|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2020 Язмыш
![]() Гафу итә алмадым...Яшьлегендә Бәхиҗәсен ике бала белән ялгыз калдырып, икенче хатынга өйләнгән булган Марсель. Бүген 80 яшенә җиткән бабай, бары 35 елдан соң гына аңына килеп, тәүге мәхәббәте янына кайткан. Бернинди байлыксыз, өч күлмәге белән. Дөресрәге, карт әтиләрен уллары кызганган икән. Бәхиҗә әби иренең хыянәтен ничек кичерә алган соң? Улларым үч сакламый Бәхиҗә белән Марсель Магнитогорскида бию мәйданчыгында танышалар. Кыз – заводта, Марсель төзүче булып эшли. Алар уртак телне бик тиз таба. Кавышып, гаилә коралар. Ике уллары туа. Әмма ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт 15 елдан артыкка сузылмый. Иренең эчүе, хыянәте аркасында аерылышалар. Ташлап китүче Марсель була.
– Татарстанга күченеп кайткач, иремә бер районга командировкага барырга туры килде. Менә шунда ул бер хатын белән танышып, йортка керә. Бу хәбәрне ишеткәч, мин, ярар, матур гына яшәсеннәр, комачауламыйм, дидем. Эчүе туйдырган иде инде. Икенче хатыны белән 34 ел яшәделәр. Ә мин башка кияүгә чыкмадым. Бер ел элек хатыны үлеп киткәч, балалар иремне үзебезгә алып кайттылар, – дип сөйли 74 яшьлек Бәхиҗә әби. Ире ташлап чыгып киткәндә Бәхиҗәгә 35 яшьләр тирәсе була. Шушы еллар эчендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар булса да, ул аларны кире каккан. Балалар хакын барыннан да өстенрәк күргән. Дөрес, әтиләре чыгып киткәндә уллары инде үсмер була. Аның бу гамәлен авыр кичерсәләр дә, яманлап йөрмәгәннәр.
“Бер тапкыр төпчек улым гаиләсе белән әтисенең хәлен белешергә барган иде. Хатынының хастаханәдә яткан чагы була. Аларның килүен ишетеп, төнлә өйгә чыга да тавыш куптара. Балалар төнлә такси тотып кайта. Улларым әтиләре белән 30 елга нибары 4-5 тапкыр гына очрашкандыр. Ә менә хатынының үлүен ишеткәч, әтиләрен үзебезгә алып кайттылар”, – ди Бәхиҗә әби. Ташлап китүенә үкенә Марсельнең кайтуын көтми дә, аның белән кабат бер түбә астында яшәргә теләми дә Бәхиҗә әби. Әмма балаларның теләгенә дә каршы килә алмый. Уллары әтиләрен бик хөрмәт итәләр икән. “Икебез ике бүлмәдә яшибез. Аңа төксерәк итеп дәшкәләсәм дә, керен юам, ашарына пешерәм. Куып чыгара алмыйм, ул да кеше бит, кызганам”, – ди. Бәхиҗә апа ирен гафу иттем дип уйласа да, күңелендә аңа карата юшкын барыбер калган әле. Югыйсә мәхәббәт хисе дә күптән сүнгән инде. Марсель абый яшьлектәге гамәлләре өчен бик үкенә икән.
Ник ташлап киттем икән, дигән сүзләр белән генә Бәхиҗә апаның каткан күңелен эретеп булмый шул. Дөрес, икенче хатынга өйләнүнең файдасы да булган: эчүен ташлаган. Ә Бәхиҗә иренең хыянәтен кичерергә, ике баланы аякка бастырырга кайдан көч тапты икән? “Мин бервакытта да елап утырмадым, балаларымны ким-хур итмәскә тырыштым. Хезмәт хакымны тартып-сузып җиткерергә туры килде. Ипи-сөткә тилмермәсеннәр дидем. Техникум тәмамладым, эшемне яраттым. Бакчада казынып, мунча кереп җиңеллек таптым. Әле дә тик торырга яратмыйм. Икенче группа инвалид булсам да, гел хәрәкәттә. Ә Марсельнең колаклары начар ишетә. Ул да эшләргә атлыгып тора, әмма дәрманы гына юк. Шулай да вак-төяк эшләрдә ярап тора әле. Өч күлмәк белән кайтты Марсель абый мәрхүмә хатыны белән законлы никахлашмаган. Ул аны пропискага да 14 ел элек кенә керткән. Әмма 34 ел эчендә йортны торгызуда шактый көчен керткән. Йортны яңарткан, гараж, каралты-куралар булдырган. Менә шул хәләл көче кергән йорттан бүген аңа бернинди өлеш чыкмаган.
Бәхиҗә әби әйтмешли, иске өч күлмәктән башка бер нәрсәсе дә юк. Марсель бабайның икенче хатынының кызы бар икән. Үги кыз йортны үз исеменә яздырган. Бүген ул башка шәһәрдә яши. Йортның йозакларын да алыштырып куйган. Марсель бабай бөтен хезмәтенең җилгә очуына, бер тиенсез калуына бик үкенә. Кем өчен тырышкан соң ул? Хатыны инде үлгән, үги кызга кирәге калмаган. Мондый хәлдә каласын белсә, үз балаларына ярдәм иткән булыр иде. Ярый әле, уллары мәрхәмәтле булып чыккан. Югыйсә урамда каласы булган икән бит. Бу очракта бабайга әлеге йорттан өлеш чыгару мөмкинме? Роберт Туктаров, адвокат: – Ир белән хатынның никахлары загста теркәлмәгән. Шуңа күрә кызы әнисенең варисы булып санала. Ул үги әтисен пропискадан да төшерә ала. Чөнки коммуналь хезмәтләр, башка чыгымнар өчен түләргә кирәк. Әгәр бабайның йортны төзегәндә көче кергән һәм ул моны документ белән исбатлый ала икән, ул чакта аңа ярдәм итәргә була.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|