|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2020 Медицина
"Коронавирус кабаттан йогарга мөмкин"Коронавирус — әле өйрәнелмәгән, табиблар өчен яңа чир. Шуңа да авыруларны дәвалау буенча шик-бәхәсләр, аңлашылмаучанлыклар күп. Табиблар бертөрле дәвалау язса, интернетта COVID-19 буенча башка схемалар тәкъдим ителә. Кайсына ышанырга, ничек дәваланырга, сакланырга? Шулар хакында табиб-пульмонолог, Россия респиратор җәмгыяте әгъзасы Татьяна Неешпапа белән сөйләштек. — Татьяна Михайловна, коронавирусның төп билгеләре нинди?
— Хәзерге вакытта күпләр төп билге дип ис һәм тәм тою бетү дип уйлый. Әмма бу билгеләр бөтен кешедә дә булмый. Ул гади ОРВИ булганда да күзәтелергә мөмкин бит. Төп аерма шунда: ОРВИ очрагында ис сизү томау аркасында бетә, ә коронавирус булса, томау төшмәсә, борын суласа да, ис сизү бетә. Тән температурасы күзәтелергә, бизгәк булырга, сулыш алу кыенлашырга, баш һәм тән авыртырга мөмкин. Кемдер эч китү, косудан интегә, тәненә кызыл таплар чыккан кешеләр дә бар. Эч китә икән, димәк, вирус ашкайнату системасына эләккән дигән сүз. Ә кеше йөткерсә, димәк, ул сулыш юллары аша кергән.
— COVID-19 билгеләрсез дә үтә аламы?
— Әйе, кеше чирне кичерүен белмәскә дә мөмкин. Бу очракта дәваланусыз да организм чир белән көрәшә һәм антитәнчекләр эшләп чыгара. Билгеләр күзәтелгән очракта да, организм вирус белән үзе көрәшә, дәвалану — катлаулану булмасын өчен тырышу гына.
— Үзеңдә шикле билгеләр сизгәндә нишләргә?
— Бу очракта өйдән чыкмавың һәм табибны өйгә чакыртуың хәерле. Чөнки коронавирус булса, аны башкаларга да йоктыруың бар. Табиб өйгә килеп карап, тиешле дәвалану билгели. Кешенең хәле авырайса, мәсәлән, температурасы 3-5 көн дәвамында 38 оСтан төшмәсә, сулыш алу кыенлашса һәм тизәйсә, ашыгыч ярдәм чакырырга мөмкин.
— Нинди очракта компьютер томографиясе ясатырга кирәк?
— Күптән түгел Россиянең баш рентгенологы чыгыш ясады һәм җан тынычлыгы өчен генә томография ясау кирәкмәвен ассызыклады. Тест уңай булган очракта да үпкәне тикшертергә кирәк дигән сүз түгел. Шунысын да онытмаска кирәк: компьютер томографиясе сәламәтлек өчен зыянлы, нурланыш гади рентгенга караганда 10 тапкыр зуррак.
— Коронавируслы кеше белән контакт булган очракта, ничә көн “ут йотып” яшәргә?
— Вирусның инкубация чоры — 14 көн. Шушы вакыт эчендә чир билгеләре булмаса, димәк, ул йокмаган дигән сүз.
— Гаиләдә бер кеше авырса, башкаларга да йокмасын өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?
— Авыру аерым бүлмәдә яшәргә тиеш. Өйне гел җилләтеп, идәнне юып, ишек тоткаларын сөрткәләп торырга кирәк. Гаилә әгъзалары кулын сабын белән юарга онытмаска тиеш, антисептик куллану, дистанция саклау киңәш ителә. Авыру кеше битлек кияргә һәм аның шәхси гигиена чаралары, савыт-сабасы аерым булырга тиеш.
— Кеше бер авырып савыккач, яңадан шушы чирне йоктыра аламы?
— Әйе, икенче тапкыр йоктыру очраклары бар. Ягъни бер авырдың да бетте түгел, кабат шул чирне эләктерергә мөмкин. Авырганнан соң иммунитет күпме саклана — әлегә билгеле түгел, бу уңайдан тикшеренүләр бара.
— Дәвалауда нинди препаратлар кулланыла?
— Препаратлар чирнең никадәр катлаулы булуына карап билгеләнә. Ягъни ниндидер аерым схема юк. Үпкәләргә никадәр зыян килгән, авыруны тагын да катлауландыра торган хроник чирләр юкмы — барысы да исәпкә алына. Коронавирус җиңел формада үтә икән, симптомнарны дәвалау терапиясе дә җитә. Мәсәлән, тән температурасы югары икән — аны төшерә торган препарат, ютәл булса — мукоактив препаратлар, томау төшсә — аннан котылырга булыша торганнары. Авыруның авыр төре күзәтелгәндә, биологик, ялкынсынуга каршы гормонлы дәвалану кулланырга мөмкин. Тромблар барлыкка килү куркыныч булса, авыруның бик катлаулы төре күзәтелсә, антикоагулянтлар (канны сыеклый торган препаратлар) билгеләнә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: коронавирусны дәвалауда ниндидер билгеле схема юк, һәр авыруга аерым төре билгеләнергә мөмкин.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|