поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2020 Шоу-бизнес

Җырчы Алсу Фазлыева: "Бөтен серне дә сөйләп бетереп булмый"

Беренче карашка усалрак күренгән Алсу Фазлыева тормышта бөтенләй башка. Аның һәр әйбергә үз фикере бар. Әмма ул гадилеген югалтмаган. Сәхнә вәкилләре арасында бу сирәк күренеш...

— Алсу, сез “Саф хисләр” кызлар төркемендә иҗат юлын башлаган кеше. Хатын-кызлар арасында дуслык буламы ул?
— Бөтен күңелне биреп дус булырдай кешеләр юктыр ул. Сәнгать өлкәсендә дус булган кешеләрне күргәнем юк. Башка өлкәдә дусларыбыз бар. Бөтен серне дә сөйләп бетереп булмыйдыр, тик якын кешеләрем бар. Аларны мин бик күптән беләм. Озак еллар сыналган дуслык.

— Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслыкка ышанасызмы?
— Ышанам! Андый танышларым да бар. Хәзер без яшьләр белән бик күп эшлибез. Шактый егетләр-кызлар дус булып йөри.
 
— Үз мәхәббәт тарихыгыз дуслыктан башландымы, әллә Азатка бер күрүдә гашыйк булдыгызмы?
— Азат минем арттан бик озак йөрде. Алай әйтү дә дөрес түгелдер, 8 ай гына очрашып йөрдек. Тик бик каты йөрде артымнан. Беренче гашыйк булу алдаучан буладыр. Кешене гамәлләре аша сыныйсың. Әти-әнисе белән таныштырганнан соң “бирештем”. Ул бәрәңге казый торган вакыт иде. Мин шул эшкә эләктем.

— Ә нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
— Апаларына мөнәсәбәте белән. Гомумән, ул бөтен туганнарына бик зур хөрмәт белән карый. Яхшы күңелле кеше. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәте булса, сиңа да шулай караячак дип уйлыйм.
Без студент вакытта өйләнештек. Әгәр дә әзергә чыккан булсам, минем өчен кадере дә аның кадәр булмас иде. Әти-әни торырга тулай торакта бүлмә алырга ярдәм итте. Бер-беребезгә диплом эшләре язып, бергә укып бетердек. Безнең гаилә тормышын башыннан ук белгән кешеләр бар нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешкәнне белә. Әти-әниләребез дә байлар түгел. Шуңа бар нәрсә дә безгә кадерле.

— Яшьли өйләнешкән парларга, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?
—Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.
 
— Хатын-кыз буларак, “йомшак” буласы килмиме?
— Бәлки минем фикер белән бөтенесе дә килешеп бетмәс... Ләкин мин өйдә утыра торган яшь хатыннарны аңлап бетермим. Сине әти-әниең укыткан, яшьлегең, матурлыгың бар, энергияң, көчең бар. Тек, чик, үзеңә шөгыль тап, иреңә бераз булса да ярдәм ит. Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Тормышта төрле хәл булуы бар: ирне эштән кыскартырга мөмкиннәр, аяныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Үземнең тирәдә шундый хәлләргә юлыгып, югалып калганнар, паникага бирелгән хатын-кызларны шәхсән беләм.
“Йомшак” булып, үз урыныңны белергә кирәк инде ул. Тик тормышта үзеңнең ныклы баганаң булуы мөһим.

— Үзегез өйдә утыра алыр идегезме?
— Өйдә утыра торган кеше дип санамыйм үземне. Декретта да олы улым белән 6 ай гына утырдым. Аннан фотограф булып эшли башладым. Көне-төне эшли торган эш. Ул эшкә бик зур игътибар биргән вакытларымны кызганам, әлбәттә. Әмма бу минем өчен зур тәҗрибә һәм һөнәр булды. Икенче бала белән бер айдан эшкә чыктым. Үз теләгем белән түгел, шулай туры килде.
 
— Балаларыгызның бала вакытын күрми калганыгызга үкенмисезме?
— Алардан бөтенләй  аерылып тормадым. Миңа җиңел булмады, арыла да иде. Тик безнең барлык эшләгән эшләребез алар өчен. Алар хәзер шуның җимешен татый.
 
Бала тәрбияләгәндә, әти-әни икесе дә бер фикердә булырга тиеш, диләр. Берсе сүккәндә, икенчесе якларга тиеш түгел...
Без Азат белән иң баштан ук сөйләшеп куйдык: мин орышканда ул кысылмый, ул орышканда мин сүз әйтмим. Безнең балалар бик мөстәкыйль. Эшебезгә бәйле рәвештә дә аларга шундый булырга туры килде. Укытучылардан да яхшы сүзләр генә ишетәбез. Өйдә булганда тәрбияне бирергә тырышабыз. Әби-бабайлар да үз өлешләрен кертә. Ярдәмчеләребез дә педагогик белемле, бик культуралы кешеләр.
 
— Малайларыгызны сәхнәдә күреп булырмы икән?
— Кечкенәсе әле җырлый, зурысының  инде җырлыйсы килми. Ул инглиз телен бик ярата. Олы улыбыз Аяз бик җаваплы кеше. Ул балалар бакчасында йөргәндә үк, иртән тора, юына, киенә һәм безне кереп уятып, мине бакчага илтегез дия иде. Хәзер дә шулай. Сәгать ничәдә ятса да, иртән 6.30 да ул инде уянган була.

— Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
— Бәләкәе рус балалар бакчасына йөрде, шуңа да русчаны күбрәк куллана. Ләкин без татарча сөйләшегез дип кисәтәбез. Без аларга үрнәк күрсәтергә тиеш, өйдә шуңа да татарча гына сөйләшәбез. Балаларыбыз татар лицеенда укый.

- Әни кеше буларак, улларыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен кабул итәр идегезме?
- Әлбәттә, мин үз милләтебездән булган кешене теләр идем. Тик руслар арасында да төрле кешеләр бар, татарлар арасында да. Бу язмыш эше дип саныйм, шулай да үзебезнең милләттән булса, әлбәттә, сөенер генә идем.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.11.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»