поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.09.2010 Җәмгыять

КОЕЛАРНЫ ЧИСТАРТЫРГАМЫ, КҮМӘРГӘМЕ?

Телефон номерымны каян табалардыр, белмим, әмма халыкны борчый торган проблемалар еш кына хат формасында түгел, нәкъ менә кесә телефоным аша килеп ирешә. Бу юлы да шулай булды.

– Гомер булмаганны, безнең Шәмәрдәндә коеларны күмәләр. Җәй буе суга тилмердек. Шуларны чистартып куйсалар, су проблемасы да хәл ителер иде. Инде байтагын күмделәр, берничәсе генә калды, – диде исемен әйтергә теләмәгән бер апа. Өй номерыннан шалтыраткач, аның кем икәнен телефон кенәгәсеннән ачыклап, блокнотыма теркәп куйдым һәм юлга кузгалдым.

 

Шәмәрдән авылы урамнарын буйлагач, биредә коелардан да актуальрәк ике мәсьәлә барлыгына төшендем. Беренчесе – гомумрусия проблемасы – юллар, икенчесе – сасы һава. Ит комбинатыннан чыккан ул искә халык инде ияләнгәндер дә, бәлки. Кайчандыр Казан өстен каплаган һәм тынны буган төтен бер кырыйда торсын. Экология кануннары монда ял итә ахры...

 

Шәмәрдәндә аерым хуҗалыклар да, күп катлы йортлар да бар. Тулаем алганда 2 меңнән артык торак хисаплана. Кое дигәннәре дә еш очрый. Арада төзекләре дә, инде череп, чүп базына әйләнгәннәре дә юк түгел. Чыннан да, коелар ни өчен шундый хәлдә? Шалтыратучының сүзе дөрес булып, аларны күмәләр икән, бәлки, һәркемнең бакчасында саекмас чишмә челтерәп агып ятадыр? Бәлки, быелгы корылык Шәмәрдәнне әйләнеп үткәндер? Шушы һәм башка сораулар белән мәсьәләгә ачыклык кертү өчен авыл җирлегенә кереп чыгасы иттем.

 

ЧЕРЕК КОЕДАН СУ КАЧА

 

Бүгенгә авылыбызда 22ләп кое бар. Кулланылышта булганнары унга да тулмый, – дип башлады сүзен Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Гәрәев. – Күбесенең хәле мактанырлык түгел. Алар соңгы тапкыр 2000 елда ремонтланды. Ул чакта халык аның өчен торак коммуналь хуҗалыгына (ТКХ) акча түләгән һәм шуңа күрә коелар ТКХ балансында булган. Ә хәзер алар беркемнең дә балансында түгел. Димәк, аларны төзекләндерү өчен халык хәзер акча түләми инде. Шулай ук без дә ремонт өчен бюджет акчасын сарыф итә алмыйбыз.

 

– Сезнеңчә моны ничек тә булса хәл итеп буламы?

 

– Була, әлбәттә. Әйтик, үзара салым акчасына, ләкин ул бездә соңгы елларда җыелмый. Халыктан акча җыю өчен референдум үткәрергә, һәр хуҗалыктан, һәр кешедән күпме җыясы, шул сумманы билгеләргә кирәк. Җыелган акчаны, референдум нигезендә, кая сарыф итәчәгебезне билгеләргә бурычлыбыз. Менә шул очракта гына ул коеларны ремонтлау өчен акча табарга мөмкин. Тагын бер фикерем бар иде: һәр коены берәр предприятиегә беркетеп, аның исемен бирергә. Мәсәлән, Ит комбинаты коесы.

 

– Җәй көне сусызлык мәсьәләсен ничек хәл иттегез? Әллә андый проблема булмадымы?

 

– Унар тонна сыешлы 8 КамАЗ машинасы су ташыды. Биектә торган урамнарга су килеп җитмәде, шуңа күрә дүрт урамда бөтенләй су булмады диярлек. Ул чакта да урамнарда җыелыш үткәреп, шушы коеларны торгызу хакында сүз кузгаттым. Аларны үз көчебез белән ремонтларга, чистартырга, яңаларын казырга кирәк дип аңлаттым. Ул бит әле халыкны су белән тәэмин итү өчен генә түгел, янгын куркынычы зур булган очракта да бик кирәк. Эчәргә куллану өчен Шәмәрдән территориясендәге кое, скважиналар суын мин бик үк яхшы димәс идем.

 

Әйтергә онытканмын, бездә “Развитие” дигән фонд булдырылды. Кем күпме бирә ала – шулкадәр акча җыеп, Шәмәрдән үсеше өчен тотарбыз дип уйлаган идек. Хәзер анда ихтыярый-мәҗбүри дә җыя башладык. Гаиләдән йөзәр сум акча җыйсак та, берничә ел эчендә ул байтак җыелачак. Әнә шул акчага берничә кое казытмыйча булдыра алмабыз, мөгаен. Бәлки, быелгы корылыктан соң, нәкъ менә кое казыту өчен дип җыйсак та буладыр, чөнки суның кыйммәтен барыбыз да аңлады инде. Ә урамнарда аерым акча җыюга килгәндә, андый очрак булганы бар. Бер урамда шул максаттан меңәр сум җыйдылар. Ун кеше чамасы акча бирде. Эшчеләр 17-18 мең сорагач, акчаны кире таратканнар.

