|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2020 Мәдәният
Милли музейның күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә21 ноябрьдән ТР Милли музееның “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” исемле күчмә күргәзмәсе Әлмәт картиналар галереясында эшли башлаячак. Экспозиция 1920 нче елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра. Стендларда республиканың беренче бишьеллыклардагы уңышларын, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документ, плакатлар урын алган. Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә күргәзмәгә куелган.
--- |
Иң күп укылган
|