поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.09.2010 Авыл

КӨТҮЧЕ СТУДЕНТ КЫЙССАСЫ

Авылга каникулга кайткан көнне үк өйдәгеләр “куанычлы хәбәр“ җиткерделәр – берсекөнгә сыер көтүенә чыгасы! Безнең авылда сыер көтүен чират белән көтәләр. Мисал өчен, бүген дүрт гаилә көтә, иртәгә тагын дүрт гаилә.

Көтү көтәргә чыгасы көнне никтер төнлә йоклап булмый. Иртән йоклап калмасам гына ярар иде, көн аяз, җылы булса иде дип боргаланып ята-ята, иртәнге икеләр, өчләр җитә. Инде күзгә йокы керә генә башлады дигәндә, лапастагы әтәч шаран ярып кычкырырга тотына. Шулай йокылы-уяулы ята торгач, торыр вакыт та җитә. Көчкә торып, битеңне юасың да, аннан-моннан гына капкалап, кичтән әзерләп калдырган сумкаңны асып, авыл башына юнәләсең.

 

Иртәнге сәгать биш кенә булуына карамастан, кояш инде өскә күтәрелергә дә өлгергән, хәтта кыздыра ук башлаган. Көтү җыела торган җиргә барып җитәм дигәндә, каршыга ”Югары оч”ның уңган киленнәре очрады. Алар артыннан ук бастырып, “Пожарный” урамы апалары да килеп җитте (ник ул урамны шулай атаганнардыр, белмим, документлар буенча ул Тукай урамы дип йөртелә үзе). “Пожарный”ның күршесендә генә тагын бер үзенчәлекле урам бар безнең. Ул урамда бары тик яшь гаиләләр генә тора. Иртән ул урам хатыннары ике көтү куалар: башта – сыер көтүе, аннан – каз көтүе.

 

Сәгать алты туларга ун минутлар тирәсе. Инде барлык урамнардагы маллар да көтүгә җыелып бетте кебек. Сыерларны барлыйм. Көтүгә беренче генә чыгуым түгел, шуңа күрә узган ел күпме баш хайван булуын чамалыйм. Узган ел йөз иллеләп иде, быел кими төшкәннәр икән. Авыл халкы, ялкауланып, мал асраудан туктаган дигән сүз түгел бу. Безнең, мәсәлән, сыердан кала тагын алты бозавыбыз бар. Күрше Мөгизовлар, алты-җиде бозау өстенә, өч-дүрт савым сыеры да тоталар, чөнки авылда терлексез яшәп булмый, ул күпчелек кешенең төп керем чыганагы. Өч йөзгә якын хуҗалыгы булган авыл өчен 110-120 сыер гына аз, әлбәттә. Ләкин терлекне асрап кына түгел, аны ашатырга азык та кирәк бит әле. Хәзер терлек азыгы табу елдан-ел кыенлаша. Фураж, печәннең дә бәясе артты. Шуңа күрә күпчелек халык терлек асрап чиләнмәү ягында. Сыер савып, тирес түгеп азапланганчы, кирәкле нәрсәңне кибеткә барасың да аласың. Сыер асрамаган кеше дә сөт, каймак, катыкка аптырамый хәзер. Авыл кибетләренә маен, эремчеген, сырын, сөтен кайтарып кына торалар. Акчаң гына булсын! Ә болай үзе безнең авылда транспорты булган һәр гаилә терлек асрый диярлек. Транспортың булмаса, сыер асрауның мәгънәсе юк. Бер төргәк печән ике мең сум торсын әле! Аны капка төбеңә алып кайтып аударучының «тимер ат»ына берничә йөз сумлык ягулык салмыйча булмый, кулына да акча тоттырып җибәрергә кирәк, чөнки киләсе елга тагын аңа баш иеп барасы. Әҗерен бирмәсәң, икенче юлы сүзеңне тыңламаска да мөмкин. «Бөтен нәрсәне сатып алып асрарлык булгач, сөт ризыкларын кибеттән генә алу күпкә отышлырак түгелме соң?» – дип тә уйлап куям.

 

Көтү турында яза башлаган идем бит әле. Көтүгә ике күрше абзые, мин һәм күрше хатын чыгарга тиеш идек. “Ике ир-ат белән көтү көтүе җиңел булачак!” – дигән хыялым чынга ашмады. Бер күршемнең районга эш белән китәсе барлыгы ачыкланган, ә икенче күршемнең машинасы көйсезләнә башлаган. Малае шәһәрдән ялга кайткан арада, бергәләп ремонтларга уйлаганнар. Шулай итеп, күршеләрнең берсе – хатынын, икенчесе киленен җибәрде. Без – дүрт кешелек «хатын-кыз батальоны», чыбыркыларыбызны сөйрәп, сыерлар артыннан иярдек.

 

Иртәнге якта сыерлар әллә ни кыбырсымадылар, аяк астындагы үләнне чемченә-чемченә урманга таба юл тоттылар. Бер пырдымсыз сыер гына кызык итте үзебезне. Тыныч кына ашап йөргән җиреннән, койрыгын болгап, авылга таба чапмасынмы! Артыннан йөгереп тә карадым, тик сыер хәтле сыерны куып тотып буламыни соң?!