 

Сезнең баланста булмаган коеларны күмү сезгә нигә кирәк? Торсын шунда. Күмү өчен дә акча кирәк бит.

 

– Коелар искергәч, аның ян-яклары ашала һәм ишелә башлый. Шул кое янәшәсендә торган кешеләр безгә үзләре мөрәҗәгать итте. Октябрьск, 8 март урамнарыннан шундый шалтырату очраклары булды. “Зинһар өчен, сез бу коены күмегез инде, алайса безнең балалар төшеп китәргә мөмкин”, - диләр. Шуңа ул коеларны карарга бурычлы булмасак та, аларны болай гына яткыру да дөрес булмас иде. Күбесе агач бурадан ясалган, бурасы череп беткән. Сазланган. Аларга 20-30 ел бар инде. Суы чистартылмагач, кулланылмый яткан. Кулланылмагач, суы да үзәктән качкан. Үзегез дә күргәнсездер. Бер кое казыту 20-30 меңгә төшсә, черек буралы кипкән коедан су чыгару өчен дә аз акча кирәк түгел. Аларның бурасын алып, анда берәр метрлы тимер-бетон торба төшерергә кирәк. Бу бик куркыныч һәм җаваплы эш. Өстән җир ишелергә, черек бурасы өстеңә төшәргә мөмкин. Бер шундый торбаны урнаштыру 3 меңгә төшә. Ә коелар уртача алганда 9-10 метр булса, аңа 27 мең акча кирәк. Бу кара исәпләү белән хисаплаганда.

 

– Авылларда һәр хуҗалык үзендә кое казыта башлады. Сездә дә халык шул урам коеларына гына ышанып яшәмидер...

 

– Бездә кое тирәнлеге 6-22 метр. Пионер урамында һәркемнең диярлек үз коесы бар, чөнки анда 6-7 метр гына казысаң да су чыга. Башкаларга авыррак.

 

– Күмәргә исәпләнгән коелар бармы тагын?

 

– Бар. Мәсәлән, 3 сентябрь урамындагы кое. Аңа яшьләр сыра шешәләре дә ташлаган, суы да югалган, янында кәҗә дә үлгән инде. Бурасы череп беткән. Кулланылышта түгел. Сез әйткәнчә черек коега тимер-бетон балдаклар гына киертеп, аны яңартып, чистартып куеп булмый шул. Менә Совет урамындагы кое шундый балдаклардан корылган, әмма эчендә бакалар йөзеп йөри, суы да сасыган. Берничә төзек коены булса да ремонтлап, карап тотарга кирәк дип саныйм мин үзем. Ә башкаларга тотыну өчен акча кирәк, аңлагыз.

 

Башка җитәкчеләр кебек үк Айдар абый да үпкә белдерде:

 

– Артымнан сөйләп йөрмәсеннәр иде. Менә сезнең кебек каршыма килеп утырып сөйләшсәләр, проблемадан чыгу юлларын бергәләшеп табарга тырышыр идек. Ә болай гел зарланып йөреп, ситуацияне яхшырту өчен берни эшләмәү – соңгы эш.

 

Миңамы соң белмәскә: керергә түгел, ишеге янына якын килергә куркыта торган җитәкчеләр бар. Бу авыл җирлеге башлыгы да шундый булса, бәлки, биредә яшәүчеләрне бераз гына булса да аңлаган булыр идем. Тик Айдар Гәрәев кебек тыныч холыклы, сабыр, төпле җитәкчедән курку түгел, аның яныннан китәсе дә килми. Әгәр халык аңа теләктәшлек белдереп, үз проблемаларын уртага салып сөйләшсә, проблемадан чыгу юлларын табышырга ярдәм итсә, Шәмәрдән бар яклап чәчәк атачак – бер шигем юк!

 

“КОЕГА ТӨКЕРМӘ, СУЫН ҮЗЕҢ ЭЧӘРСЕҢ...”

 

Күмелгән һәм күмеләсе коеларны карап йөргәндә, Айдар Гәрәев әйткән 3 сентябрь урамындагы коега килеп чыктым. Хәле, чыннан да, мөшкел аның. Янында үлгән кәҗәсен күрмәсәм дә, төптә сыра шешәләре ялтырап тора. Никадәр генә искермәсен, кое эченә сыра шешәләре тутырырга кемнең кулыннан килә икән?! Аннары чистартылмый диләр бит әле. Шушы черек кое мисалында гына булса да, халык фикерен белешергә булдым һәм якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр белән аралаштым.

