|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2020 Җәмгыять
Татарстан китап нәшриятендә басылган яңа китапларга күзәтүТатарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар белән таныштырубызны дәвам итәбез. Китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә яки www.tatkniga.ru аша сатып алырга мөмкин. Шулай ук әлеге сәхифәдә яраткан әсәрләрегезне бушлай укый яки тыңлый аласыз. Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре : археолог язмалары Хәзерге Россия киңлекләрендә барлыкка килгән иң борынгы дәүләтләр татарның борынгы бабалары тарафыннан корылган. Әлеге китапта б. э. к. II гасыр ахырында барлыкка килеп, XVI гасыр урталарына кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре турында сөйләнә. Ул борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган. Китап татар халкының урта гасырлар чорына караган тарихы белән кызыксынучы укучылар өчен файдалы мәгълүматлар чыганагы булыр дип тәкъдим ителә. Искәндәр кыйссасы : истәлекләр, шигырьләр Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың күренекле шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган истәлекләре һәм шигырьләре туплап бирелде. Язмыш җиле: роман Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы үз заманының күренекле шәхесләреннән берсе саналган, Петербургның атаклы Бестужев югары курсларында белем алган, 1912 елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли.Гөлсем ханым – милләтебезнең Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Бигиев, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими, Й. Акчура, И. Нуруллин, А. Расих, М. Ногман кебек олуг шәхесләре белән аралашкан кеше. Аның Тукайга булган чиксез шагыйранә мәхәббәте язмыш күгендә, еракта балкыган аҗаган төсле якты һәм серле. Гомумән, Гөлсем Камалова-Акчуринаның гомер юлы гаҗәеп катлаулы, гыйбрәтле һәм тарихи вакыйгаларга бай. Татар комдивлары : документаль-публицистик очерклар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителә торган әлеге китап татар хәрби эшлеклеләренә багышлана. Авторның биографик характердагы документаль-публицистик очеркларында расланганча, Бөек Ватан сугышында татар милләтеннән булган 27 хәрби җитәкче дивизияләр белән командалык иткән. Укчы, тау-укчы, мотоукчы, моторлаштырылган, һава-десант һәм кавалерия дивизияләрен яу кырына алып керүче милләттәшләребезнең өчесе – генерал-лейтенант, уникесе – генерал-майор һәм тагын уникесе – полковник. Хәрби өлкәдә зур уңышларга ирешкән милләт улларының язмышлары укучыны битараф калдырмас. Үстерә торган китап: балалар өчен шигырьләр Тизрәк үсәр өчен нишләргә? Әлбәттә, әйбәтләп ашарга, физик күнегүләр ясарга, күпне белергә тырышырга кирәк. Бу китап сезгә тизрәк үсәргә ярдәм итәр. Хәрефләр өйрәнергә, ел фасылларын, ай исемнәрен белергә, хайваннар дөньясы турында мәгълүматлы булырга теләсәгез – Лиана Әмирханова шигырьләрен укыгыз! Мөгезле арыслан : балалар өчен шигырьләр, әкият Җ. Тәрҗеманов (1920–1995) – шагыйрь, балалар язучысы, техник фәннәр кандидаты, «Көмеш дага», «Лобачевскийның яшьлеге» романнары, фәнни-популяр китаплар авторы. Ә әлеге җыентыкта аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат ителгән тәрбияви дә, самими дә шигырьләре тәкъдим ителә. Бәхетем син минем: хикәяләр, бәяннар, юмористик хикәяләр Зинаида Захарованың әлеге китабына халыкчанлык белән беррәттән фәлсәфи тирәнлек тә хас булган хикәяләре, бәяннар туплап бирелде. Заман укучысына кызыклы темалар төрлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге әсәрләр иң нечкә мәхәббәт, сагыну хисләрен, күңел кичерешләрен, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Торна күзе: повесть, хикәяләр, юморескалар, парчалар, публицистик язмалар Әлеге китапка язучы, шагыйрь, журналист И. Диндаровның күпьеллык иҗади хезмәтен чагылдырган повесте, хикәяләре, юморескалары, парчалары, публицистик язмалары туплап бирелде. Алар армия тормышын, гади кешеләрнең көнкүрешен, гыйбрәтле, кызыклы вакыйгаларны яктыртуга, туган төбәкне, туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Чыңлы бөтнекләр Әлеге китапта XX гасырның соңгы унбиш һәм XXI гасырның унҗиде елында булган вакыйгалар тасвирлана һәм... алай гына да түгел. Татар халкының, аерым алганда, Мамадышта яшәүчеләрнең фаҗигале үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында да бәян ителә. Авторга мәктәп, иҗат кешеләре даирәсе яхшы таныш, шуңа ул аларны яратып тасвирлый. Татар теле, гореф-гадәтләр, ислам дине язмышы игътибар үзәгендә яктыртыла. «Чыңлы бөтнекләр» – «Тәрәзәләр» (2014), «Ачык тәрәзәләр» (2017) исемнәре белән басылган китапларның дәвамы.
--- |
Иң күп укылган
|