|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2020 Ир белән хатын
Ковидтан бер көнне бер сәгать аерма белән үлгәннәрНикахта 63 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы итальяннар COVIDтан бер көнне үлеп киткәннәр. Винченцо һәм Ольга Молино Милан шәһәре читендә – Сесто-Сан-Джованнида яшәгәннәр. Алар Апулиядә 18 яшьтә танышканнар һәм 1957 елда Миланга күчеп килгәннәр. Молиноларның бер оныгы сөйләвенчә, нәнәй белән картәтиләре сентябрь азагында туйларының 63 еллыгын үткәргәннәр.
Винченцога – 82, Ольгага 83 яшь булган. Алар ковид белән ун көн тирәсе авырыган. Икесендә дә югары температура булган. Табиб килгәнне көтеп ала алмаганнар. Ә аңа кадәр өлкәннәргә, гриппыр дип, антибиотиклар эчәргә кушкан булганнар.
Гаилә парын 11 ноябрь көнне дәваханәгә, икесен ике палатага урнаштырганнар. Ольга ханым ирен үз янында итеп тоясы килгәнлектән аның пинҗәген соратып алдырган... Нәтиҗәдә, Молинолар якшәмбе көнне бер сәгать аермасы белән бакыйлыкка күчкәннәр.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|