поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2010 Мәдәният

«ИДЕЛ ӨСТЕНДӘГЕ АКЧАРЛАК» НИШЛИ?

Сабан туйлары җитә башласа, чабыш атларының йөрәге бөтенләй башкача тибә башлый, диләр. Әгәр шулай икән, 2008 елда «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә язучы Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» тулы метражлы нәфис фильмы белән уңыш казанган режиссер Нурания ҖАМАЛИ бу көннәрдә нинди хисләр кичерә икән? Ни дисәң дә, Казан мөселман фестивале ачылырга санаулы гына көннәр калып килә бит. Ә Нурания ханым «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Китап», «Ач, шигърият, серләреңне», «Шигъри мизгелләр» кебек тапшырулар эшләү белән беррәттән, елга бер-ике фильм төшерми калмый.

– «Китәм димә» (Нәбирә Гыйматдинова), «Яланаяклы кыз» (Раушан Шәриф), «Язмышлардан узмыш юк», «Ерактагы йолдызым» (Халисә Ширмән), «Яңа елда бергә булыйк», «Сөю көтә йөрәк» (Нурания Җамали), «Кешечә яшик» (Аманнулла)... Саный китсәк, сез төшергән фильмнар гына да, мөгаен, ике дистәләп булыр иде. Шулай да еш кына татарда кино юк инде ул, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Сез нәрсә дисез?

 

– Гомумән караганда, кино бар. Әмма мин авыз тутырып бар дип тә, юк дип тә әйтә алмыйм. Чөнки кино булыр өчен без эшләгән шикелле генә эшләргә кирәкми аны. Бездә һәркем үз казанында кайный. Аның өчен студияләр, павильоннар кирәк. Без үз көчебез белән энтузиазмда гына эшлибез. Ул конвейерга куелган, хөкүмәт дәрәҗәсендәге зур эш булырга тиеш. Аны ике кеше генә эшләргә тиеш түгел. Без телевизион фильмнар, сериаллар төшерәбез. «Ерактагы йолдызым» фильмын хәтта Америкада яшәүче татарлар да караган. Сан-Францискода безнең Мөселман фильмнары фестивале кебегрәк, Иран, Ирак фильмнары катнашында, зур фестиваль үтә икән. «Фильмыгызны карадык. Гадәттә без тәнкыйть күзлегеннән карап, кимчелек эзлибез, әмма сезнең фильмда, һич арттырусыз, кимчелек күрмәдек. Сез дә бездә үткән фестивальдә катнашырга теләмисезме?» – диделәр. Рәхмәт әлбәттә. Әмма мин тормышка аек акыл белән карарга күнеккән. «Ерактагы йолдызым» – ул сериал. Аны кыскарту, тәрҗемә итү тагын чыгымнар сорый. Әгәр дә шуларны эшли алабыз икән, кем белә...

 

– Соңгы вакытта тагын бер фильм төшергәнсез икән. Ул хакта да әйтеп үтсәгез иде? Кемнәрне күрәчәкбез яңа фильмда?

 

– Ул Ләйсән Мәхмүтова сценарие буенча төшерелде. «Уеннан уймак» дип атала. Фильм шул исемдә калырмы, башка исем астында барырмы – әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Заманча әсәр. Без аны июль башында Әлки районының Югары Әлки авылында төшердек. Төп рольләрдә Мәхмүтовлар гаиләсе: Исламия һәм Хәлил Мәхмүтов, аларның кызлары Ләйсән Мәхмүтова, Лилия Мәхмүтова, Лилиянең ире Ренат Шәмсетдинов, аларның балалары, Чулпан Закирова һ.б. Ни өчен Югары Әлкидә? Чөнки бу Исламия Мәхмүтованың туган авылы. Авыл халкы өчен дә зур вакыйга булды кино төшерү. Әбиләр киенеп-ясанып мәш килеп бик теләп массовкаларда катнашты. Ни әйтсәк – шуны эшләделәр.

 

– Премьераны кайчан күрәчәкбез?

 

– Үзебезнең телевизион сезон башланганда, октябрь айларында булыр дип торабыз.

 

– «Өч аяклы ат» күрсәтелгән елны Мөселман киносы фестивалендә сез Казаннан бердәнбер хатын-кыз режиссер идегез. «Сәнгать диңгезе өстеннән акчарлак булып үтте», – дигән иде ул чакта сезнең хакта язучы Айдар Хәлим. Фестивальдә тагын катнашу нияте бармы? Режиссер ханым папкасында кино буларак халык арасына чыгарга тилмереп ятучы әсәрләр күпме?

 

– Әле генә менә шуны төшерәм дип әйтә алмыйм. Иллә мәгәр планнар бар. Соңгы өч елда Министрлар Кабинеты һәм «ТНВ» фильмнар өчен сценарийлар бәйгесе игълан итте. Беренче елны 60лап сценарий алсак, икенчесендә 90 булды. Сценарийлар килеп тора. Фестивальдә катнашуга килсәк, ул матди яктан берни дә бирми. Аны төшерсәң иде, күрсәләр иде. Яхшырак әйбер төшерсеннәр, дип акча да бирергә мөмкин бит. Андый нәрсә юк. Казан фестивале булгач, анда күбрәк үзебезнекеләрнең эшләрен күрәсе килә. Әгәр дә мин югарыда утыра торган кеше булсам, кино төшерә торган режиссерларыбызның берничәсен алыр идем дә, менә сезгә тигез дәрәҗәдә шуның кадәр акча, кайсыгызның фильмы икенче елга беренче-икенче урыннарны ала, сезгә фильм төшерү өчен тагын икеләтә арттырып акча бирәчәкбез, дияр идем...

 

Быел фестиваль программасына кергән фильмнарны караячакмын. Бер уем да бар. Әмма әле ул хәзер генә түгел.

 

– Сер булмаса, нинди әсәр тынгы бирми үзегезгә?

 

– Нурихан Фәттахның «44 нче елның маенда» дигән бер повесте бар. Сугыш чорындагы тыл тормышы бәян ителә анда. Әсәрнең бер урынында үзем өчен «төен» килеп чыкты да, шуның белән тукталдым. Язучы үзе исән булса «чишеп» тә булыр иде аны. Әмма фильм төшерү уеннан кайтмадым. Ул әсәргә яңадан әйләнеп кайтырмын, дип торам. «Өч аяклы ат»ны да куям дип биш ел күңелемдә йөрттем.

 

Ни генә булмасын, халыкның үзебезнең мохиттә, үзебезнең артистлар төшкән фильмнарны карыйсы килә. Шалтыраталар да, очрашулар вакытында да әйтелә бу фикер. Һәм иң кызыгы – тамашачы теге яки бу сериалның дәвамын сорый. Сорый икән, димәк, күңеленә хуш килгән дигән сүз. Начар булса, сорамас иде...


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»