поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2010 Ир белән хатын

ЯРАТА СИНЕ ИРЕҢ, ЯРАТА!

Беркөнне эт шикелле әлсерәп эштән кайтып киләм. Эттән бер генә нәрсәм аерыла – тел салынып төшмәгән. Тәки шуңа абынып егылыр идең. Аякны күтәребрәк тә атлап булмый, чөнки ярты районны урарга туры килде. Әле өйгә кайткач та сине кочагын җәеп ял көтеп торамы? Күзгә ак-кара күренми, шулкадәр эссе. Уйлап кайтам: туңдырма булсам идем дә, көне буе суыткычта ятсам идем, соңыннан ашасалар да риза, чөнки кеше булып та ни файда – көне буе «ашыйлар»...

 Кыскасы, кәеф шулкадәр начар, ничекләр кайтып керәсе инде өйгә бу хәлдә? Сумкадан кечкенә көзгене алып, күз салдым. Чырайдан бульдозер узган төсле. Ә бит өйдә биш кеше кайтуымны көтеп тора, оныгым инде капка төбендәдер. «Ну син, кызый, хәзер үк шушында утыр әле!» – дип, үз-үземә әмер бирдем дә, чишмә дәвамы булып аккан кечкенә инешчек ярына чүгәләдем.

 

«Кемдер сүкте дип, арыдым, хәлем юк дип, якыннарың янына «җимерек» йөз белән кайтып керергә синең бернинди хакың юк, – дим үземә-үзем. – Хәзер бераз тынычланмасаң, бөтен юк-барга бәйләнеп, төн җиткәнче чәр-чәр килеп кеше нервысында «биеп» йөреячәксең!» Акыллы кешене тыңлый торган гадәтем бар – утырдым. Аякларымны чатнап торган суык суга тыктым, битләрне, кулларны юып, чәчемне яхшылап тарап баш өстенә эләктереп куйгач, тирә-якка күз төшердем. Ярыйсы гына икән әле, кеше булып та яшәп булырлык – нинди туңдырма ди ул! Аны бит ике генә кабалар. Ә мин гомерләренең ахырына кадәр җитәм мине «ашаучыларның». Хәмдүнә җырлаганча, «чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар әле!» Мине бала-чага урынына күреп, бастырып сүккән кешегә дә үпкәлисе түгел, эше шул – хөкүмәт аңа акчаны нәкъ менә шуның өчен түли. Менә өч кенә көн күзенә күренмим әле шуның: «Кайда ул, авырый мәллә, ярты ел күренми», – дип, башта кешедән сораячак. Аннары төн уртасы узгач: «Әле нишлисең?» – дип, чылтыратып, үземнән сораячак. Төн уртасында нишләп ятканымны аты-юлы белән әйтсәм (бер уянгач йоклый алмыйм), рәхәтләнеп көләчәк кенә, үпкәләмәячәк. Шуларны уйлап, тынычланып килә идем, җилкәмә кемдер кагылуны тоеп, чәчрәп киттем, чак суга мәтәлмәдем. Бибиләрен карарга төшкән яшь хатын икән (исемен язмыйм). «Эштән кайтуыңмы?» – ди. Күреп тора инде, болай гына сорый, сүз башлар өчен генә, белә чөнки аның белән бик аралашмыйм: кешеләрнең үзләрен тәкәббер тотулары, кемнәндер өстен санаулары миңа көлке тоела. Бу хатын шундыйлардан. Коеп куйган таш сын ул, ни җаны, ни җылысы юк. Кешегә эндәшми калу, шулай ук тәкәбберлек кенә түгел, тәрбиясезлек тә.

 

– Юк, ял йортыннан кайту, безнекеләр исән-саулармы, күренәләрме? – дим.

 

– Ник, сине кичә кич белән урамда күрдем бит мин, Миләүшә апа! – ди, күзләрен шакмакландырып.

 

– Юктыр, мин түгелдер, миңа охшаган җен бар, мин юклыктан файдаланып һава суларга чыккандыр, – мин әйтәм. – Белә бит ул, синең яныңнан кеше узды ни, җен узды ни – барыбер икәнен. Хатын аптырап, читенсенгән йөз белән чәчләрен сыпырып куйды. Кара, бу да читенсенә белә икән! Торырга ашыкмадым, нидер әйтәсе килгәне күренеп тора.

 

– Каян алдың бу итәгеңне, җиңел дә, юка да, матур, – диде ул шактый гына сүзсез торганнан соң.