 

– Без ул коены бетерү ягында түгел, – диде Галина апа Хузятуллина. – Чистартып, яңартып була ич аны. Әнә, бер коены күмделәр инде. Монысын гына булса да торгызмаслар микән дип тора идек, анысын да күмәргә җыенмыйлардыр бит?! Җәй буе суга тилмердек. Ике ай сусыз утырдык, кичен генә аз-маз килгәләде, ә эчәргә Түбән Шәмәрдән авылы чишмәсеннән ташыдык.

 

– Аның суы юк бугай инде...

 

– Чистартсаң булыр иде, бәлки. Суы булырга аның өстендәге бүрәнәләре дә ишелеп төшеп беткәндер инде. Чистартмыйлар бит. Урамның бу ягындагы коеның да бүрәнәләре ишелгәч, өстенә балчык салып куйдылар. Асты куыш. Аның да өстендәге балчыгын алып, янәдән торгызырга мөмкин әле. Болай ул тагын да куркынычрак булып тора. Авыл җирлеге күмә дигән идек, юньләп күммәделәр дә.

 

– Күмелгән коеда су бар идеме? Файдаланучысы булдымы?

 

– Кем файдалансын? Аның өчен чистартырга кирәк ич. Күп урамда күмелде инде ул коелар. Урамына бер генә кое булса да торгызырга мөмкиндер бит инде? Менә монысы тулаем ишелмәгән бит әле. (Горький һәм Фрунзе урамы арасындагы коелар турында сүз бара. – Э.Ф.)

 

Тәслимә апа Гатиятуллина да авыл җирлегенә коелар мәсьәләсе буенча төшкән булган.

 

– Авыл җирлегенә ике тапкыр төштем. “Я чистартыгыз, я күмегез”, - дидем. Ярый да минем бала-чага юк, шулай да куркыныч. Авыл җирлеге рәисе урынбасарына да әллә ничә тапкыр әйттем инде, сеңлем. Без узган елны капка-койма эшләдек, шуңарчы күмсәләр, аны эчкә кертеп калдырырбыз дигән идек. Ә болай ул гел ишелеп тора. Шунда миңа: “Ремонтламыйбыз, коеларны бетерәбез”, - дип әйттеләр.

 

Күрше Нурия апа да: “Җыелышып гариза языйк та чистарттырыйк”, – дигән иде. Ләкин аны чистартам дип торган кеше юк бит әле, үзләре үк күмәбез дип торалар. “Ярар, ком китерәбез, күмәбез”, – диделәр. Китермәделәр шул килеш. Аның өстендә аркылы-торкылы черек агачлар да, ян-яктагы балчык кына сибелгән килеш тора. Коеларны бетерәсе түгел иде шул. Мәрхүм иптәшем дә: “Коеларны бетермик, калдырыйк”, – дип күпме йөрде заманында. Булмады. Бу безнең иң чиста, иң әйбәт кое иде. Их, безнең көчтән генә килсә.

 

– Әгәр коеларны чистартабыз дисәләр һәм акча җыйсалар бирәсезме?

 

– Бирәбез инде, нишләп бирмәскә.

 

Гүлзәр һәм Олег Васильевлар да авыл җирлеге бусагасын аз таптамаган.

 

– Безнең монда килгәнгә 5 ел тирәсе генә әле. Шул чакта ук бу коедан беркем дә су алмый иде. Чистартканнарын да белмибез, – диде Олег. – Күмдерергә түгел, чистартырга иде дип төштем.

 

– Без бөтенләй дә күмдерү хакында сүз кузгатмадык. Аның суы бик чиста, йомшак иде дип сөйлиләр. “Коеларны күмәргә ярамый” дигән ниндидер сүзе, халык арасында яши торган ышануы да бар түгелме соң әле? Үзебез бакчада кое казытырга исәпләп торабыз, хәзер коелар бик кирәк. Быел бик сагындык әле без аны, ишелде ич, – диде Гүлзәр.

 

Әлеге гаиләнең ишелә башлаган коедан куркырлыгы да бар, чөнки алар биш бала тәрбияләп үстерә. Ә кечкенә балаларның кызыксынуы коедан ерак йөрми.

 

Күмелгән коены да күрсәттеләр миңа. Ул балчык белән генә сибелгән һәм, чыннан да, бик зур куркыныч тудыра. Хөрмәтле, Айдар Наилевич, тотынгансыз икән, эшегезне җиренә җиткереп бетерегез инде, ниһаять. Ә калганнарына килгәндә...

 

Коеларның беркем балансында да булмавын халыкка аңлатып авыл җирлеге җыен җыйса, алар белән ни телисез шуны эшләгез, дисә, проблема булмас та иде кебек. Урам халкы шул чакта берләшеп, сөйләшеп, киңәшеп, күпмедер акча җыеп, аларны я чистартырга, я күмәргә карар иткән очракта, авыл җирлеге “киң күңеллеләнеп” ярдәм кулы сузса, шуннан да кулае булмас иде. Ә болай, һаман кемнеңдер, нидер эшләгәнен көтеп яту... Анысы безнең канга сеңгән инде, нишләтәсең...

 

Казан-Саба-Шәмәрдән-Казан.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ | 01.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»