|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2020 Сәясәт
Камышлы районы башлыгы сайландыКамышлыда район башлыгы вазифасына кандидатура сайлау комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшен вице-губернатор, өлкә губернаторы Администрациясе җитәкчесе Владимир Терентьев җитәкләде. Камышлы районы вәкилләре җыелышының бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә киләсе 5 елга район башлыгы итеп моңа кадәр дә бу вазифаны башкарган Рафаэль БАҺАУТДИНОВ сайланды. Аны Владимир Терентьев, Самара өлкәсе спорт министры урынбасары, Камышлы районы кураторы Андрей Харин, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм депутатлар котладылар.
Муниципаль район башлыгы итеп сайлап үзенә ышаныч күрсәткән өчен Рафаэль Камил улы рәхмәт әйтте һәм присяганы кабул иткәндә, Конституция буенча эш итәргә, күпмилләтле Камышлы районы мәнфәгатьләрен якларга вәгъдә бирде.
Мөхтәрәм кунаклар район үсешенә дөрес юнәлеш бирелүен ассызыкладылар һәм яңа уңышлар теләделәр.
Бу турыда Камышлы районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
РЕДАКЦИЯДӘН: Камышлы районы башлыгы вазифаларын башкарган чорда Рафаэль Баһаутдинов районда ана телебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Киләчәктә дә аның үз кыйбласына тугры калуына шигебез юк.
Рафаэль Камил улын район башлыгы вазифасына кабат сайлануы белән чын күңелдән котлап, киләсе эшчәнлегендә зур уңышлар, тугры фикердәшләр телибез.
--- |
Иң күп укылган
|