 

– Нурислам абыең алып бирә миңа киемне, мин кибеткә азык-төлеккә генә керәм, – мин әйтәм. – Чәч буявы да алганым юк. Гомеремдә бер алдым, анысы да шәпшәмәхә булып чыкты. Атна буе кер сабыны белән юдым чәчне, төсен алай да чыгарып бетерә алмагач, «Белизна» сибеп, чәчсез, күзсез, тиресез кала яздым. Хәтерләмисеңмени, ел буе көлдегез бит бөтен Ямашыгыз белән. Аның ише нәрсәләрдән ерак мин, әле ярый кызларым бар, Нурислам абыең бар, алар ала кирәкне.

 

Бераз сүзсез утыргач, яшь хатын:

 

– Менә әйт әле, Миләүшә апа, нәрсә ул ярату? – дип әйтеп салмасынмы?! Әллә нәрсәләр ишетерсең әле, вакытында үлә белмәсәң! Кем белгән инде аны? Шушы эсседә ничек сөйләшәсе килә диген ул турыда. Ну кеше кызыксына икән, җавап бир инде син. Чыраема үтә акыллы төс чыгарып:

 

– Үскәнем, яратуны ничек аңлыйсың бит, миллион төрле бит ул, – дидем. – Табигатьне, әти-әнине, балаларны ярату була, хайваннарны, урман-суларны...

 

Фәлсәфәмне ярты юлда шып туктатып:

 

– Сүзне икенчегә борма әле, мин бит туры сорыйм, иреңне, хатыныңны ярату нидән гыйбарәт? – диде бу.

 

