поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.11.2020 Язмыш

Үги ана каргышы

Әнием: “Балаңны каргарга, аңа начар сүз әйтергә ярамый, кабул була икән, хәтта бик ачу­ың килгәндә дә “тәүфыйгың арткыры!”дан артыгын ычкындырмаска кирәк”, — дип әйтә иде. “Сак белән Сок” бәетен мисалга китерә иде. Ә мин әлеге язмамда үги ана рән­җеше дә төшми микән дигән фикерне җиткерергә телим.

Вахидә (исемнәрне үзгәрттем) ил коточкыч ач­лык кичереп, берничә ел узгач, 1924 елда туа. Абыйсы Мөхәммәтнур, әле сабый чагында, егерме беренче елда үлеп ки­тә. Кыз 5 энесенә, бер сең­лесенә өлкән апа булып үсә. Җаваплылык хисе тойганлыктан, кырысрак холыклы, бар җирдә тәртип урнаштырырга яратучы апаларының әйткән сүзе энеләре, сеңлесе өчен закон кебек яңгырый.

Буй җитеп, күрше авыл егетенә кияүгә чыккач та, Вәхидә ишле, бик мохтаҗлыкта яшәүче гаиләгә килеп эләгә. Кечерәк кенә иске йортта каената, каенана, аларның балалары, өлкән уллары, аның инвалид хатыны һәм ире бе­лән Вахидә яши... Өлкән килен, торып йөри алмаса да, ел саен бала таба. Ә бит аларны тәрбияләргә кирәк! Шуның өстенә йорт­та никадәр эш! Чиш­мәдән су ташыйсы, ашарга әзерлисе, иш­ле гаилә керен юасы, буялмаган идәнне селтеле су белән мунчалалап ышкып чистартасы, тагын әллә ни­ләр... Боларның барысы да Вәхидә өстендә. Эшләп үскән яшь килен тырыша, әле колхозда да эшли.
 
Беркөнне кызының хә­лен белергә дип килгән әтисе газиз баласының юньләп ашамаган да килеш ат урынына эшләвен күреп, бик әрни. “Кызым, бу гаиләдә һөнәр арттыра алмассың, әйдә кайтабыз”, — ди. Һәм зур хата эшли. Соңыннан үзе дә бик үкенә, тик инде соң була. Вахидә әтисенең сүзен тыңлап, улы Фәритне алып, туган йортына кайтып китә. Гаилә таркала.
 
Ата йортында да тормыш җай гына, уңай гына бармый. Күпмедер вакыттан бер дә юктан Фәрит авырып, үлеп китә. “Ярар, тагын кияүгә чыгармын әле, бала да табармын”, — дип юата Вахидә үзен. “Улы бик чибәр иде, күзләр ге­нә тиде ахрысы”, — ди­ләр тирә-күршеләр, чем кара чәч­ле, куе зәңгәр күз­ле баланы кызганып.
 
Егерме беренче елгы ачлыктан соң бик хәлсезләнгән ил өчен авыр көннәр. Авыл халкын һаман урман кисәргә, төрле эш­ләргә җибәрәләр. Гаиләсе, балалары булганнарга бу эшләр еш эләкми, ә Вахидә исемлекнең башында — иреннән аерылган хатын, баласы юк. Бармаса, җавапка тарталар. “Хөкүмәт эшенә Вахидә кадәр йөргән кеше булмагандыр”, — дип сөйлиләр соңыннан авылдашлары. Авыл кешеләре аңа 16-17 яшьлек кызларын ышанып тапшыралар, ә ул ят җирләрдә өлкәнрәк апа буларак, барысын да үз канаты астына җыя. Салкын, юеш бараклар, ачлы-туклы тормыш... Вахидә авырлыкларга түзеп, әти-әнисе янына кайтып егыла. Аякка баскач, авыл мәктәбенә җыештыручы булып урнаша.
 