 

Сыерлар артыннан тагылып йөргәндә су буенда үсеп утырган болын чәчәкләренә күзем төште. Безнең якта инде май аеннан бирле яңгыр яуганы юк, хәтта чишмәләр дә кибә башлады. Ни хикмәттер, болын гөлләре шау чәчәктә утыра. Ул чәчәкләрнең матурлыгын күрсәгез! Бер генә кыйммәтле хушбуй да аларның исен алыштыра алмый! Пәйгамбәр тырнагы, ромашка, күк чәчәккә сокланып туймаслык! Тик чәчәкләргә карап озак хозурланып утырып булмады, чөнки сыерлар бер урында гына тормыйлар. Гадәттә, тамаклары туйгач, күл буена су эчерергә алып барабыз. Хәер, алар безнең алып барганны көтеп тә тормыйча, үзләре үк шунда таба башларын ташлап чабалар. Тагын читкә китеп булса да, шул күл турында берничә сүз языйм әле. “Кортлы күл” дип йөртәләр аны бездә. Ул – кырның нәкъ уртасында. Дөрес булса, бу күлне Николай II үзе казыткан. Имеш, патша безнең якларга килгәндә, шунда атларын сугарган. Мин бала чакта күлнең суы чиста иде. Күлгә су коенырга менгәнебез дә истә әле. Хәзер суы болганчыкланган. Терлекләрне күл буендагы “табор”да су эчердек. (Көтүдәге хайваннарны тамаклары туйгач төш вакытында бер урынга җыеп, ял иттерә торган урынны бездә “табор” дип йөртәләр). Җәй буе утыз биш-кырык градус эссе торуга карамастан, күл һаман да шул килеш, суы бер генә тамчы да кимемәгән кебек. Төптән бәреп тора торган чишмәсе, инде шактый “олы” булса да, күлне туендыра ала, күрәсең. Тик маллар гына, салкын суда рәхәтләнеп “ятмыйча”, гел каядыр талпыналар. Утыз җиде градус эсседә алар артыннан чабып йөрүне бик рәхәт дип беләләр ахрысы! Уннан төшке сәгать берләргә кадәр “ял” итеп алдылар үзе. Без, көтүчеләр дә, шуннан файдаланып, бераз утырып тамак ялгадык. Эссе булгач ашыйсы да килми, тамак гел салкын су гына сорап тора. Көне буена өч литрдан артык су эчелгән! Ял иткәндә симәнке чиртеп, тирә-якны күзәтеп утырдык. Шундый эсселектә дә сыерларга рәхәтләнеп ашарлык азык калган! Казаннан кайтканда юл буйларын карап кайткан идем, күп кенә болын-кырлар саргаеп кипкәннәр. Быел сыерлар эт эчәгесе үләнен дә ашарга “өйрәнделәр”. Ә ул чәчелмичә калган кырда, бернинди эсселеккә дә карамыйча, рәхәтләнеп үсеп утыра.

 

Сәгать бер белән дүрт арасында кояшның иң кызган чагы. Башыңда яулыгың булмаса, билләһи миең кайнап чыга! Иртәдән үк салкынча һава булса ярар иде дип теләгән идем, Ходай ишетте ахрысы. Өченче яртыларда Аксубай ягыннан кечкенә генә булса да болыт чыгып, кояшны берәр сәгать каплап торды. Бер-ике генә тамчы яңгыр да тамып алды әле.

 

Ниһаять, көн кичкә авышты. Көнозын сыер артыннан чабып йөргәнгә, аяк-куллар, тәннең арыганы сизелә. Менә алтынчы ярты җитеп килә. Хәзер инде кайтыр юлга кузгалсаң да ярый. Тик көне буе авылга таба качарга гына торган сыерлар, бездән көлгән сыман, һич кенә дә кайтырга ашыкмыйлар. Алай гына да түгел, тәмләп, тырыша-тырыша үлән умырырга ябыштылар! Инде аларны куаларлык хәл дә калмады, аяклар тыңламый... Соңгы көчебезне җыеп, барлык мал-туарны авыл башына кадәр кайтарып җиткердек. Аннан алар үзләре дә өйләренә кайтыр юлны табалар.

 

Авыл башында колонкадан йотлыга-йотлыга салкын су эчтем. Көне буе кояшта пешкән йөз салкын су тигәч борыч сипкәндәй яна башлады. Аякларымны көчкә сөйрәп өйгә таба юнәлдем.

 

Мунча кереп, әни пешергән тәмле тавык шулпасын ашагач, тәнгә хәл кереп китте.

 

Көндез: “Бүтән көтүгә аяк та басмыйм!” – дип ант иткән идем, ял иткәч, барысы да онытылды. Тагын бер кат туган авылымның болыннарында йөрисе, елга-күлләрен әйләнеп кайтасы килә башлады. Авыл кешесенең табигатькә сокланырга да вакыты юк. Сыер көтүе көткәндә күрмичә, ул матурлыкны тагын кайчан күрәсең?! Күршеләрең белән дә шул көтү көткәндә генә күл буенда рәхәтләнеп бер сөйләшергә, гайбәт сатарга вакыт тия торгандыр ул?!

 

Чирмешән районы, Иске Кади авылы.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 27 | 02.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»