|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2020 Мәдәният
Армен Джигарханян вафат булганАктер һәм театр режиссеры Армен Джигарханян 14 ноябрьдә вафат булган. Бу хакта РИА Новости Джигарханянның вәкиленә сылтама белән хәбәр итә. «Бүген төнлә кайгылы хәбәр килде. Армен Борис улы Джигарханян, атаклы артист һәм лидер, театр җитәкчесе вафат булды «, — диде әңгәмәдәш. Билгеләп үтелгәнчә, артистның үлеме турында Джигарханянның дустына сылтама ясап ТАСС агентлыгы да хәбәр итә.
8 июньдә Джигарханян Мәскәү клиникаларының берсенә госпитализацияләнгән иде. Соңрак аны хастаханәдән чыгардылар.
Октябрьдә актер үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте.
--- |
Иң күп укылган
|