|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2020 Мәдәният
Азамат Миргалиевны 10 яшьтән үк банкетларда җырларга чакыраларБүген сезне яшь җырчы Азамат Миргалиев белән таныштарасы килә. Азнакайда туып ускән егет 8 яшендә шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбенә Фирдәвес Әхмәтгалиева сыйныфына вокал бүлегенә укырга керә. Шушы вакыттан ул сәнгатькә беренче адымнарын ясый. Елдан-ел бик күп төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат урыннарына лаек була. "Юлдаш" ансамбле солисты буларак та чыгыш ясый. 10 яшьтән үк аны банкетларга җырчы буларак та чакыра башлыйлар. Бүгенге көндә банкетлар уздырам, ешрак төрле сәхнәләрдә күренергә тырышам. Сәхнәдә мин үземне бик җиңел тотам, тамашачыларга үз сәнгатемне бүләк итеп,үзем дә алар белән бергә ял итеп, алга таба эшләр өчен, яңадан-яңа җырлар чыгарыр өчен илһам алам. Бүгенге көнгә кадәр ярдәм итеп, мине тормыш юлымнан җитәкләп алып барган кешеләремә дә бик рәхмәтлемен", - ди Азамат.
--- |
Иң күп укылган
|