поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
16.11.2020 Авыл

Блогер Рамис Гыйльметдинов: "Видеолар өчен авылда миллион идея бар..."

Авылда якшәмбе көнне ял итәләрме? Кулыңны сындырсаң да, сыңар кулыңа чиләк тоттырып бакчага чыгарып җибәрәләр. Әле эшләмәс өчен кулын сындырган дип тә төрттереп куялар. Авыл ялкауларны яратмый шул. Бу көннәрдә ватсапта таралган шул хактагы видео шактый кешенең күңеленә хуш килде. Дөресе дә шул бит, ди видео авторы Рамис Гыйльметдинов.

“Татар кешесе көндәлеге” аккаунтын алып барган блогер яз көне дә бәрәңге утырту турында кызыклы видео төшереп көлдергән иде. Ул “гениальный идея” челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләргә бер пародия буларак язылгандыр инде. Әмма аны кулланып карарга була. Яз килми тормас, бәрәңге утыртыр алдыннан Рамисның идеясен истә тотыгыз әле, әмма бер шарт белән – син азакта калырга тиеш түгелсең.
 
Ни өченме? Чөнки бу пирамида. Иң аста булган кеше оттырырга да мөмкин. «Бәрәңге утыртырга мин үземнең бер дустымны чакырам. Ул үзенең дүрт дустын чакыра. Аның дүрт дусты дүртешәр дустын чакыра. Барысы бергә миңа көрәк тотып киләләр. Шулай күп булып җыелып, минем бәрәңгене тиз генә утыртып бетергәч, мин уеннан чыгам. Соңыннан мин чакырган дустыма бәрәңге утырталар. Аннары ул да уеннан чыга. Шулай итеп, бөтен Татарстанның бәрәңгесе утыртылып бетә». Соңыннан берүзең калмас өчен, тырыша-тырыша дүрт кеше табарга кирәк була инде. Бәрәңге алганда да әйбәт идея бу. 
 
- Ә видеолар төшерергә идеяне каян аласың? - дип сорыйм Рамистан.
- Аларны алдан уйлап куя торган гадәтем юк, барысы да тормыштан алынган. Фәкать юмор гына өстәп җибәрергә кирәк. Махсус уйлап төшергәннәренә караганда, андыйларны күбрәк яратып карыйлар. 
 
- Блогер булу авыр хезмәтме?
- Чын блогер булу өчен күп тырышырга кирәк. Сине көн дә күзәтмәсәләр, гел күз алларында тормасаң, югаласың, синең белән кызыксыну да бетә. Видеоларны эштән соң төшерергә тырышам. Халыкка кызык булгач, миңа да күңелле. Әле быел өйләндем. Әби дә бик мактый үземне. Мине карап барган танышлары, киявеңне күрдек, бик кызык кеше икән, дип әйтәләр ди. Видео төшергәнгә берсе дә бер сүз әйтми, хуплыйлар гына. Хатынны да, әбине дә, әниемне дә бик яратам. Активлыгым,  җор теллелегем - әнием тәрбиясе.
 
Мин Актаныш районының Күҗәкә авылында унбер балалы гаиләдә җиденче бала үстем. Күп балалы гаиләдә гел котыру, шаяру була бит инде. Каршыдагы әбигә кунакка ун оныгы кайта иде. Алар белән бергә ике йортта гына да егерме бала була иде. Бала вакыт бик күңелле узды. Әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Бәйрәм саен мине сәхнәгә чыгара иде. Биедем дә, җырладым да. Сәхнәдән куркырга кирәкми, дия иде. Видеолар төшерергә менә шул  да этәргеч булгандыр. Аларны мин башта бер дустыма гына җибәрә идем. Бактың исә ул үзенең дусларына җибәрә икән. Ютубка төшерә башла әле әйдә, ди ул бервакыт. Кем карасын инде аны, дигәч, дусларына җибәреп ятуын сөйләде. Алар да тагын яңа видео бармы дип сорыйлар икән. Ютубка төшереп куя башладым шуннан. Аннары инстаграмга күчтем. Мин аны “ялкау челтәр” дим. Ютубка кимендә унбиш минутлык видеоларны берәр атна төшерә идем. Ә инстаграмга бер минутлык та җитә, бик җайлы. 
 
- Шулай яратып төшергәч, авылны сагынасың бугай.
- Чаллыда яшибез. Әмма авылны бик яратам, анда видеоларны да рәхәтләнеп төшерәм. Миллион идея бар авылда, ишегалдына чыккан саен идея туа.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы