поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2020 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: “Нәрсә булып бетәсен белгән юк”

Бу чорда оешма-компанияләр корпоратив уздыру өчен ресторан сайлый, җырчы, алып баручыларны алдан чакырып куя иде. Ә быел халык бу мәсьәләгә бик сак карый. Яңа ел корпоративы онлайн форматта узмагае яки бөтенләй булмагае.

Бәйрәмнәрне оештыру белән шөгыльләнүче бер агентлык та быел күп кенә компанияләрнең корпоративтан баш тартуларын хәбәр итә. Аларның күбесе бәйрәмне онлайн рәвештә уздырырга җыена ди.
 
Мәскәүдә бәйрәм кичәләрен санитария кагыйдәләрен истә тотып, сәгать 23:00гә кадәр үткәрү рөхсәт ителә, кунаклар саны илледән артмаска тиеш.  Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе әлегә яңа ел корпоративларына карата өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмый. Ниндидер чаралар кертү-кертмәү турындагы карар декабрь башында кабул ителәчәк, дип хәбәр итте идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
 
Ресторан-кафелар бәйрәмгә заказлар кабул итә, әмма алдагы еллардагы кебек активлык күренми, диделәр безгә Казан үзәгендәге бер ресторанда. Икенче бер кафеда бәйрәм үткәрергә әзерләр, әмма кырыкка кадәр кешене генә кабул итәләр. Анда да заказлар юк дәрәҗәсендә. Үзәктә урнашкан тагын бер зур ресторан кешеләр санын йөзгә кадәр чикләүләрен, заказларны теләп кабул итүләрен сөйләделәр.
 
Рестораннар бәйрәмне санитария кагыйдәләрен истә тотып үткәрергә әзер, программалар да эшләнеп куелган, тик менә халык кына шикләнә. Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә октябрь башында бирелгән заказлардан да баш тарта башлаганнар. Яңалары юк диярлек. Узган елны исә бу вакытка рестораннарга заказ 60 процентка тулган булган.
 
– Коронавирус белән бәйле вазгыять яхшырыр да декабрь урталарына  корпоративлар уздыру теләге барлыкка килер дип өметләнәбез һәм моңа бик нык ышанабыз, – ди ул.  
 
Интернетта Яңа ел бәйрәмнәрен онлайн уздырырга ярдәм итә торган компанияләрнең рекламалары да шактый. Алар бәйрәмне ZOOM платформасында үткәрә. Бәяләре уртача алганда бер кешегә 600 сум, декабрь ахырында 15 процентка югарырак була ди.
 
Тимбилдинглар уздыручы “Шепард” агентлыгы вәкиле Юлия онлайн квестлар үткәрмәүләрен, корпоративларга да заказлар ике тапкырга азрак булуын әйтте. Шулай да нәтиҗә ясарга итәрәк, безнең илдә бөтен нәрсә соңгы моментта хәл ителә, диде ул.
Яңа ел чоры җырчыларның урак өсте. Быел аларда да корпоративлар узармы дигән шик бар.
 
– Башка еллардагы кебек булмаса да, заказлар бар анысы, әмма оешма-компанияләр үзләре дә бәйрәм узасын тәгаен генә әйтә алмыйлар. Яңа чикләүләр кертелсә, яки рестораннарны ябып ук куйсалар дигән икеләнү бар, – диде безгә Илназ Бах.
 
Илсөя Бәдретдинова да шул ук сүзләрне кабатлады.
 
– Чакырулар күп иде, әмма әлегә билгесезлек. Заказ бирүчеләр корпоратив буласын төгәл әйтә алмый, декабрь башында шалтыратышырбыз дигән сүз белән тукталдык. Нәрсә уйларга да белгән юк, бүгенге көн белән генә яшибез, Ходайдан сәламәтлек кенә сорыйбыз инде хәзер, – диде җырчы.  
 
Халык чынлап та бәйрәм уздыруга бик сак карый. Без сораштырган газета укучыларыбызның берсе дә бәйрәм оештырырга җыенуларын әйтмәде һәм кирәксенмиләр дә булып чыкты. Бәйрәмсез дә яшәп була, сәламәтлек мөһимрәк, ди алар.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»