Шулай төп йортта яшәп тә калган булыр иде, бәлки, әмма бервакыт аны күрше авылдагы иргә кияүгә димлиләр. Аның ялгыз кеше түгел, ә өч балалы тол икәнен белгәч, Вахидә озак уйлый. Их, теге чакта әтисен тыңлап, үз иреннән кайтмасамы?! Үз куышы булыр, бәлки сабые да исән калыр иде... Әтисе белән әнисе: “Үзең хәл ит”, — диюдән узмыйлар. Тегеләй дә, болай да уйлап караганнан соң, Вахидә кияүгә чыгарга ризалаша.
 
Ир дигәнең әле бер кулсыз инвалид та икән... Әти-әнисе, дин әһелләре буларак кулга алынгач, үсмер малай Ленинград каласына качып котылган. Көче җитмәсә дә, тамак туйдыру өчен заводка урнашкан. Шунда станокка эләгеп, сул кулы чәрдәкләнгән. Кулын төптән кисеп кенә гомерен саклап калганнар. Берничә елдан туган ягына әйләнеп кайткан. Укытучы кызга өйләнеп өч баласы туган. Тик бәхетең бер булмаса...
 
Ярый әле уңган Вахидә туры килә үзенә, башкаларга карата усал булса да, гаиләсенең кадерен белә ул. Вахидә балалар — мәктәптә укучы Сүрия, 7 яшьлек Риза, 3 яшьлек Марат ач-ялангач булмасын өчен хәленнән килгәннең барысын да эшли. Кайсы суган салынган аш, кайсы кәбестә ашамаганлыктан, алар өчен берьюлы берничә төрле аш әзерли. Малайлар да бер-бер артлы мәктәпкә кереп, яхшы билгеләргә генә укып сөендерәләр.
 
Элек тә хатыны ышы­гында гына көн күргән ир, хәзер дә “арба ватылса — утын, сыер үлсә — ит” дип яши бирә. Җитмәсә, затлы муллалар нәселеннән булса да, эчәргә дә ярата. Торган саен күбрәк сала, балаларга укырга дигән акчага аракы алып эчүдән дә тарсынмый. Ләкин һәр нәрсәнең чиге була, чиратта кәефләнүләренең берсендә үлеп тә китә...
 
Вахидәгә ятимнәр өчен инде әни дә, әти дә булырга туры килә. Ул балаларга бер дә үгиләр итеп карамый, аларны аналарча ярата, һич кыерсытмый, саклый, як­лый. Балалар да аны якын күрә­ләр, “әни” дип кенә торалар. Мәктәптән соң укытучылыкка белем алган Сүрия офицер егеткә кияүгә чыга. Риза инженер һөнәрен сайлый, техникумга керә. Әнисе янында Марат кына кала. Күрше авылдагы урта мәктәпкә киткәч тә, ялларга ашкынып кайта ул: “Әни, сине шулкадәр сагынам, өйдә бик рә­хәт”, — дип, әнисенең күңелен күтәрә.
 
Риза, диплом алып, җитәкче булып эшли баш­лагач, әнисе белән таныштырырга дип, сөйгән кызын алып кайта. “Хисләрегез саф булса, озакка сузмагыз, юкса арагызга дош­ман керер”, — дип яшь­ләргә хәер-фатыйхасын бирә Вахидә. Марат та армиядән кайтып эшкә керә, өйләнә. Хатын кызы, уллары өчен сөенеп бетә алмый. Үзем генә калдым инде дип, ямансулап озак яшәргә язмый аңа: янә кияүгә сорап киләләр. Бу юлы кечерәк шәһәр читендә үз йорты белән яшәүче абзый икән. Вахидә башта кирәкмәс, инде яшь тә бара дип уйласа да, аннан туганнарының: “Ризалаш, үзеңә генә авыр бит, бер-берегезгә иптәш булырсыз”, — ди­гән киңәш­ләрен тотып, авылдан шәһәргә күченә.
 
