамы, кунаккамы кереп чыгуны, уеннарны һ.б. да ала икән, “биләмдә йөрдек” дип әйтә аласың. Бәләкәй чакларда, дөньябызны онытып, караңгы төшкәннән соң да уеннан кайтып керә алмыйчарак ятсак, болайрак тиргәп тә алалар иде: “Дөньягызны онытып, көн буе биләмдә йөрисез, сабагыгыз да каралмагандыр әле!” Сабак дигәне бу очракта дәрес була инде.
 
Урам гизмәк...
 
Кайчакта кәефең кырылып кайтып керергә дә туры килә. Казандагы Кольцов урамында йөргәндә, кайсы Кольцов икәнлеген ачыклау өчен мантыйкны эшкә җигүем турында язган идем бер мәкаләмдә. Чөнки инициаллар куелмаган иде. Мондый күренеш күп урамнарда күзәтелә икән. Татар әдипләре исемнәрен йөрткән урамнарда да. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов проспектында да шактый йортларда “Ибраһимов пр.” дип кенә язылган. Без мәктәптә балаларны сочинение язганда да күренекле шәхесләрнең инициалларын куеп язарга яки исеме һәм фамилиясе белән язарга кирәк дип өйрәтәбез. Бу тел нормасы да, этик кагыйдә дә. Әмма бу кагыйдә урам атамалары язылган элмә такталарда еш бозыла. Мин Казанның Харовое күле буенда йөрим. Күл янындагы бер урам Саҗидә Сөләйманова хөрмәтенә аталган. Яңа урам, кыска гына. Бик матур берничә йорт тора. Аларга “Сулеймановой ур. ул. Сулеймановой” дип язылган күрсәткеч такталар эленгән. Татарчасын да язганнар инде үзләренчә. Бу йортларда яшәүчеләр урамның кем хөрмәтенә аталуын беләләр микән? Әле бит Гөлсем Сөләйманова дигән мәшһүр җырчыбыз да булган. Кемдер аның хөрмәтенә дип кабул итәргә мөмкин, шулай ук лаеклы шәхес. Фамилия дә татарча язылмаган, ни инициаллар, ни исем юк. Әйтерсең лә, ниндидер уртаклык исем булган бер сүз. Урамнар, биналар, алардагы элмә такталар, күрсәткеч язулар турында яза торабыз, сөйли торабыз – хаталарның кимегәне юк. Мин иске газета-журналлар караштырырга яратам. Урамнарда татарча күрсәткечләрнең хаталы булуы турында 40 еллар элек тә язгалаган булганнар икән. Мәңгелек тема булып калырмы инде? Әллә, киресенчә, озакламый игътибар итүче дә булмасмы? Шәһәрдә бер эш урыны булдырып, бары тик бер җаваплы хезмәткәр билгеләсәң дә, өч-дүрт ел эчендә тулаем тәртипкә китереп булыр иде, минемчә.
 
12 октябрь, мин 22нче автобуста кайтып киләм. Тукталышларны әйтеп, вирус инфекцияләреннән сакланырга кирәклеген искәртеп, русча да, татарча да игъланнар яңгырый. “Хөрмәтле пассажирлар! Сулыш органнарын транспортка керү тыела”. Моны инде бераз җорлыгыңны, юмор хисеңне кулланып һәм ирония аша гына кабул итмәсәң, туган телең өчен болай да тынгысызлынып йөргән җаның бу игъланнан тәмам өзгәләнергә, инфаркт та булып куярга мөмкин. Моны кемдер язган, бастырып биргән кешеме, укып яздырган кешеме сүзләрне төшереп калдырган. Тагын бер әйтем искә төшә: миннән киткәнче, иясенә җиткәнче. Менә шулай ярым-йорты эшләнгән нәрсәләр турында инде ул. “Татарча да кирәк дисезме, менә сезгә татарча. Дөрес түгелмени, әй, хата кемдә булмый инде!” Менә шулай, иясенә җиткәнче... Иясе үзебез түгелме соң? Роберт абый Миңнуллинның “Тукай белән сөйләшү” шигыреннән тагын бер өзек хәтердә яңара:
 
 
Үз көнебезне без күрер-күрмәс,
 
Телебезне дә яклар-якламас.
 
Без һаман шул үләр-үлмәс милләт,
 
Без һаман шул йоклар-йокламас...
 
 
Декабристлар урамындагы 85 йорт яныннан узып барам. Бу йортның беренче катында әллә ничә кибет, кафе, аптека, тагын әллә нәрсәләр – егермедән артык. Исемнәре әллә ниндиләр, ник берсе татарча булсын! Хәтта русчалары да ике-өч кенә. Уйга ассимиляция, глобализация кебек сүзләр килә. Татар сүзләре түгел инде, заман сүзләре... Нинди телдән кергән сүзләр булса да аңлыйбыз бит. Электәнге әйтем дә бар әле: татарга тылмач кирәкми. Әмма татарларга татарчаны татарчага тәрҗемә итеп бирердәй тылмачлар кирәк түгелме хәзер?
 
 

Гөлфәния НӘҖМИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»