– Безнең яшьтә бер-береңә ияләнү, хөрмәт хисе, янәшәңдәге кешене тулысынча аңлый белү, кичерү, кадерен белү хисләре өстенлек итә. Коры ярату бары сезнең яшьтә генә була дип уйлыйм мин, – дип турысын әйттем бу хатынга. Сорый икән, тиккә түгел, күңеленең ташыган чагыдыр ахрысы. Саксыз бер сүзең төзәлмәс ялгышка китерергә мөмкин. Кыяфәтенә караганда, кемдер рәнҗеткән кебек. – Ә хөрмәт хисе күпкә өстенрәк. Еллар узып, әллә нинди авырлыклардан бергә чыккач, балалар үстергәч яки килә, яки тулысы белән китеп бара бу хис. Әллә нәрсәләрне яратып, үз итеп була, хәтта еланнарны да, ә хөрмәт хисе бер китсә, кире кайтмый, бөтенләй булмаса, бик куркыныч. Тора-бара аны күралмау, җирәнү хисләре алыштырырга мөмкин. Беркайчан да үзеңне ул чиккә җиткермәскә, вакытында туктый белергә кирәк. Яшь вакытта: «Ирем (хатыным) миңа ошамаган эшләрне белә торып эшли, димәк, яратмый, яратса, гел минемчә яшәр иде, мин кушканны гына эшләргә тиеш», – дип уйлыйсың. Нигә әле гел ул синеңчә яшәргә тиеш? Ул да кеше ләбаса! Һәм онытма, холкы белән синең капмакаршың булырга мөмкин ул булачак балаларыңның әтисе (әнисе) итеп сайлаган кешең. Әйтик, син атып торган вулкан кебек, ә ул суынган лава төсле. Син һәр нәрсәне йөрәгеңә якын алып, «ах! ух!» киләсең, ә ул шундый салкын, салмак, сабыр, сине «ут» иткән нәрсәләргә аның сыңар төге дә селкенми. Кыяфәтенә карап, бәреп үтерерлек буласың, ә бит төптән уйлаганда синең кайнар башыңдагы миең «пешмәсен» өчен нәкъ андагы салкынлык җитми, син ут борчасы төсле упкын читендә сикеренгәндә, төпсезлеккә очмас өчен аның салмаклыгы кирәк. Кайчагында әйткәләшеп алу да артык түгел, гел елмаешып яшәсәң, кешеләрнең җүләр дип уйлаулары бар – нигә кеше күңеленә шик салырга? Әйтик, менә сиңа бүген ирең кычкырды, ямьсезрәк сүзләр әйтте, ә син инде уйлыйсың яратмый дип. Гаебем нәрсәдә икән дип уйлап та карамыйсың. Чөнки син үзеңне, нигәдер, өстенрәк тотасың, сиңа барысы да ярый, нәрсә әйтсәм шул килешә дисең күңелеңнән. Алай түгел. Һәр кешенең үз язмышы. Син үз гомереңдә бер якыныңны югалтмаска, әти-әниең исән-сау көенчә сине картайган көнеңә кадәр озата килергә мөмкин. Шул ук вакытта тормыш иптәшеңнең җаны тоташ ярадан тора, ул инде әти-әнисен күптән югалткан, туганнарын күмгән, дусларын соңгы юлга озаткан, ә үзе һаман яшәргә омтыла. Бу дөньяга инде күптән җаны каткан булса да. Бәлки сине яратуы, жәлләве янә тотадыр да аны тәмам арып күзләрен гомерлеккә йомудан. Син мине дөрес аңла, үскәнем, соравыңа җавап кына бирәм. Аңларга тырыш янәшәңдәге кешеңне. Шундый чагы була кайчак аның, бөтен дөньясында берьялгызы калып, сукыр, саңгырау булып, бер генә сәгать селкенмичә ятасы килә. Син шулчагында үзеңнең «яратуың» белән аңа комачау иткәнеңне аңламыйсың. Иреңне алай түбәнсетергә ярамый, синең бүртенә-бүртенә акыруың икегезгә дә зыянга гына. Әйе, ишеттем синең кичә иреңә ниләр әйткәнеңне. Гафу ит, сез ызгыша дип, мин бакчадагы эшемне ташлап керә алмыйм. Нәрсә җитми сиңа – аңламадым. Мин дә Нурислам абыеңнан ике сәгать алдан торам, йокларга өч сәгать соң ятам. Ләкин Нурислам миңа караганда ике-өч тапкыр нәтиҗәлерәк, күбрәк эшли, чөнки ул һәр нәрсәне бизмәнгә салып чутлый, акыл белән эш итә. Минем нервыларга суккан җәелеп ятуы – аның эшләячәк эшенә бик җаваплы каравы, ул ятып уйлый. Синең ирең – аның туганы. Мин дә шаклар ката идем кияүгә чыккан елларымда ничек эштән туктап, сузылып ята икән бу, ничек яшәрмен бу пошмас белән дип. Мин иремә беренче мәртәбә ике ел торганнан соң күңел күзе белән карадым. Кыш уртасында бер кочак роза, кашкарыйлар күтәреп кайткач. Ашарга юк, йорт өстебезгә җимерелергә тора, каралты-кураның «биле сынган», кая барып бәрелергә белмим, сыер юк (бозау яңа алдык, алга таба асрарга). Ә ул «хайван» соңгы акчага «себерке» тотып кайткан! Ну, үтерәм, иртәгә нәрсә ашамакчы икән бу?! Чәчрәп урынымнан тордым һәм күзләренә карадым. Ходаем! Ничек җылы, үз итеп, җан җылысы белән текәлгән бу күзләр миңа! Әйтерсең лә, мин ватылырга торган бәллүр савыт! Шулкадәр кадерләп карый алар миңа. Әйтерсең лә, миннән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк берни юк бу җиһанда аның өчен. Ә бит бер сүз әйтмәде әле! Кулларында кычыткан себеркесе булса да, шәрә йөрәгемә кысарлык булып, алдына бастым. Ниндидер күзгә күренмәс ялкын барлыгымны яндырып узды, әйтерсең, кулларында янып торган розалар түгел, ә үз йөрәге сулкылдап тибә. Мин тиз генә хисләремне әйтә алмыйм. Нинди генә матур сүзләр әйтергә теләсәм дә, телем шакыраеп катты. «Рәхмәт, бәрәңге суына, әйдә ашарга утыр», – дигәннән ары сүз таба алмыйм, күзләренә төбәлдем. Булса да була икән кешедә шулкадәр якты караш! Ниндидер нур, моң агылып чыга да назлый, гел әнием күзләре!

 

Менә шул көнне аңладым мин, үскәнем, иремнең сүзләренә түгел, күзләренә игътибар итәргә кирәклеген. Тел әйтә инде ул, сабыр булырга тырыш. Аларның нәселләре горур, нык, төпле. Безнең ише «тел тегермәне» түгел. Әгәр алар синең, минем «стакан эчендә гарасат куптаруыбызны» тыңлап торалар икән, димәк, яраталар, менә шул инде ул ярату. Әнә, Нурислам абыең төшеп килә каршы алырга. Иманын укытам хәзер, атна буе әйтәм инде тимер торбалар кайтарту турында, селкенми дә пошмас җәфа! Тагын ничә атна ятып уйланырга икән исәбе? Бар, юкка чәчеңне агартып йөрмә, ярата, үлеп ярата сине ирең. Безгә өйләнүләре белән бәхетле алар, безнең аркада гына исәпләнәләр асыл ирләр санында. Шуңа кадеребезне беләләр. Бар, бар. Йә иреңә кайтып: «Инеш буенда җәелеп утырып, безгә каршы ниндидер план корып утыралар иде икесе», – дип әйтер. Нык тор, алар булдыклы, сүз дә юк. Ну синең белән миңа җитмиләр. Пока!

 

Мамадыш районы, Ямаш авылы.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 27 | 02.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»