Яхшы гына яшиләр алар. Хуҗалыкны бергә алып баралар, сыер, тавыклар асрыйлар. Егерме ел тату гына гомер иткәннән соң, абзый үлеп китә. Балалары Вахидә апаларының йортта яшәп калуына каршы килмиләр. Тик, шулай кирәк санагандыр, әнисен үзе янына Марат алып кайта. Бәлки кечкенәдән тәрбияләп үстергәне өчен анасына яхшылык белән җавап бирәсе килгәндер. Тик иренең бу адымы хатынына ошап бетми. “Үз әнисе булса бер хәл”, — дип уйлый ул һәм Вахидәдән котылу өчен аны бер бабайга димли. Инде шактый өлкән яшьтәге, хәтере дә начарланган хатын тагын яшәү урынын алыштыра. Ләкин бабайга мондый әби кирәкмәс була: “Әниегезне килеп алыгыз, аның үзен карарга кирәк”, — ди ул. Нишләсен, Маратка әнисен кире барып алырга туры килә.
 
Бервакыт Вахидә бертуган сеңлесендә кунак булганда, сеңлесенең ире дөнья куя. Шуннан апа кеше сеңлесендә яшәп кала. Апа белән сеңелнең сүзләре килешә. Бу хәлгә иң сөенгәне Маратның хатыны булгандыр, каенанасы сеңлесенә күчеп киткәч тә, ул әле ике ай аның пенсиясен алып тора.
 
Вахидә сеңлесендә бик рәхәттә яши. Хуҗалыкта сыер, бозау, сарыклар, кош-корт, бакчада барысы да үсә. Ике әби кунак сыенда торалар. Әлбәттә, сеңлесенә хәтерен югалткан апасын каравы җи­ңел булмый. Урамга чыкса, тышта ут яндырып калдыра, мунчадан алдан кайтып, йортны эчтән бикләп керә, су салырга онытып, самавыр куеп җибәрә... Сеңлесе бу хәлләргә 7 ел түзә һәм бер иртәдә инсульт сугып, урынга егыла. Аны күрше районда яшәгән кызы үзләренә алып китә.
 
Инде Вахидәгә нишләргә? Олы килен — Ризаның хатыны: “Туганыгызны картлар йортына илтеп урнаштырыгыз”, — дип киңәш итә. Тик Вахидәнең сеңлесенең балалары: “Әбине без 7 ел тәрбияләдек, инде үзегезгә алы­гыз”, — диләр. Шуннан тагын Марат килеп, әнисен үз йортына алып кайта. Ят урында олы кешегә авыр була, ул үзенең кайда икәнлеген дә белми. Марат аның өчен ишегалдына кечкенә генә йорт салып куя. Берүзе калган Вахидә авыруга сабыша. Кайсы көннәрдә аңа ашарга бирергә дә оныталар, ник дигәндә, Марат әтисе кебек эчүгә сабыша. Иренең бу яман гадәтенә хатыны да каршы килми. Вахидә өчен яман көннәр башлана, ул ябыга, хәлсезләнә. Ахыр чиктә, бер ел дигәндә, Ходай аны җир куенына ала. Карчык кибәк кебек җиңеләеп калган була.
 
Вахидә теге дөньяга ялгызы гына китми. Бер уйламаганда, Ризаның илле яшьләрдәге хатыны мәңгелеккә күченә. Өч яшеннән үз баласыдай күреп тәрбияләгән әнисен соңгы көннәрендә тиешенчә карамаган Марат та рәхәт күрми, 40 яше узгач, телевизор карап утырган җиреннән, сулышы бетеп, кисәк үлеп китә. Аның хатыны ирсез озак тилмерми, төрмәдән кайткан затны йортка кертә. Шул кеше, каты гына исергәч, хатынга әллә ничә тапкыр пычак белән чәнчи... Әлеге яшьли үлемнәр турында сөйләшкәндә: “Үги ана каргышы төшкәндер боларга”, — дип нәтиҗә ясыйлар авылдашлары. Бәлки шулайдыр да, кем белә бит...
 
Гөлчәчәк(адресым редакция өчен генә).
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»