поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.11.2020 Милләт

Нәзарәттә Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды

Шушы көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Анда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгарылды.

Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Җыелышның мәртәбәле кунагы булып ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, БИА ректоры Данияр Абдрахманов торды.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, пленумда катнашучыларны сәламләп, үз чыгышында тыңлаучыларның игътибарын көн кадагында торган мәсьәләләргә җәлеп итте. Аерым алганда, ул Татарстан мөфтияте тарафыннан быел игълан ителгән Туган тел елы кысаларында башкарылган эшчәнлеккә беренчел нәтиҗәләр чыгарды.

- Иң беренчесе: узган елның ахырында бастырылган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәте 2020 елда бөтен татар җәмәгатьчелегендә танылды, һәм китап буларак кына түгел, ә башка рәвешләрдә дә дөнья күрде, - диде Камил хәзрәт һәм әлеге басма белән бүген республикадагы һәр мәчет тәэмин ителгәнлеге турында хәбәр итте. Сүз уңаеннан, китаплар татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен һәм милләттәшләрдә милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү өчен булдырды. Шуңа күрә махсус тираж булып бастырылган китап туган телне сакларга кирәк дигән мөрәҗәгатьтән башлана. Китап Иваново, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан татарларына озатылды һәм бу эш дәвам итә.

Мөфти үз чыгышында шушы хезмәтнең быел аудиоверсиясе чыгуын да искә алды. 40 сәгатьлек аудиоязманың “Азан” радиосында танылган алып баручы Илдар Кыямов тавышы белән яздырылды. Башта бу язма сатуда гына булса, хәзер инде аны “Азан” радиосы сайтыннан телефонга бушлай күчереп алып тыңларга була. Моннан тыш, шушы ук аудиоязма Төркиядә җитештерелә торган Коръән каләменә кертелде. Мөселманнар арасында зур популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнгән һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килә. Каләм аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә. Шулай итеп, бу җайланманың программасында хәзер, дөньяның башка милли телләре белән беррәттән, Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы ахырына кадәр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең текстлары һәм аудиосы мобиль кушымта буларак та эшли башлаячак. Ягъни теләгән һәркем алардан бушлай файдалана алачак. “Җәмәгать! Бу хезмәт – Аллаһ ризалыгы өчен эшләнде һәм халык арасында да ул бушлай таратылачак”, - дип ассызыклары мөфти хәзрәтләре.

Туган тел елының тагын бер мөһим казанышы итеп Камил хәзрәт Татарстанның 100 мәчете каршында татар теле курслары оештырылуын атады. Бүгенге көндә аларга 1225 кеше йөри, ягъни уртача 10-12 кешелек төркемнәр формалашкан.

Мөфти шулай ук үз чыгышында 2020 ел ахырына кадәр татар телендә эшләүче тагын бер яңа проект – онлайн-мәдрәсә ачылырга тиешлеген хәбәр итте. “Дин нигезләрен өйдән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Проектның бөтен контенты әзер. Ул 100% татар телендә”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Сүзен дәвам итеп, мөфти хәзрәт Татарстан мөфтиятенең тагын бер мөһим эш юнәлеше булып яшьләр белән эшләү икәнлеген билгеләп үтте һәм перспективалы “Яшь килен” проекты эшли башлавын хәбәр итте. “"Яшь килен" татар кызлары арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып хатын-кызларны никахта яшәргә өйрәтә. Биредә хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе, бала тәрбияләү кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Аерым дәресләр булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә татар милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату, милли ашлар, бала карау, кунакларны каршылау кебек темаларга кагыла”, - дип, Камил хәзрәт хатын-кызның – милләтнең йөзе булуын, аның дини, милли һәм кыйммәтләрен саклап калудагы роле бәяләп бетергесез икәнлеген, милләттәшләребезне һәм дин кардәшләрне хатын-кыз тәрбияләвен ассызыклады. Проектка Казан мөслимәләре генә түгел, Мәскәү, Уфа, Пенза, Чиләбе кебек төбәкләрдә яшәүче татар кызлары да кушылды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, имам-мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итеп, халыкта татарлыкны саклап калуның дин әһелләре алдында да торган бурыч икәнлеген ассызыклап үтте. “Чөнки милләттәшләребез татар булудан туктаса, үзен мөселман дип тә танымаячак, мәчетләргә дә юлны онытачак. Шуңа күрә мәчетләрдә тулы мәгънәдә татар телле мохит булдырырга һәм сакларга кирәк. Халык белән аралашу, җомгаларны уздыру, төрле чараларны татар телендә алып барырга онытмагыз. Гамәлдә сез бу эшне болай да алып барасыз: дин дәресләре, яшьләр өчен тәрбияви чаралар, балаларга җәйге һәм кышкы каникуллар оештырасыз, сабантуйлар, иҗади бәйгеләр уздырасыз. Мисал өчен, быел мәчетләр 2500 бала өчен кышкы каникуллар оештырган. Зур рәхмәт сезгә! Шушы эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәтләре һәм киләсе елның Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгәнен искә алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шушы һәм туган телне һәм милли үзенчәлекләрне саклау өлкәсендәге Нәзарәтнең башка эшчәнлеген югары бәяләде һәм башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтте.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»